ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент старт алды

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.

         Анда  катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла.

         Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә  булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә  ай, әмма  12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин.

          Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән  соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле.

        8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык  түләгәндә, пособие  иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә.

        5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%-  6-12 ай түләгән очракта.

       5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта.

        

 

         "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.

          Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин.

        Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . 

      Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.


16
гыйнвар, 2026 ел
җомга

2026 елның 1 гыйнварыннан республика халкының иминият пенсияләре 7,6 %ка индексацияләнде

7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.

         Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе  1 015 855 пенсионерга кагылды.

        Индексация ел саен автомат рәвештә, Социаль фонд органнарына гаризалар бирмичә генә уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул хәзер эшләүче пенсионерларны да колачлый. Аларның пенсияләре 2025 ел индексациясен исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып арттырыла. Мондый алым хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларның  да пенсияләрен арттырырга мөмкинлек бирде.

         "Алар өчен иминият пенсиясен түләүнең аерым тәртибе гамәлдә. Эшләгән  чорда теркәлгән, әмма исәпкә алынмаган барлык индексацияләр саклана һәм,  пенсионер эштән туктаганнан соң,  пенсия,   барлык арттыруларны исәпкә алып,  тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

        Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.

 


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты

 Өлкәннәр көненә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге өлкән буын аралашу үзәкләренең эшенә йомгак ясый. «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында булдырылган әлеге уникаль мәйданчыклар актив һәм бай тормышның чын учагына әверелде.

       Соңгы чорда бөтен Татарстан буенча 18 аралашу үзәгендә 430 мастер-класс, экскурсия һәм лекция узды, аларда 8 134 кеше булды. Бу статистика-проектның кирәклеген һәм уңышын исбатлау.

 

     Аралашу үзәкләре -үз-үзеңне тормышка ашыру, иҗат итү, сәламәтлекне ныгыту һәм тере аралашу өчен пространство ул. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала: спорт ярышларыннан һәм финанс грамоталылыгы дәресләреннән алып иҗади түгәрәкләргә һәм музейларга экскурсияләргә кадәр.

       Берничә айга бер тапкыр үткәрелә торган матурлык конкурсы кебек иҗади конкурслар аеруча популяр. Катнашучылар үз сәләтләрен визит карточкаларында, иҗади номерларда һәм эффектлы дефиледа күрсәтәләр. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин көмеш яшьтәге вәкилләрне бәйрәм белән котлый:

       "Чын күңелдән республиканың өлкән буынын котлыйм! Сезнең зирәклегегез, энергиягез һәм тормыш сөючәнлегегез – барысы өчен дә чын үрнәк. Аралашу үзәкләренең сезнең өчен яңа талантлар ачыла һәм чын дуслар табыла торган икенче йорт булуына без бик шат».

        Үзәкләрнең адреслары һәм эш режимы белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында Татарстан Республикасы кушымтасында танышырга була.

        Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны  СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм  рәсми аккаунтларда табарга була.

        Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).


16
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге регионда яшәүче 43 меңнән артык кешегә озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп стаж туплаган өчен өстәмә акча түли

Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел  эшләп,  авыл җирендә яшәүче эшләмәүче пенсионерлар арттырылган пенсия алуга хокуклы. Мондый өстәмә түләү иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә автомат рәвештә билгеләнә һәм ниндидер белешмәләр бирүне таләп итми.  Пенсионер соңрак шәһәргә күченгән очракта да авыл стажы өчен өстәмәләр саклана.

           2025 елда Татарстан Республикасында озак вакытлы авыл стажлы 43 176 пенсионерга өстәмә түләү  бирелә.

           Түләү күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә күрсәткечне кертеп исәпләгәндә, Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен  пенсиянең уртача күләме 27 246,97 сум тәшкил итә.

           «Гомерләрен дистә еллар авыл җирендә эшләүгә багышлаган кешеләр аерым игътибар һәм хөрмәт казандылар. Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә билгеләү - аларга ярдәм итү һәм  башлыча республикабызның нигезен формалаштырган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү чарасы  ул», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

           Өстәмә түләүгә хокук авыл хуҗалыгында РФ Хөкүмәте раслаган вазыйфаларда эшләүчеләргә бирелә. Исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән, алар арасында агрономнар, тракторчылар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар бар. Санаганда эшләгән  еллар гына түгел, яшь ярымга кадәр бала карау, чираттагы ял һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорлары да исәпкә алына.


9
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Багай авыл җирлеге халкы!

 

Бүген, 09 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Багай мәдәният йортында Кайбыч районы прокуроры Игорь Николаевич Осипов гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итүгә эләгергә теләүчеләр килә ала.


8
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстаннан 170 меңнән артык федераль ташлама алучы табигый формада социаль хезмәтләр җыелмасы ала

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге натураль формада социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) алу формасын сайлау мөмкинлеге турында искә төшерә: бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары, дәвалану урынына барып җитү өчен түләүле шифаханәләрдә бушлай дәвалану һәм кире кайту. Инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаиләләре әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары федераль ташламалар исәбенә керә. Натураль формада НСУ ташламалы кешеләргә ай саен акчалата түләү билгеләгәндә (ЕДВ) бирелә, шул ук вакытта аларның акчалата чагылышта ташламалар рәсмиләштереп, алу формасын үзгәртү хокукы бар. 2025 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1 728,46 сум тәшкил итә.


1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

1 сентябрьдән студентлар өчен йөклелек буенча пособие күләме үзгәрәчәк

2025 елның 1 сентябреннән көндезге уку формасында укучы студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе үзгәрәчәк, хәзер аны Россия Социаль фонды билгеләячәк. Моңа кадәр пособие күләме стипендиягә бәйле иде, хәзер ул хезмәткә сәләтле халыкның региональ яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итәчәк.

                Пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен чорында түләнәчәк, кагыйдә буларак, ул 140 көн дәвам итә. Шулай итеп, Татарстан Республикасында аның күләме 76 673 сум тәшкил итәчәк.

              "Йөклелек - һәр хатын-кыз иртәгәге көнгә ышаныч тоярга тиеш чор ул. Тотрыклы ярдәм бала көткән студентларга аеруча мөһим икәнен аңлыйбыз. Кануннардагы үзгәрешләр пособиене гаделрәк һәм сизелерлек итте. Хәзер студентлар төбәктәге тормыш бәясен реаль чагылдыра торган түләү алачак,” - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

              Йөклелек һәм бала табу буенча пособие хатын-кызларның башка категорияләренә дә билгеләнә:

  • рәсми рәвештә эшкә урнашканнарга;
  • предприятиеләрне бетерү аркасында эшсез калган йөкле яки бала тапкан эшләмәүче хатын-кызларга;
  • ябылган компанияләрдән эштән киткән яки үз коммерция эшчәнлеген тәмамлаган хатын-кызларга;
  • өч ай тулмаган баланы уллыкка алган хатын-кызларга.

 

                Пособие билгеләү өчен гариза йөклелек һәм бала табу буенча ял тәмамланганнан соң ярты ел дәвамында рәсмиләштерелә. 1 сентябрьдән аны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлегенең клиент хезмәтендә, дәүләт хезмәтләре аша яисә күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин.

               Гариза биргәннән соң, 10 эш көне эчендә көндезге бүлектә укуны раслаучы документларны, шулай ук хезмәткә яраксызлык чорының дәвамлылыгы турында белешмәне шәхсән  тапшырырга кирәк. Түләү йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен срогы өчен күчерелә.

             Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге  күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары, түләүләр  һәм хезмәтләр   турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге  ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

            Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).


20
август, 2025 ел
чәршәмбе

Халык белән очрашу

Авыл җирлегендә мәгълүмат көннәре кысаларындахалыкбелән очрашубулды. Мондыйочрашуларавыл халкының проблемаларын хәл итәргә һәм киләчәккә планнар корырга ярдәм итә.


15
август, 2025 ел
җомга

Татарстан Социаль фонды бүлеге балалары булган 106 меңгә якын гаиләгә бердәм пособие билгеләде.

2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган  бердәм пособие алган. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән.

         Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага  алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә  бер кешегә айлык керем регионда  җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме  хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу  хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә,  мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар  Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш.

         Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена   7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.

         "Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан

 

 

алып 10 эш көне эчендә кабул ителә ", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Әгәр  сездә әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар калса, сез һәрвакыт   - 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

         Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге  хезмәтләре турында барлык  мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин

Ата-аналарга яңа туган сабыйга СНИЛС алу өчен Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми – фондның Татарстан бүлеге аны автомат рәвештә билгели

2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга  балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата.

         Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда  рәсмиләштерү системасы эшли.  Социаль фонд системасына ЗАГСтан бала тууы турында мәгълүмат кергәннән соң,   СНИЛС турындагы хәбәрнамә бала әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә.

         “Әнинең Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаган яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелгән очракта, паспорт һәм баланың туу турында таныклыгы белән Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне үк биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турында хәбәрнамә алып булмаска мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         СНИЛС бала өчен кирәкле төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм төрле

 

социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрдән файдалану  өчен кәгазь СНИЛС таләп ителми,  электрон хәбәрнамә яки аның бастырып алыган күчермәсе дә җитә.

         Татарстан Республикасында яшәүчеләр,  8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай),  СНИЛСны рәсмиләштерү һәм башка хезмәтләр белән бәйле сораулар буенча консультация ала алалар .

        Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге күрсәтә торган хезмәтләр турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International