24 ноябрь көнне илебездә билгеләп үтелүче күп санлы бәйрәмнәр арасында аерым урын - Әниләр Көне. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый, бу мәңгелек бәйрәм. Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек һәм наз бүләк итүче барлык әниләргә дә рәхмәт әйтәсе килә.

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Багай, Араслан, Салтыган авылларында Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре авыл активистлары белән берлектә концерт программасы оештырдылар, ул аеруча матур һәм игелекле килеп чыкты. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International