Аларны чын күңелдән тырыш хезмәтләре өчен Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тәбрик итте һәманы тәбрикләргә Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова, Багай авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Рушания Камалова һәм 2 нче филиалның «Дубрава» ҖЧҖ вәкиле Илдар Яруллин кушылды. Мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә концерт программасы белән чыгыш ясадылар, соңыннан кунаклар мул сыйлы табын артына чакырылды, өстәл артында күптән онытылган борынгы җырлар белән дәвам иттелде.