Кайбыч районы прокуроры Багай авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте

2021 елның 26 феврале, җомга

2021 елның 25 февралендә Кайбыч районы прокуроры Алмаз Ринат улы Сөләйманов Багай авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте.

Авыл җирлегендә яшәүчеләргә бу мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру юлы белән алдан хәбәр ителде.

Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте. Район прокуроры А.Р. Сөләйманов мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International