Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көне алдыннан инвалид баланың гаиләсендә булдылар

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Кайбыч районы прокуроры Алмаз Сөләйманов һәм Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Роза Сафина хәрәкәт итү сәләте чикләнгән инвалид баланың гаиләсендә булдылар.

Очрашу вакытында хезмәткәрләр якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм балага оропедик аяк киеме һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.

Килү барышында прокурор балага күрсәтелгән социаль һәм медицина ярдәменең тулылыгын һәм вакытында күрсәтелүен, аның кирәкле техник реабилитация чаралары белән тәэмин ителүен тикшерде.

Моннан тыш, инвалид балалар да кергән халыкның социаль якланмаган төркемнәренә дәүләт ярдәме чаралары турындагы законнарга аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International