22 февральдә Багай һәм Арасланово торак пунктларында Майчабуны бәйрәм иттеләр. Чарада башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ольга Даниловна Макарова катнашты, ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Май чабу уеннары булды: аркан тартышу, чанада ярышлар, традицион май чабу ризыклары - тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар һәм бу искиткеч бәйрәм, әлбәттә, карачкы яндыру белән тәмамланды. Балаларга да, өлкәннәргә дә күңелле булды.