Кайбыч районы прокуратурасы ана капиталы средстволарына сатып алынган торакка балаларның хокукларын яклау буенча чаралар күрде.

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы ана капиталы средстволарына сатып алынган торакка балаларның хокукларын яклау буенча чаралар күрде

Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы «Демография»милли проектын тормышка ашыру кысаларында бүлеп бирелгән ана (гаилә) капиталы средстволарын кулланып сатып алынган торак урынында гаилә әгъзаларына мәҗбүри өлешләр бүлеп бирү өлешендә балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

13.07.2016 икенче бала туганнан соң Кайбыч районы Пенсия фонды бүлеге тарафыннан ике бала әнисенә Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты тапшырылды.

22.02.2009 балаларның ата-аналары үз өстенә шәхси торак төзелеше объектының кадастр паспортын алганнан соң 6 (алты) ай дәвамында, балалары белән бергә торак йортны рәсмиләштерергә һәм ана капиталы акчаларын торак йорт төзелешенә юнәлдерделәр.

Тикшерү барышында ачыкланганча, хәзерге вакытта ана (гаилә) капиталы средстволарын кулланып төзелгән торак йортка кадастр паспорты һәм йортның ата-аналар милкенә рәсмиләштерелгән.

Шуңа бәйле рәвештә район прокуратурасы балигъ булмаганнарның торак хокукларын яклауда чыгыш ясап, Кайбыч район судына ата-аналарга ана капиталы хисабына төзелгән торакка балаларның гомуми өлешле милке хокукын теркәү буенча эшләрне башкару бурычын йөкләү турында гариза белән мөрәҗәгать итте.

Прокуратураның дәгъва гаризасы карау стадиясендә.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International