2021 елның 1 июленнән гомумгражданлык паспорты алган затларга Россия Федерациясе Конституциясе тапшырылачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 20.05.20021 ел, № 761 карары белән Россия Федерациясе гражданы паспорты турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә 14 яшькә җиткән гражданнарга, шулай ук Россия Федерациясе гражданлыгын алган затларга, дипломатик вәкиллекләргә яисә Россия Федерациясе консуллык оешмаларына кабул итү турында гариза биргән затлардан тыш, актуаль редакциядә Россия Федерациясе Конституциясе басмасы тапшырыла.
Карар 01.07.2021 елдан үз көченә керә.