15 февраль көнне район мәдәният йортында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Багай авыл җирлегеннән Алексей Еремеев, Виктор Жирков, Юрий Сидоров, Юрий Лазарев һәм Евгений Зубринин чакырылган иде.

2019 елның 16 феврале, шимбә

.  Сәламләү сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады, ул килгән кешеләрне бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде һәм Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга «Әфганстандагы 40 Армия бурычларын үтәүне тәмамлау 30 ел " медален тапшырды. Чара сугышчы-интернационалистларга һәйкәл янында тантаналы митинг белән дәвам итте. Анда катнашучылар һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган Мәңгелек утка веноклар куйдылар, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International