«Тормыш Тамчысы» акциясе

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

3 сентябрендә Багай авыл җирлегендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул чакта террорлык акты вакытында берничә йөз кеше үлгән, аларның күбесе балалар булган. Өч көн эчендә дә бер тамчы су да эчә алмаганнар. «Тормыш Тамчысы» акциясе аша без инде безнең белән булмаган кешеләр белән символик рәвештә су белән уртаклашырга чакырабыз.  Һәлак булганнарны искә алыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International