ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2019 ел
шимбә

  Соңгы вакытта газ белән агулану очраклары ешайды, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә, 2019 ел башыннан гына газ белән 20 гә якын кеше агуланган, шуларның берничә очрагы фаҗига - үлем белән тәмамланган.


12
март, 2019 ел
сишәмбе

Юбилей көнендә Кайбыч районы башлыгы исеменнән котлауны рәхмәт хатын,  Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев тапшырды шулай ук котлауларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова кушылды . Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм иминлек теләделәр. Юбиляр район җитәкчелегенең кайгыртучанлыгы һәм игътибарлыклары өчен эчкерсез рәхмәтен белдерде.

Әлеге истәлекле көнне Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Евдокия Степановнаны юбилее белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев  котлады. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатын, шулай ук шәхсән бүләк тапшырды шулай ук котлауларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова һәм Багай авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Рушания Камалова кушылды . Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге теләнде.

 


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Әлеге чарада Кайбыч муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Фәния Петухова катнашты, ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам итте. Аннары  уеннар булды: аркан тарту, чаналарда ярышлар һәм башкалар. Бизәкле җигельгән атларда  барлык теләүчеләрне  авыл буйлап йөртеләр.Тәмле коймак кайнар чәй белән сыйладылар һәм бу искиткеч бәйрәм тәмамланды, карачкы яндыру белән. Балаларга да, өлкәннәргә дә бик күңелле булды.


9
март, 2019 ел
шимбә

Хөрмәтле Багай авыл җирлеге халкы һәм кунаклар! Багай авылында сәгат 10.00  Мәдәният йорты янында һәм Араслан авылында сәгат  11.00 Үзәк урамында узачак Май чабу бәйрәменә чакырабыз 10 мартта. Барыгызны да яхшы кәеф белән көтәбез!

8 Март бәйрәме алдыннан Багай авыл җирлегенең барлык торак пунктларында бәйрәм чаралары булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм авыл халкы белән берлектә концерт программасы белән чыгыш ясадылар, шулай ук төрле уеннар һәм конкурслар үткәрелде һәм бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты белән Араслан авылы халкын Илгиз Насыйров һәм Марина Тараканова сөендерделәр.


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Иң беренче язгы бәйрәм белән кытлыбыз, кадерле хатын-кызлар! Ул сезгә җылылык, мәхәббәт, шатлык һәм теләкләрнең мәҗбүри үтәлеше дөньясын ишекләрен ачсын. Һәрвакыт матур һәм гүзәл булыгыз!


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Багай мәктәбенең спорт залында төрле спорт ярышлары узды, анда Багай авылының яшь гаиләләре катнашты.

Бәйрәмдә балалар «Колобок» музыкаль постановкасын күрсәттеләр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, тамашачыларга һәм чакырылган ата-аналарга кәгазь самолетлар ясау осталыгын күрсәттеләр, әтиләре белән төрле спорт командаларына уеннар уйнадылар.Начало формы


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International