Кайбыч районы башлыгы исеменнән юбилярны рәхмәт хатын, Кайбыч муниципаль районы Финанс-Хисап палатасы рәисе Александр Кучумов котлады һәм шулай ук котлауларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова кушылды. Юбиляр район җитәкчелекләренең кайгыртучанлыклары һәм игътибарлыклары өчен эчкерсез рәхмәтен белдерде.
Чын күңелдән Яңа ел белән котлыйбыз! Яңа елда безнең хыялларда булган могҗизәләрнең кабул ителеуен телибез, барыбызда исән-сау булыйк.
Бу ел якты мизгелләр, чикләнмәгән уңышлар, яхшы фикерләр һәм кызыклы вакыйгалар елы булсын!
2018 елның 31 декабрендә, Багай авыл җирлегендә мәдәният йортларында бал-маскарад узачак, барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз! Араслан, Багай, Салтыган авылларында 19: 30 сәгатьтә башлана.Соңыннан Яңа ел лотерея билетлары уйнатыла.
Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм иминлек теләделәр, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Бу безнең уртак бәйрәмебез! Барлык ватандашларыбызны бу истәлекле көн белән котлыйбыз һәм барлык уңышлар телибез, ә иң мөһиме-безнең илнең Төп Законы тайпылышсыз үтсен һәм һәр Россия гражданины үз киләчәгенә ышана алсын иде. Бәйрәм белән!
Багай авылында Усанова Валентина Александровна вафат булды. Багай авыл җирлеге башкарма комитеты, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.
Бассейнда коенып, хатын-кызлар бик күп уңай заряд алдылар һәм бассейнга даими йөриячәкне хәл иттеләр. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова транспорт белән әлеге файдалы чарага баруны тәэмин итәчәк, дип ышандырды.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова Жиренкова Лидия Григорьевнаны өйләренә барып хәлләрен белеште, ул көтелмәгән визитка бик шат иде, сөйләшкәндә авыр сугыш еллары турында искә төшерде ничек инвалид балага исән калу өчен ачлыктан салкыннан көрәшергә туры килгән .
Бүген Багай авылыннан Олег Клочковны , Руслан Кочарянны һәм Михаил Букаровны Россия армиясе сафларына озаттылар. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова ата-аналарга рәхмәт белдерде, ә армия сафларына алунычыларга лаеклы хезмәт итүләрен һәм туган авылларына әйләнеп кайтуларын теләде.
Олы юбилее уңаеннан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рахматуллин исеменнән юбилярны Район Башлыгы урынбасары Рамис Хаялиев һәм Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова котлады. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм иминлек теләделәр, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.