3нче сентябрь көнне Багай авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йортын ачу тантанасы булды.

2020 елның 5 сентябре, шимбә

 Бу вакыйганы авыл халкы түземсезлек белән көтте. Район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин һәм урман хуҗалыгы министры Равил Әфрәим улы Кузюров авыл халкын әлеге шатлыклы вакыйга белән җылы котладылар.« Бүген бу күп функцияле мәдәни үзәк, монда китапханә, музей, ФАП бар. Һәм мин ышанам, биредә булдырылган барлык мәдәни-ял итү юнәлешләре дә авыл халкы өчен кирәкле булачак дип. Моның өчен районда барлык мәдәни үзәкләр барлыкка килә дә инде, аларның әһәмияте әйтеп бетергесез», - дип билгеләп үтте район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга шундый бүләк өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International