Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр итә 2021 елның 1 июленнән федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге), региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контроль төрләренең бердәм реестрын формалаштыру һәм алып бару тәртибе үз көченә керә.

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 02.04.20021 ел, № 528 карары белән федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге), региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контроль төрләренең бердәм реестрын булдыру, эксплуатацияләү һәм үстерү өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертелде.

Реестр дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне, аларны системалаштыру һәм исәпкә алуны оештыруны мәгълүмати тәэмин итү, дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контроль, әлеге эшчәнлекне гамәлгә ашыруның ачыклыгын тәэмин итү максатларында төзелә.

Реестрда шул исәптән: контрольдә тотылучы затлар (физик һәм юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр) турында мәгълүматны, мәҗбүри таләпләрне бозу критерийлары һәм индикаторлары исемлеген, дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контроль объектларын риск категориясенә кертү тәртибен, контроль (күзәтчелек) органыннан контроль заттан соратып ала торган белешмәләрнең тулы исемлеген һәм башкаларны үз эченә ала. Реестрны техник яктан тәэмин итүне Россия министрлыклары башкара. Реестрдагы һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматлар Интернет челтәрендәге реестрның рәсми сайтында урнаштырыла һәм бушлай бирелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International