01.07.20021 елдан Гражданнарның аерым категорияләренә торак урыннары һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарына компенсация бирү шартлары үзгәрде.
РФ Торак кодексының 160 статьясындагы 1 өлеше нигезендә гражданнарның аерым категорияләренә торак урыннары һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарына компенсация бирелергә мөмкин. Компенсацияләрнең конкрет төрләрен бирү нигезләре һәм шартлары федераль законнар, Россия Федерациясе субъектлары законнары һәм җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актлары белән билгеләнә.
Мәсәлән, «Ветераннар турында» 12.01.1995 ел, № 5-ФЗ Федераль законның 13, 14 һәм 16 статьялары нигезләмәләре нигезендә торак урыны өчен түләү чыгымнарын ай саен компенсацияләү сугыш ветераннарына, инвалидларына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына бирелә.
РФ Торак кодексының 160 статьясындагы 1 өлеше нигезендә торак урыннары һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү гражданнарга торак урыннары һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча бурычлары булмаган яки гражданнар тарафыннан аны түләү буенча килешүләр төзү һәм (яки) үтәү шарты белән бирелә.
2018 елның 28 ноябрендәге 142-ФЗ номерлы «РФ Торак кодексының 159 һәм 160 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон белән РФ Торак кодексының 160 статьясындагы 3 өлешенә үзгәрешләр кертелде.
Яңалык нигезендә, гражданнар торак урыннары һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә киткән чыгымнарны компенсацияләүгә соңгы өч елдан да артык вакыт эчендә барлыкка килгән торак урыннары һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча түләнмәгән бурычлары булган очракта исәп тота алмый.
Әлеге закон нигезләмәләре 2021 елның 1 июленнән үз көченә керә.