Укучылар зур кызыксыну белән ВЛКСМ барлыкка килү тарихы, аның максатлары, бурычлары һәм данлы гамәлләр турында сөйләүне тыңладылар. Бәйрәмгә Иван Николаевич Чиклеев чакырылган иде, ул «Коммунизмга юл» колхозын партия оештыручы булып эшләде, үзенең Комсомол һәм партия билетларын күрсәтте, эшчәнлекләре турында сөйләде. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова элеккеге партия оешмалары турында сөйләде һәм кунакка актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Укучылар илебез тарихын белүләрен тулыландырдылар .