12 гыйнвар - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне.

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

300 ел элек Россиядә прокурор күзәтчелеге институты барлыкка килде. Шуннан бирле безнең дәүләт күп кенә реформалар һәм үзгәрешләр кичерде, әмма прокуратура аның структурасында уникаль урын алып торды, ә прокурорлар һәрвакыт законлылык сагында торды

    Гомумән, район прокуратурасы законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. 

    Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча билгеле бер чаралар күрелде, төрле өлкәләрдә законнар бозуның 658 очрагы туктатылды.

     Прокурор протестлары буенча 56 законсыз хокукый акт гамәлдән чыгарылды, 302 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, суд тарафыннан 1333 мең сумлык 90 дәгъва канәгатьләндерелде, 19 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 2 җинаять эше кузгатылды.

     Прокурорларның даими игътибары гражданнарның социаль хокуклары булган - хезмәткә, сәламәтлекне саклауга һәм яшәү өчен уңай шартлар. Без кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә хезмәткәрләргә 10 миллион сумнан артык хезмәт хакы түләнгән, дәүләт алдындагы салым түләүләре буенча бурычлар түләнгән һәм гражданнар алдында җир пайларыннан файдалануның бурычлары шактый кыскартылган.

      Прокуратура дәгъвалары буенча 4 ятим балага уңайлыклары булган торак тапшырылган, бер бала - инвалид кыйммәтле дару чарасы белән тәэмин ителгән. 

     Район прокуратурасы эшенең уңай нәтиҗәләренә җирле үзидарә органнары, полиция һәм Тикшерү комитеты, судлар, шулай ук башка дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә ирешелде.

     Сонгы сүз итеп прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре - Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгы белән котлыйм, аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар телим.

     Кайбыч районы прокуроры юстиция өлкән киңәшчесе Сөләйманов А.Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International