30.04.2022 ел, № 116-ФЗ Федераль закон белән 2006 елның 29 декабрендә кабул ителгән 256-ФЗ номерлы "Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Закон нигезендә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук ир-атларга кагыла:
Әлеге хокук Россия Федерациясе гражданы булмаган хатын-кыз үлгән очракта яисә аның вафат булуы турында игълан ителгән очракта барлыкка килә.
Моннан тыш, закон нигезендә балаларга тигез өлешләрдә, аерым алганда, ир-ат үлгән, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, үз баласына (балаларына) аңлы рәвештә җинаять кылган очракта, дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук күчү күздә тотыла.
Кайбыч районы прокуратурасы