Туган җирдән аерылып еракларда —
Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,
Туган илнең иминлеген саклап,
Изге эштә — хезмәттә син, чик сакчысы!
Ата -баба заманыннан шулай килгән:
Хезмәт сорый олы рухи биеклекне.
Куәт эстәп армый-талмый күнегүне,
Түземлекне, батырлыкны, егетлекне.
Бәйрәм белән сине батыр чик сакчысы!
Сине һәр көн искә алып үтәбез.
Изге бурычыңны яхшы тәмам итеп
Исән-имин кайтуыңны көтәбез!