9 март көнне Салтыган авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Евдокия Степановна Жиркова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Әлеге истәлекле көнне Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Евдокия Степановнаны юбилее белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев  котлады. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатын, шулай ук шәхсән бүләк тапшырды шулай ук котлауларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова һәм Багай авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Рушания Камалова кушылды . Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге теләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International