Кайбыч районы прокуратурасы районның өч кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Катнашуның роленә һәм дәрәҗәсенә карап, алар РФ ҖК 158 маддәсенең 2 бүлегенең «а» һәм «б» пунктларында каралган җинаятьләр кылуда (бер төркем затлар тарафыннан алдан килешү буенча башка саклауга законсыз үтеп керү белән кылынган урлау) гаепле дип табылды. Судта май аенда Кайбыч районының Кошман авылында «Дубрава» ҖЧҖ терлекчелек комплексы бозауларын тоту өчен киртәләп алынган җәйге кардадан өч эш фигурантының ике бозау урлавы ачыкланды. Нәтиҗәдә предприятиегә 71 мең сумлык зыян китерелгән. Хөкем ителүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныдылар һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенә китерелгән зыянны тулысынча капладылар. Суд бер эш фигурантына 1 ел 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде, калган икесенә җирле үзидарә органнары билгеләгән урыннарда мәҗбүри эш рәвешендә 240 сәгать җәза бирелә. Хөкем карары үз көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы.