Россия Банкы тарафыннан халыкның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе белән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү буенча сораштыру үткәрү турында.

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе
 

Россия Банкы халыкның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе, шулай ук халыкны электрон сервислардан файдалануның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар белән тәэмин итү дәрәҗәсеннән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү максатларында икенче тиешле сораштыру үткәрүгә керешә.

Халыкның һәм юридик затларның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе белән канәгатьлеге турында беренче сораштыру 2021 елның февралендә үткәрелгән иде. Анда 290 меңнән артык физик зат һәм бөтен ил буенча 31 меңнән артык юридик зат катнашты.

Анкеталаштыру (физик һәм юридик затлар өчен) QR-кодлар һәм сылтамалар буенча узарга мөмкин.

интернет-ресурска сылтамалар:

http://www.cbr.ru/information_security/anketa/

кулланучылар-QR-код:


Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел - Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлегеннән элемтә өчен: иминлек бүлегенең әйдәп баручы инженеры Фесина Александр Андреевич, куркынычсызлык бүлегенең 1 категорияле инженеры Мостафин Азат Габдрәшит улы (тел.: 235-05-64).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International