Багай авылында Яшел урамында 300 000 сум күләмендә үзара салым акчасына шебка юлы төзелде . Эшне " Кайбычагрохимсервис»ААҖ башкарды. Халык тиз һәм сыйфатлы эшләре өчен бик рәхмәтле.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.
Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән (ир-атлар) өчен яна кагыйдәләр буенча яше җитү сәбәпле иминият пенсиясен билгеләугә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Борынгы традицияләрне яңартып, 27 июль көнне Багай мәдәният йорты янында кич утыру кичәләре узды. Авыл халкы һәм кунаклар актив катнаштылар. Борынгы рус, чуаш һәм татар җырлары яңгырады, төрле уеннар, конкурслар булды. Чара тәмле коймак һәм самавырдан кайнар чәй белән тәмамланды. Бәйрәм бер сулышта күңелле һәм тату узды.
Салтыган авылында «Кичке уен»исемле кичке уен программасы үткәрелде. Күңелле бәйрәм концерт белән башланып китте аннары Геннадий Архипов уйнаган гармун астында биеделәр, әйлән-бәйлән йөрделәр, төрле уеннар уйнадылар, шуннан соң барысын да "Дуслык" боткасы белән сыйладылар, моның өчен башта балалар барлык йортлардан ярма һәм май җыйдылар, шуннан соң зур казанда пешерделәр, бәйрәмдә катнашучылар үзләре алып килгән төрле сыйлар белән чәй эчтеләр, кичә дискотека белән тәмамланды.
Багай авылы халкы Иркутск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча акциядә актив катнаша.
Иркутск өлкәсе территориясендә һәм якын-тирә районнарда явым-төшем күп яву нәтиҗәсендә территорияләр һәм торак пунктларны су баскан, халык үз милкен тулысынча яки өлешчә югалткан. Багай авылы халкы Иркутск халкына ярдәм күрсәтү буенча акциядә актив катнаша , Багай почта бүлекчәсенә беренче кирәк булган әйберләрне, кием-салымны һәм тиздән бозлмый торган продуктларны алып килеп, почта начальнигы Оксана Чиклеева аларны «Россия Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе таләпләренә туры китереп сортларга сала , төргәкли һәм билгеләнеше буенча җибәрә, аңа җирле үзидарә органы хезмәткәрләре булыша. Өч посылка җибәрелгән.12 кеше ярдәмгә иткән, җыю дәвам итә.
Багай авылында Яшел урамында 300 000 сум күләмендә үзара салым акчасына шебка юлы төзелә башлады . Эшне " Кайбычагрохимсервис»ААҖ башкара.
Араслан авылында 260 000 сумлык үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелә башлады. Эшне шәхси эшмәкәр Абузаров А. Ф. башкара.
Бүген Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бәйрәмнең символы ромашка чәчәге. Бу бүләкне күп еллар бергә яшәгән, төрле вакыйгалар кичергән, әмма бернигә дә карамастан, мәхәббәт һәм тугрылык саклап кала алган гаиләләргә бүләкләү .
Аңа киләчәктә зур уңышлар телибез.
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.
Кабат исәпләү «Дәүләт социаль ярдәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды.
«Пенсияләр гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган өстәмә түләүләр белән бергә арттырылды. Пенсионерларның күпчелеге арткан түләүләрне май ае пенсияләре белән бергә алды. 1 июльгә кадәр кабат исәпләүләр тулысынча төгәлләнәчәк», - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләуләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында да алып барыла. Аны 72 мең эшләмәүче пенсионер алачак, аның күләме уртача 1,7 мең сум тәшкил итә.
* * *
2019 елга кадәр гамәлдә йөргән тәртип буенча пенсияләргэ өстәмә социаль түләүләр күләме үткәрелгән индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алып билгеләнә иде. Бу исә һәр яңа индексация нәтиҗәсендә пенсия яки айлык акчалата түләүләрнең күләме артуга пропорциональ рәвештә социаль өстәмә түләү күләменең кимүенә китерә иде. Нәтиҗәдә пенсионерның пенсия күләме яшәү минимумы югарылыгында сакланса да индексацияләнгәннән соң үзгәрешсез кала.
Законга кертелгән үзгәрешләр исә пенсионерларның пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәмнең кайбер башка төрләреннән торган керемнәрен социаль өстәмә түләү юлы белән башта яшәү минимумына кадәр җиткерүне, аннан сон гына индексацияләү юлы белән арттыруны күздә тота. Шулай итеп, индексацияләу нәтиҗәсендә арттыру пенсионерның яшәү минимумына бәйсез башкарыла һәм пенсиягә өстәмә түләү күләмен киметми.