ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Армиягә озату

Бүген Багай авылынан Андрей Владимир улы Дмитреевны Россия армия сафларына озаттык. Без аңа исән-сау, лаеклы хезмәт итеп һәм бер елдан туган авылына әти-әнисе янына әйләнеп кайтырга телибез. 


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.

     Ана капиталыннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать итте.

    Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акчалата  түләү бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза биргән көннән бирелә. Акчалата  түләү Россия кредит оешмасының ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына күчерелә.

      Ай саен бирелә торган акчалата  түләү сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки Пенсия фонды Идарәсендә кабул ителә. Түләү өчен Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә була. Ана капиталын алу хокукына ия булган, әмма сертификат рәсмиләштермәгән гаиләләр моны айлык түләү өчен гариза белән бер үк вакытта эшли ала.

  Түләү күләме төбәккә бәйле һәм узган елның икенче кварталында Россия Федерациясе субъектында баланың яшәү минимумына туры килә. 2019 елда түләү суммасы 2018 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тиң. Уңайлы булсын өчен, Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында ай саен түләү калькуляторы эшли, ул аңа хокукны билгеләргә, шулай ук конкрет төбәктә түләү күләмен белергә мөмкинлек бирә.

     2020 елдан башлап тагын да күбрәк гаилә ай саен акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булачак. Ана капиталы программасына тиешле төзәтмәләр быел кабул ителде. Аның нигезендә, бер кешегә түләү хокукын бирүче гаиләдә максималь айлык керем яшь ярым яшәү минимумы түгел, ә ике яшәү минимумы белән чикләнәчәк. Түләү үзе ике тапкырга озаграк – икенче баланың өч яшенә кадәр биреләчәк.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

 


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Халык тарафыннан түбәндәге эшләрне башкару буенча төп юнәлешләр күрсәтелде:

- урамнардагы яктырткычларны ремонтлау,

-парк тирәсен тытып

чишмәләрне чистарту

-суүткәргеч челтәрен ремонтлау

- юлларны норматив хәлгә китерү, моның өчен материаллар сатып алу;

- авыл җирлеге чикләрендәге автомобиль юлларын карап тору;

-зиратларны чистарту.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия үткәрәчәк

         Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарга пенсия билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләү буенча кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

 


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Бүген тәрбияче һәм мәктәпкәчә хезмәткәр көне.

 Хөрмәтле тәрбияче һәм мәктәпкәчә хезмәткәр! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез  белән котлыйбыз! Сенең хезмәтегез – авыр һәм фидакарь. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый.  Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген, 21 сентябрь көнне традицион Бөтенроссия йөгерү көне "Милләтләр кроссы" булып узды.

Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм халыкны актив ялга  даими физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында Багай авыл җирлегендә спорт чаралары узды. Кояшлы көн барлык катнашучыларга да күңел күтәренкелеге өстәде.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

 

Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага Араслан авылында Үзәк урамыннан сөт-товар фермасына кадәр бетон өслекле юл төзелә, эшне ООО «Вираж +»башкара.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне  шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр.

Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар шактый кыйммәт түләү хисабына пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язырга тәкъдим итеп, пенсионерларнын фикерләрен чуалталар. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар бәясе берничә мең сумга төшкән хезмәт күрсәтү турындагы килешү төзиләр.

Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә гражданнар  исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре төрле контрольләүче органнар hәм ведомстваларга юллана дигәнне аңлата.

Әлеге төр гаризалар  законнар җыелмасы нормалары кысаларында пенсия исәпләүнең дөрес булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла. Гаризалар бер-береннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә мошенниклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә итәләр. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый күләмдә түләргә кирәк.

Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы шик туган очракта сез пенсия фонды  сайтындагы Гражданинның шәхси кабинетында онлайн режимында үзегезне кызыксындырган мәгълумәтне таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды  территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә ала аласыз.

Шикле очраклар булганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе татарстанлыларның (843) 279-27-27 телефоны буенча Россия фондының контакт узәгенә хәбәр итүен сорыйбыз.


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәудәт Салихов дәуләт учреждениесе – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе белән Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе арасында үзара мәгълумати хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.

Әлеге килешү ике як арасында тизәйтелгән документ әйләнешен, заманча, шифрлау һәм электрон имза функцияләре белән ViPNet программалар комплексының криптографик мәгълумат саклау чараларын кулланган элемтә каналларын кулланышка кертергә импульс бирә, бу исә безгә «Персональ мәгълуматлар турында»гы закон таләпләрен үтәп, чагыштырмача кыска вакыт эчендә соралган мәгълуматны жибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

«Имзаланган документ – соңгы елларда безнең арада урнашкан нәтиҗәле элемтәнең табигый дәвамы, безнең оешмалар арасындагы узара мәгълумат алмашуның алдынгы ысулларын куллануның яңа биеклеге. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлегебез төрле төп юнәлешләр буенча үсеш алачак», - дип билгеләп үтте Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Тормыш Тамчысы» акциясе

 3 сентябрендә Багай авыл җирлегендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул чакта террорлык акты вакытында берничә йөз кеше үлгән, аларның күбесе балалар булган. Өч көн эчендә дә бер тамчы су да эчә алмаганнар. «Тормыш Тамчысы» акциясе аша без инде безнең белән булмаган кешеләр белән символик рәвештә су белән уртаклашырга чакырабыз.

Һәлак булганнарны искә алыйк!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International