ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2025 ел
җомга

9 Май-Җиңү көне-барлык кешеләр өчен зур бәйрәм. Бүген безнең һәрберебез киләчәгебез өчен «рәхмәт» дип уйлый.  Барыбызга да тынычлык һәм игелек, мәхәббәт һәм сәламәтлек, бәхет һәм болытсыз көннәр телибез !


7
май, 2025 ел
чәршәмбе

Һәйкәл территориясен төзекләндерү һәм җыештыру

Чиста һәйкәл-үткәнгә, тарихка хөрмәт күрсәтү, аннан башка киләчәк юк. Бөек Ватан сугышы ветераннары саны кими бара. Һәйкәлләрне җыештыру һәм төзекләндерү, бу киләчәктә тыныч вакытта гомерләрен биргән кешеләргә рәхмәт.


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Багай авылындагы зират территориясендә өмә

Зиратны чиста һәм тәртиптә тоту-яшәүчеләрнең турыдан-туры бурычы. Багай авылында зират территориясен җыештыру буенча өмә узды


19
апрель, 2025 ел
шимбә

  Тыл хезмәтчәненең котлавы

Бүген авыл җирлеге башлыгы Кузнецова Рушания Фәрит кызы һәм ветераннар советы рәисе Камалова Рушания Харуновна Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановны Салтыган авылыннан тыл хезмәтчәне Бикмөхәммәтова Гөлчирә Шиһабетдин кызына Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар һәм бүләк һәм открытка тапшырдылар . Бәхет, сәламәтлек теләделәр


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

  Өмә.

Багай авыл җирлегендә өмә булды. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл территориясен җыештырырга чыктылар


12
апрель, 2025 ел
шимбә

Багай авыл җирлегендә бюджет хезмәткәрләре баганаларны агартуга чыктылар.

Бүген Багай авыл җирлеге территориясендә өмә узды, анда бюджет хезмәткәрләре катнашты. Багай, Араслан, Салтыган авыллары юллары буендагы баганаларны агарттылар


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Республикада 1,3 меңнән артык булачак әни Социаль фондның Татарстан бүлегеннән бердәм пособие ала

 Бүгенге көндә Татарстанда 1 380 йөкле хатын-кыз Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегеннән бердәм пособие ала. 2025 ел башыннан бу максатларга җибәрелгән түләүләрнең гомуми суммасы инде 17 миллион сумнан артып киткән.

             Татарстанда йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие йөклелекнең иртә срогында -12 атнага кадәр медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләргә кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә. Җан башына уртача айлык кереме 2025 елда Татарстанда 15 073 сум күләмендә кабул ителгән яшәү минимумыннан артык булмаган булачак әниләр  түләү алуга хокуклы. Бәяләгәндә,   гаиләнең барлык әгъзаларының гариза биргән айга кадәрге  соңгы 12 айдагы керемнәре, хезмәт хаклары, пенсияләре, стипендияләре һәм башка кертемнәре дә исәпкә алына.

           Пособие күләме гаиләнең финанс хәленә бәйле һәм ул Татарстанда хезмәткә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025 елда ул 16 430 сумга тигез. Шулай итеп, түләү суммасы аена 8 215 сумнан 16 430 сумга кадәр үзгәрә..  Болай эшләү гаиләләрнең финанс хәленә карап адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Пособие булачак әнине медицина учреждениесендә  исәпкә куйган айдан башлап,  бала туганчы түләнә.

 

         

          «Пособие алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, Татарстан Социаль фонды бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Процедура максималь гадиләштерелгән: мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек аша автомат рәвештә соратып алына, бу исә булачак әниләрне документлар тапшыру зарурлыгыннан коткара, - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

       Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.

          Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елда Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе репетиторлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәтләре өчен ана капиталы акчалары белән түләгән

 Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә кулланган. Татарстанның Социаль фонды бүлеге әлеге максатларга 2025 ел башыннан 99 млн сумнан артык акча күчерде.

        Ана капиталы - Россиядә балалары  булган гаиләләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чарасы. 2025 елда беренче бала туганда ата-аналар - 690 266, 95 сум, икенче бала өчен - 912 162, 09 сум акча ала. Әгәр беренче балага сертификат рәсмиләштерелгән булса, икенче бала тугач,  өстәмә рәвештә 221 895,14 сум акча каралган.

         Гаилә ана капиталы чараларын кулланып баланы теләсә нинди мәгариф оешмаларында - балалар бакчасыннан алып университетка кадәр укытуны, чит тел өйрәнү  һәм автомобиль йөртү курслары, иҗат  һәм спорт белән шөгыльләнү дәресләре өчен түли ала. Төп шарт- оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш.

         Ана капиталы акчаларын өстәмә яки төп белем алуга юнәлдергән очракта, ана капиталына хокук биргән балага 3 яшь  тулу факты мөһим шарт булып тора. Әгәр  ана капиталы акчалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә,  шул исәптән шәхси эшкуарда баланы карауга һәм тәрбияләүгә җибәрелсә, яисә мәктәпкәчә белем бирү белән

 

 

 

бәйле түгәрәкләр һәм башка белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә тотылса, акчаны ана капиталына хокук биргән баланың  яшенә бәйсез рәвештә файдаланырга  мөмкин.

 

          Дәүләт ярдәме акчаларын гаилә үз  балаларына да, уллыкка  алынган  балаларны  укытуга да юнәлтә ала. Иң мөһиме, бала 25 яшьтән өлкәнрәк булмавы, ә Россия территориясендәге уку йортының лицензиягә ия булуы зарур.

         "Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 50 меңнән артык татарстанлы ана  капиталы акчасын балаларны укытуга юнәлтте. Ана капиталы акчаларын тотуга гариза бирү өчен гаиләгә дәүләт хезмәтләре порталы,күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәте аша гариза бирү дә җитә. Хезмәткәрләр гаризаны 5 эш көне эчендә караячак, сирәк очракларда,  гаилә тарафыннан өстәмә белешмәләр бирү кирәк булганда, 10 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Акчалар  турыдан-туры мәгариф оешмаларына күчерелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          Сорауларыгыз булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз .

         Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында барлык  мәгълүматны СФР сайтында,  ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдә һәм рәсми аккаунтларда табарга була.


5
апрель, 2025 ел
шимбә

                                Игълан

08.04.2025 ел Татарстан Республикасы Кайбыч районы Багай авыл җирлегенең Арыслан һәм Багай авылларында этләр аулау булачак.

Бөтенроссия өмәсе.

 2025 елның 5 апреле Бөтенроссия өмәсе узды. Бюджет хезмәткәрләре өмәдә катнаштылар һәм авылыбызны чиста һәм уңайлы итәр өчен күп көч куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International