Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;
• төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;
• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.
«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
19 август көнне Арыслан авылында су трассасына төзәтү үткәрелде. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова төзәтү эшендә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерә.
Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәуләт сертификаты тапшырды. Әлеге программа эщли башлаганнан бирле Республикабызда сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.
Гариза белән мөрәжәгать итүчеләрнең 90 проценты ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоткан. Программа эшли башлаганнан бирле 220 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Шулардан 190 мең гаилә ана капиталы белән торак кредитларын тулысынча яисә өлешчә каплаган. 30 меңнән артык гаилә торак шартларын кредит алмыйча гына яхшырткан.
Болардан тыш Россия Пенсия фонды сертификатны балаларга белем бирүгә юнәлтүне сорап язган 18 мең гариза кабул итте. 2018 ел башыннан программага үзгәрешләр кертү капитал акчасын мәгариф өлкәсенә юнәлдеручеләр санын артуга китерде, хәзер гаиләләр сертификат акчасын балага өч яшь тулганны көтмичэ, сертификат алуга ук мәктәпкәчэ яшьтәге балалар учреждениеләре өчен түләүгә тота алалар.
Нәтиҗәдә, 6 меңнән артык гаилә, әлеге мөмкинлектән файдаланып, ана капиталы белән балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләде. Сертификат акчасын дәүләтнеке булмаган балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләүгә юнәлдерергә, шулай ук бала караган өчен түләү чыгымнарына тотарга да була. Әлбәттә, бу очракта хезмәт күрсәтү учреждениесенең әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнергә лицензиясе булуы шарт.
2018 елдан башлап аз керемле гаиләләргә ана капиталы акчасыннан айлык түләү алу мөмкинлеге дә бар.
Әлеге хокуктан ел башыннан баласы туган, ә гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы 1,5 тән ким булган гаиләләр файдалана ала. 2019 елда Пенсия фондының территориаль органнарына айлык түләү сорап 577 гаилә мөрәҗәгать иткән.
2019 елда әлеге түләүне алуга хокук барлыгын белү өчен гаиләнең соңгы 12 айлык керемен яңа туган баланы да кертеп гаиләдәге кешеләр санына бүлеп карарга гына кирәк. Килеп чыккан сумма Татарстан Рреспубликасында хезмәткә яраклы гражданнарның яшәү минимумы күләменнән 1,5 тән артмаса (2019 елда ул – 14034 сум), Пенсия фондына барып, гариза белэн мөрәжәгать итәргә мөмкин.
Әлеге түләү 2019 елда шулай ук балага яшь ярым булганчы да бирелә. Уңайлырак булсын өчен гаризаны бала туганнан сон 6 ай эчендә бирергә мөмкин – түләү бала туган көннән исәпләнә. Гариза балага 6 ай булганнан соң бирелгән очракта акча гариза белән мөрәжәгать иткән көннән түләнә.
Ана капиталы исәбеннән түләүләр гаиләнең кайсы регионда яшәвенә бәйле, ул әлеге регионда үткән елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез.
2019 елда гариза белән мөрәжәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез – 8896 сум тәшкил итә.
Ана капиталын шулай ук торак шартларын яхшыртуга, әниләр пенсиясенең тупланма өлешен арттыруга, инвалид балаларны жәмгыятьтә социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерергә мөмкин.
Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ягъни ана капиталы алу хокукына ия булу өчен сертификат алу хокукы бируче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы шарт.Ә сертификат алу һәм аннан файдалану вакыты чикләнмәгән. 2019 елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә.
Ана (гаилә) капиталы алу хокукына 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче яисә аннан соңгы балалар тапкан яки уллыкка бала алган гаиләләр ия. Сертификат гаиләгә бары бер генә тапкыр бирелә.
Ана капиталына сертификат алу өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды органнарына гариза белән мөрәжәгать итәргә кирәк. Гаризаны сертификат алуга хокук бируче бала туганнан соң да, гаилә өчен уңайлы башка вакытта да Пенсия фондына килеп бирергә, шулай ук «Гражданнарның шәхси кабинеты» аша да юлларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасын гаиләләр өчен тагын да уңайлырак итуче электрон сертификатлар бирүче хезмәт күрсәтү 2018 ел башыннан эшли башлады.
Ана капиталына электрон сертификат алу өчен гаризаны шәхси кабинет аша бирергә кирәк. Аннары, гадәти сертификат алгандагы кебек, гариза бирүче Пенсия фондына мөрәжәгать итә. Бу бары бер тапкыр – балаларның туу турындагы таныклыклары кебек шәхси документларны биру өчен эшләнә.
Сертификат алу өчен кабат Пенсия фондына мөрәжәгать итәргэ кирәкми – Пенсия фонды ана капиталы бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, сертификат автомат рәвештә гариза бирученең шәхси кабинетына җибәрелә. Сертификат белән бергә кабинетка сертификат хакында кирәкле мәгълумат тупланган электрон документ та юллана. Әлеге мәгълуматларны экран аша карарга да, чыгартып алырга да мөмкин.
11 август дини бәйрәмнәрнең иң олысы, мәртәбәле, нурлы, затлысы Корбан бәйрәме.
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!
Куркынычсыз торак» акциясе.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге хезмәткәрләре Багай авыл җирлеге территориясендә ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә автоном янгын белдергечләре системаларын урнаштырдылар.
Юбилей көнендә Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова белән Багай балалар бакчасы мөдире Гүзәл Салахова котладылар һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар. Котлауларга коллегалар да кушылды, шулай ук балалары һәм туганнары да котладылар, юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Ул кайгыртучанлыгы һәм игътибары өчен район җитәкчелегенә ихлас рәхмәтен белдерде.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла. Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2019 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 261,72 сум белән чикләнә. Якынча мәгълүматлар буенча, 305 меңнән артык пенсионерның иминият пенсияләре артып киләчәк. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум акча каралган. Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле. 1453 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 785 ашыгыч түләүләр, 1250 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2018 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 4,9%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 5,1 % тәшкил итәчәк.
Багай зираты территориясендә эретеп ябыштыру эшләре башкарылды, капка һәм коймалар ремонтланды, алар нәтиҗәдә көчле җилләр белән ныгытылудан аерылдылар. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова Александр Пашанинга һәм Владимир Кузнецовка рәхмәт белдерә.
Кайбыч районы прокуратурасы районның өч кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Катнашуның роленә һәм дәрәҗәсенә карап, алар РФ ҖК 158 маддәсенең 2 бүлегенең «а» һәм «б» пунктларында каралган җинаятьләр кылуда (бер төркем затлар тарафыннан алдан килешү буенча башка саклауга законсыз үтеп керү белән кылынган урлау) гаепле дип табылды. Судта май аенда Кайбыч районының Кошман авылында «Дубрава» ҖЧҖ терлекчелек комплексы бозауларын тоту өчен киртәләп алынган җәйге кардадан өч эш фигурантының ике бозау урлавы ачыкланды. Нәтиҗәдә предприятиегә 71 мең сумлык зыян китерелгән. Хөкем ителүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныдылар һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенә китерелгән зыянны тулысынча капладылар. Суд бер эш фигурантына 1 ел 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде, калган икесенә җирле үзидарә органнары билгеләгән урыннарда мәҗбүри эш рәвешендә 240 сәгать җәза бирелә. Хөкем карары үз көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы.
Кайбыч районында яшәүче бер ханым судта белә торып ялган күрсәткечләр биргән өчен хөкем ителде.
Кайбыч районы прокуратурасы 48 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 307 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (белә торып ялган күрсәтмәләр).
2019 елның 25 апрелендә хөкем ителүче, Кайбыч суд районы буенча 1 нче суд участогы залында шаһит буларак, дусты файдасына белә торып ялган белешмәләр биргән.
Соңгысы РФ ҖК 139 ст.1 ө. буенча сексуаль характердагы гамәлләргә мәҗбүр иткән һәм торак кагылгысызлыгын бозган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җирле үзидарә органнары билгели торган урыннарда мәҗбүри эшләр рәвешендә 120 сәгать җәза билгеләде. Хөкем карары үз көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы