8 Март бәйрәме алдыннан Багай авыл җирлегенең барлык торак пунктларында бәйрәм чаралары булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм авыл халкы белән берлектә концерт программасы белән чыгыш ясадылар, шулай ук төрле уеннар һәм конкурслар үткәрелде һәм бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.