Иркутск өлкәсе территориясендә һәм якын-тирә районнарда явым-төшем күп яву нәтиҗәсендә территорияләр һәм торак пунктларны су баскан, халык үз милкен тулысынча яки өлешчә югалткан. Багай авылы халкы Иркутск халкына ярдәм күрсәтү буенча акциядә актив катнаша , Багай почта бүлекчәсенә беренче кирәк булган әйберләрне, кием-салымны һәм тиздән бозлмый торган продуктларны алып килеп, почта начальнигы Оксана Чиклеева аларны «Россия Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе таләпләренә туры китереп сортларга сала , төргәкли һәм билгеләнеше буенча җибәрә, аңа җирле үзидарә органы хезмәткәрләре булыша. Өч посылка җибәрелгән.12 кеше ярдәмгә иткән, җыю дәвам итә.