Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Багай авыл җирлеге
рус
тат
eng
Авыл җирлеге турында
АРУ
Идарә итү органнары
Шәһәр төзелеше
Район тормышы
Дәуләт муниципаль хезмәт күрсәтүләре
Коррупциягә каршы эш
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Архив
Документлар
Башкарма комитет карары
Авыл Советы башлыгы карары
Совет карары
ХАЛЫК ҖЫЕНЫ КАРАРЫ
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Обратная связь
Бюджет
Авыл җирлекләре
Багай авыл җирлеге
Май чабу бәйрәменә чакыру !
2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле Багай авыл җирлеге халкы һәм кунаклар! Багай авылында сәгат 11.00 Мәдәният йорты янында Үзәк урамында узачак Май чабу бәйрәменә чакырабыз 1 мартта. Барыгызны да яхшы кәеф белән көтәбез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
сентябрь, 2021 ел
Пенсияләрне ел дәвамында планлы һәм планнан тыш арттыру.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе искәрткәнчә, пенсияне арттыру ел дәвамында, әйтик, 1 октябрьгә кадәр, 80 яшькә җитү, төньякта стаж алу яки эштән азат итү кебек вакыйгалар белән бәйле рәвештә, теркәлү датасына бәйле түгел һәм тиешле шартлар туганда пенсионерларга билгеләнә. Пенсионерга 80 яшь тулгач, аның пенсиясе арттырыла. Пенсионердан өстәмә документлар соралмый, үзләрендә булган мәглүматларга нигезләнеп , Пенсия фонды пенсияне автомат рәвештә белгели. Эшләүче пенсионерның Төнҗякта яңа эш стаңы барлыкка килгән очракта да пенсия фиксацияләгән датага бәйләп түгел, ә пенсионер эш стажын раслучы документлар белән Пенсия фондына гариза тапшырганнан соң килүче айдан башлап түләнә. Искәртеп узабыз, Төньяк стажын тулысынча эшләгән кешеләр, яшәү урынына карамастан, вакытыннан алда пенсиягә 5 елга иртәрәк чыгарга һәм артык түләүләр алырга хокуклы. Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен минималь кирәкле Төньяк стаж Ерак Төньякка 15 ел һәм тигезләштерелгән урыннарда 20 ел тәшкил итә. Шул ук вакытта иминият стажы буенча таләпләр хатын-кызлар өчен 20 ел һәм ир-атлар өчен 25 ел тәшкил итә. Әгәр Төньяк стаж тулысынча эшләнмәсә, пенсияне билгеләү яше Төньяк төбәктә эшләгән һәр ел өчен кими. «Моның белән беррәттән ел дәвамында яңадан исәп-хисаплар да бар, алар ел саен бер үк вакытта гамәлгә ашырыла. Әйтик,1 гыйнварда, күпчелек пенсионерларның иминият пенсияләре индексацияләнгәндә яки 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча, социаль пенсияләрне дә кертеп, ел саен пенсияләр арта. 1 августта Пенсия фонды эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен, шулай ук алынган инвестиция кереме нәтиҗәләре буенча пенсия тупланмаларын түләүләрен арттырганда тагын бер шундый дата булып тора", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин. Билгеле бер даталарга бәйле кабат исәпләүләрнең барыын да Пенсия фонды автомат рәвештә башкара. Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз! Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 00 00 Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
24
сентябрь, 2021 ел
Вафат булган пенсионерның бер тапкыр бирелә торган акчасын туганнары ала ала
10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча Россия территориясендә яшәүче, 2021 елның 31 августына пенсионер статусында булган өлкән яштәгеләр барысына да бирелергә тиеш. Бу хакта Россия Пенсия фондының Бүлекчәсе хәбәр итә. Пенсионер 31 августка кадәр вафат булган очракта аңа әлеге акча түләнелми. Ә инде песия яшендәге өлкән кеше 2021 елның 31 августыннан соң, әмма үзенә тиешле 10000 сум акчаны алырга өлгермичә үлсә, бу акча аның үзе исән чакта алып өлгермәгән пенсия акчасы белән бергә күчерелә. “Бу очракта песионер белән бергә яшәгән туганнары түләүне алу хокукына ия була. Монын өчен аларга мәрхүм булган туганнарының үлеме турындагы танынлык белән яшәү урыны буенча Пенсия Фондына 6 ай эчендә мөрәҗәгать итергә кирәк. Пенсионер белән яшәмәгән туганнары булмаган яисә 6 ай узганнан соң мөрәҗәгать иткән очракта акча кабул ителгән кагыйдәләр кысаларында мирас булып күчә. Пенсия Фондына пенсионерның берничә туганы мөрәҗәгать итсә, акча аларның һәркайсына тигез бүленә,” - дип мәсьәләгә ачыклык кертте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин. Шунысын билгеләп үтү зарур, 2021 елның 31 августына пенсия алу хокукы булып, пенсия әлеге датадан соңрак билгеләнгән очракта акчалата түләү соңрак бирелә. Мәсәлән, туендыручының югалту сәбәпле пенсия алу хокукы ильдә (туендыручының вафаты көненнән) барлыкка килсә пенсия билгеләүне сорап язылган гариза август ахырында тапшырылып пенсия сентябрьдә билгеләнә икән, 10000 сум акчалата түләү беренче пенсия белән күчерелә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда пенсинерларга берьюлы бирелүче әлеге төр акчалата түләүгә 11228000000 сум акча җибәрелде. Россия Пенсия фондының л сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз! Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357 Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
23
сентябрь, 2021 ел
Бүген 23 сентябрь көнне Багай авылында Юлия Иван кызы Пашанина үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилей көнендә Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды, котлау сүзләренә Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да кушылды, юбилярга бик күп җылы сүзләр әйтелде. Юбиляр район җитәкчелегенең кайгыртучанлыгы һәм игътибарлыклары өчен эчкерсез рәхмәтен белдерде.
14
сентябрь, 2021 ел
Социаль хезмәтләр җыелмасын кире кайтару турында гариза тапшырырга соңга калмагыз.
Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 январыннан гамәлгә керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән тора: Рецепт буенча медицинада кулланыла торган дару препаратлары, рецепт буенча медицина җиһазлары (изделияләре), инвалид балалар өчен дәвалау туклануындагы махсус продуктлар; Төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт оешмаларына юллама; Дәвалау урынына бару һәм аннан кире кайту өчен шәһәрара транспортында, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү. Шуны белү әхәмиятле! Дару препаратлары белән Дәүләт аптекалары тәэмин итә, төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курортларга юлламалар Социаль иминият фондыннан алына; шәһәр яны тимер юл транспортларыннан, шулай ук дәвалау урынына бару һәм кайту өчен транспорттан түләүсез файдалану өчен Россия тимер юлларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз