бүген Белем көне!
Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия алды яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар җыелмасы буенча тиешле социаль ярдәмгә һәм ташламаларга хокукларын раслады. Әлеге белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде, пенсия яше алды яшендәгеләрнең үзләренә Пенсия фондының территориаль органнарында, күп функцияле үзәкләр яисә гражданнарның шәхси кабинетлары аша җибәрелде.
Ел башыннан эш белән тәэмин итүчеләр тараткан мәгълүмат пенсия яше алдындагы эшләүче гражданнарга диспансерлаштыру узу өчен бирелә торган түләүле ял көне хакында иде. Эш бирүчеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча Россия Пенсия фонды 16 мең кешегә карата мәгълүматларны тапшырды. Әлеге мәгълүмат алмашу, мәшгульлек үзәкләре кебек үк, үзара килешүләр нигезендә алып барыла. Бүгенге көнгә Пенсия фонды белән эш бирүчеләр арасында 46 мең килешү төзелде.
Пенсия алды яшендәге гражданнарның яңа һөнәр үзләштерүгә, уку квалификацияләрен күтәрү программаларын гамәлгә ашыру һәм пенсия яшендәгеләрнең уку яки эш эзләү чорында арттырылган пособие түләүче мәшгульлек үзәге соравы буенча 4,5 мең кеше статусларын раслады.
Исегезгә төшерәбез, әгәр пенсия алды яшендәге гражданы ташламаларга хокукы барлыгын мөстәкыйль рәвештә раслага теләгән очракта Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша яисә Пенсия фонды идарәләрендәге клиент хезмәте аша эшли ала. Әлеге ысулдан ел башыннан бирле 920 кеше белешмә алган. Тагын 460 граждан күпфункцияле үзәкләрләргә мөрәҗәгать иткән.
Пенсия яше алды гражданнарга ташламалар 2019 елда ясала башлады. Моңа кадәр бу хокуктан бары тик пенсия яшендәгеләр генә файдалана ала иде. Ташламаларның күбесе федераль характерда, алардан яңа пенсиягә чыгу яшенә кадәр биш ел яки элеккеге пенсиягә чыгу яше чикләрендә – хатын - кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән файдаланырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
2019 елдан башлап россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрмәсә дә, алар пенсия алды ташламаларыннан файдаландылар. Бу, әйтик, биш баласы булган күп балалы аналарга һәм вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия булган кайбер гражданнарга кагыла.
Бүген Араслан авылында Сергей Григорий улы Молюковны җирләделәр .Багай авыл җирлеге башкарма комитеты, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.
30 август - Татарстан Республикасы көне-ул үзенчәлекле бәйрәм – күпмилләтле Татарстан халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы.
Татарстан Республикасын чын күңелдән чәчәк атуын, ә барлык аның халкына – нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык телибез!
22 август — Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне. Мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Ак, зәңгәр, кызыл төс – дан һәм Җиңү символы"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Аның барышында балалар Россия флагы барлыкка килү һәм «тормыш» тарихыннан берничә кызыклы фактлар белделәр. Россия флагы төсе кызыл төс батырлыкны, зәңгәр — тугрылык, дөреслекне һәм күкне, ә ак — вөҗдан чисталыгын һәм тынычлыкны символлаштыра. Россия күге бүген һәм һәрвакыт тыныч һәм чиста булсын.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;
• төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;
• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.
«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
19 август көнне Арыслан авылында су трассасына төзәтү үткәрелде. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова төзәтү эшендә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерә.
Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәуләт сертификаты тапшырды. Әлеге программа эщли башлаганнан бирле Республикабызда сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.
Гариза белән мөрәжәгать итүчеләрнең 90 проценты ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоткан. Программа эшли башлаганнан бирле 220 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Шулардан 190 мең гаилә ана капиталы белән торак кредитларын тулысынча яисә өлешчә каплаган. 30 меңнән артык гаилә торак шартларын кредит алмыйча гына яхшырткан.
Болардан тыш Россия Пенсия фонды сертификатны балаларга белем бирүгә юнәлтүне сорап язган 18 мең гариза кабул итте. 2018 ел башыннан программага үзгәрешләр кертү капитал акчасын мәгариф өлкәсенә юнәлдеручеләр санын артуга китерде, хәзер гаиләләр сертификат акчасын балага өч яшь тулганны көтмичэ, сертификат алуга ук мәктәпкәчэ яшьтәге балалар учреждениеләре өчен түләүгә тота алалар.
Нәтиҗәдә, 6 меңнән артык гаилә, әлеге мөмкинлектән файдаланып, ана капиталы белән балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләде. Сертификат акчасын дәүләтнеке булмаган балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләүгә юнәлдерергә, шулай ук бала караган өчен түләү чыгымнарына тотарга да була. Әлбәттә, бу очракта хезмәт күрсәтү учреждениесенең әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнергә лицензиясе булуы шарт.
2018 елдан башлап аз керемле гаиләләргә ана капиталы акчасыннан айлык түләү алу мөмкинлеге дә бар.
Әлеге хокуктан ел башыннан баласы туган, ә гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы 1,5 тән ким булган гаиләләр файдалана ала. 2019 елда Пенсия фондының территориаль органнарына айлык түләү сорап 577 гаилә мөрәҗәгать иткән.
2019 елда әлеге түләүне алуга хокук барлыгын белү өчен гаиләнең соңгы 12 айлык керемен яңа туган баланы да кертеп гаиләдәге кешеләр санына бүлеп карарга гына кирәк. Килеп чыккан сумма Татарстан Рреспубликасында хезмәткә яраклы гражданнарның яшәү минимумы күләменнән 1,5 тән артмаса (2019 елда ул – 14034 сум), Пенсия фондына барып, гариза белэн мөрәжәгать итәргә мөмкин.
Әлеге түләү 2019 елда шулай ук балага яшь ярым булганчы да бирелә. Уңайлырак булсын өчен гаризаны бала туганнан сон 6 ай эчендә бирергә мөмкин – түләү бала туган көннән исәпләнә. Гариза балага 6 ай булганнан соң бирелгән очракта акча гариза белән мөрәжәгать иткән көннән түләнә.
Ана капиталы исәбеннән түләүләр гаиләнең кайсы регионда яшәвенә бәйле, ул әлеге регионда үткән елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез.
2019 елда гариза белән мөрәжәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез – 8896 сум тәшкил итә.
Ана капиталын шулай ук торак шартларын яхшыртуга, әниләр пенсиясенең тупланма өлешен арттыруга, инвалид балаларны жәмгыятьтә социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерергә мөмкин.
Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ягъни ана капиталы алу хокукына ия булу өчен сертификат алу хокукы бируче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы шарт.Ә сертификат алу һәм аннан файдалану вакыты чикләнмәгән. 2019 елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә.
Ана (гаилә) капиталы алу хокукына 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче яисә аннан соңгы балалар тапкан яки уллыкка бала алган гаиләләр ия. Сертификат гаиләгә бары бер генә тапкыр бирелә.
Ана капиталына сертификат алу өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды органнарына гариза белән мөрәжәгать итәргә кирәк. Гаризаны сертификат алуга хокук бируче бала туганнан соң да, гаилә өчен уңайлы башка вакытта да Пенсия фондына килеп бирергә, шулай ук «Гражданнарның шәхси кабинеты» аша да юлларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасын гаиләләр өчен тагын да уңайлырак итуче электрон сертификатлар бирүче хезмәт күрсәтү 2018 ел башыннан эшли башлады.
Ана капиталына электрон сертификат алу өчен гаризаны шәхси кабинет аша бирергә кирәк. Аннары, гадәти сертификат алгандагы кебек, гариза бирүче Пенсия фондына мөрәжәгать итә. Бу бары бер тапкыр – балаларның туу турындагы таныклыклары кебек шәхси документларны биру өчен эшләнә.
Сертификат алу өчен кабат Пенсия фондына мөрәжәгать итәргэ кирәкми – Пенсия фонды ана капиталы бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, сертификат автомат рәвештә гариза бирученең шәхси кабинетына җибәрелә. Сертификат белән бергә кабинетка сертификат хакында кирәкле мәгълумат тупланган электрон документ та юллана. Әлеге мәгълуматларны экран аша карарга да, чыгартып алырга да мөмкин.
11 август дини бәйрәмнәрнең иң олысы, мәртәбәле, нурлы, затлысы Корбан бәйрәме.
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!
Куркынычсыз торак» акциясе.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге хезмәткәрләре Багай авыл җирлеге территориясендә ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә автоном янгын белдергечләре системаларын урнаштырдылар.