Укучылар зур кызыксыну белән ВЛКСМ барлыкка килү тарихы, аның максатлары, бурычлары һәм данлы гамәлләр турында сөйләүне тыңладылар. Бәйрәмгә Иван Николаевич Чиклеев чакырылган иде, ул «Коммунизмга юл» колхозын партия оештыручы булып эшләде, үзенең Комсомол һәм партия билетларын күрсәтте, эшчәнлекләре турында сөйләде. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова элеккеге партия оешмалары турында сөйләде һәм кунакка актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Укучылар илебез тарихын белүләрен тулыландырдылар .
Багай авылында тыл хезмәтчәне Усанова Александра Андреевна вафат булды. Багай авыл җирлеге башкарма комитеты, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.
Бүген Олы Кайбыч авылы администрациясе бинасында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды. Анда хәрби хезмәткә чакырылучыларның гаиләләре: Зубринина, Дмитреевлар һәм Кочарян гаиләләре чакырылган иде.булачак солдатларга юлланган сүзләр яңгырады ә әти-әниләргә сабырлык һәм сәламәтлек теләделәр.Тантаналы чарадан соң барысы да «Рәйхан " кафесында чәй табынына чакырылды.
Татарстан Республикасы акчасына Араслан авылында Кооперативная урамы буенча 270м вак таштан юл төзелә башланды.
Бүген Багай һәм Араслан башлангыч мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары белән "Парламент, җәмгыять һәм мин" темасына парламент дәресләре үткәрелде, бу дәрестә депутатлар Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова Багай башлангыч мәктәбендә, Араслан башлангыч мәктәбендә Надежда Кучумова катнашты.
Араслан авылында гражданнарның үзара салым акчасына эшләнә торган җәяү йеру купере эшләнәп бетерелде. Эшне Кайбыч ЖКХ башкарды.
Кайбыч районы башлыгы исеменнән, Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова котлады. Кунаклар өчен бәйрәм өстәлләре әзерләнде, шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм такмаклар җырладылар.
Аларны чын күңелдән тырыш хезмәтләре өчен Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тәбрик итте һәманы тәбрикләргә Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова, Багай авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Рушания Камалова һәм 2 нче филиалның «Дубрава» ҖЧҖ вәкиле Илдар Яруллин кушылды. Мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә концерт программасы белән чыгыш ясадылар, соңыннан кунаклар мул сыйлы табын артына чакырылды, өстәл артында күптән онытылган борынгы җырлар белән дәвам иттелде.
Кайбыч районы башлыгы исеменнән юбилярны рәхмәт хатын, Кайбыч муниципаль районы башлыгының урынбасары Рәмис Хаялиев котлады һәм шулай ук котлауларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова кушылды. Юбиляр район җитәкчелекләренең кайгыртучанлыклары һәм игътибарлыклары өчен эчкерсез рәхмәтен белдерде.
Хөрмәтле балалар бакчасы тәрбиячеләре! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!