ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанда тернәкләндерүнең техник чараларына 1 500 электрон сертификат рәсмиләштерелгән

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонды бүлеге тарафыннан бүгенгә реабилитацияләүнең техник чараларына (ТСР) гомуми суммасы 30 млн. сумнан артык тәшкил иткән 1 500 электрон сертификат рәсмиләштерелгән.

       Фондның электрон каталогында 740 җитештерүче һәм тәэмин итүчедән 6,9 меңнән артык тернәкләндерү эшләнмәсе күрсәтелгән. Анда техник чараларның бәяләрен, шулай ук түләү өчен электрон сертификатларны кабул итүче кибетләрнең адресларын табарга мөмкин. Исемлек һәрвакыт киңәя.

       Сертификатта аның ярдәмендә сатып алырга мөмкин  булган эшләнмәнең төре турында мәгълүмат бар. Бу ишетү аппараты, кресло-коляска, култык таягы, таяк –  гомумән, закон кысаларында  каралган теләсә кайсы  эшләнмә  булырга мөмкин. Сертификатта шулай ук аның гамәлдә булу вакыты турында да мәгълүмат язылган: хәзер ул 12 ай тәшкил итә, әмма бу вакыт инвалидлыгы булган кешене индивидуаль реабилитация программасы нигезендә  реабилитацияләү өчен күрсәтелгән сроктан артык була алмый.

       Сертификатта шулай ук аның ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган тернәкләндерү эшләнмәләренең саны һәм өстәмә акча кулланмыйча гына сертификат белән түләргә мөмкин булган техник реабилитацияләү чарасының максималь бәясе язылган.

        Электрон сертификат  гадәти банк картасы кебек үк  эшли:  сайлап алынган товар өчен шунда ук  сертификаттан файдаланып түләргә мөмкин. Сертификаттан эквайрингка тоташкан яки маркетплейсларда урнаштырылган офлайн-кибетләрдә яки сәүдә-сервис предприятиеләрендә дә файдаланырга була.

       Социаль фондның шәхси кабинетында яки Дәүләт хезмәтләре порталында  сертификатны рәсмиләштерергә, аны алырга һәм кирәкле тернәкләндерү чарасына заказ бирергә мөмкин.

       Электрон сертификат тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итүнең гамәлдәге ысулларын тулыландыра гына, димәк, моңа кадәр гамәлдә булган чаралар барысы да үз көчендә кала.


13
май, 2023 ел
шимбә

13 майда багаевка авыл җирлегенең мәдәни-ял итү учреждениеләре территориясендә чәчәкләр утырту буенча өмә узды.

Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре чәчәкләр утыртуга чыкты.


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы аңлата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр үз көченә керде

Балигъ булмаганнарга тәмәке, тәмәке тарту җайланмаларын, кальяннар, вайплар һәм алар өчен никотинлы сыеклыклар һ. б. саткан өчен штрафлар шактый арттырылган.

Балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясен саткан өчен штраф: вазифаи затлар өчен — 150 меңнән 300 мең сумга кадәр; юридик затлар өчен — 400 меңнән 600 меңгә кадәр тәшкил итәчәк.

Шулай ук балигъ булмаган баланы тәмәке тарту яки никотинлы продукция куллану процессына җәлеп иткән өчен штраф арттырылды (РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.23 маддәсе 1 өлеше).2) РФ Административ хокук бозулар кодексы рецептлы даруларны рецептсыз саткан өчен махсус состав белән тулыландырылган.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.4.2 маддәсенең 1.1 өлеше санкциясе җәзаны күздә тота: фармацевтлар өчен 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф яки 6 айдан бер елга кадәр дисквалификация;

ИП өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф.;

юридик затлар өчен 150 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф.

28.04.2023 елгы 175-ФЗ номерлы Закон 2023 елның 9 маеннан үз көченә керде.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча производствода бәхетсезлек очрагы турында җинаять эше кузгатылган

Кайбыч районы прокуратурасы «Автодор» ТК ҖЧҖдә хезмәтне саклау өлкәсендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде.

2023 нче елның  27 мартында Татарстан Республикасы Кайбыч районының Иске Чечкаб һәм Олы Кайбыч авыллары арасында урнашкан «Автодор» ҖЧҖ төзелеш һәм инертив материалларны саклау производство базасында йөк төяү эшләре башкарылуы ачыкланды.

7 метрдан артык биеклектәге вак ташлы - күл катнашмасы штабеленең өске өлешеннән вак ташлы - күл катнашмасы төшү нәтиҗәсендә биналарны һәм корылмаларны хезмәтләндерү буенча эшче тән җәрәхәтләре ала һәм   сәламәтлегенә авыр зыян китерә.

Прокуратура билгеләгәнчә, әлеге базада эшләр хезмәтне саклау өчен җаваплы вазифаи зат контроленнән һәм технологик картадан башка башкарыла, складка салына торган материалларны үз белдеге белән агызуга һәм әйләндерүгә каршы чаралар күрелми.

Бу факт буенча Кайбыч районы прокуратурасы тикшерү органнарына җинаять эзәрлекләү мәсьәләсен хәл итү өчен тикшерү материаллары җибәрә.

Аларны карау нәтиҗәләре буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Югары Ослан МРСОСЫ тарафыннан РФ ҖК 143 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (хезмәтне саклау таләпләрен бозу, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүгә китергән).

Җинаять эшен тикшерү барышы прокуратура контролендә.

 


9
май, 2023 ел
сишәмбе

9 майда Багай, Арыслан, Салтыган авылларының барлык торак пунктларында Бөек Ватан сугышының 78 еллыгына багышланган митинглар узды. Тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары һәм сугыш балалары чакырылган. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм җирле халык Җиңү көнен бәйрәм итүдә актив катнаштылар. Котлаулардан соң сугыш фронтларында һәлак булган якташлар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар куелды. Митинг тәмамлангач, барлык катнашучыларны солдат быткасы белән сыйладылар.


7
май, 2023 ел
якшәмбе

Өмә.

9 Май бәйрәме алдыннан өмә үткәрелде. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл территориясен җыештырырга чыктылар.


6
май, 2023 ел
шимбә

Татарстанда яшәүче 4,5 мең гаилә ана капиталыннан айлык түләү ала

Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала. Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган.

        Быелдан башлап айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып башкарыла. Иң мөһиме шунда , хәзер акча 3 яше тулмаган һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек әти-әниләр икенче балага гына акча ала алалар иде. Тагын бер үзгәреш акчаларны күчерү датасына кагыла. Июнь аеннан башлап, барлык гаиләләргә пособие бер көндә - һәр айның 5 нче числосында күчереләчәк. Бу көнне ата-аналар алдагы ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май ае пособиесе өчен кулланылачак- акча гаиләләргә 5 июньдә  күчәчәк.

       Исегезгә төшерәбез, түләүне рәсмиләштерү өчен гаиләләргә социаль фондка гариза бирергә кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, Социаль фонд сайтында, шулай ук  социаль фондның клиент хезмәтенә  килеп яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Айлык акча күләме регионда балалар өчен кабул ителгән яшәү минимумына тигез. Ана капиталыннан түләүләр гаиләгә бер елга билгеләнә, бу вакыт үтү белән сертификат хуҗасына түләүне озайту өчен социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм чарасын бердәм пособиегә өстәмә итеп тә алырга мөмкин.

Россия Социаль фондының территориаль органнары эшен камилләштерү: мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегендә Россия Социаль фонды идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә  фондның территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы узды. Чарада Социаль фонд идарәсе рәисе урынбасарлары һәм Совет әгъзалары - фондның 22 төбәк бүлеге идарәчеләре катнашты. Утырышта территориаль органнар арасында төбәкара дәрәҗәдә һәм регионнар эчендә үзара хезмәттәшлек итү ; фонд хезмәтләре күрсәтүнең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү, Социаль фонд органнары эшенең сыйфатын күтәрү һәм социаль хезмәтләр күрсәтү процессларына мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү буенча тәкъдимнәр каралды.

   «Төрле төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребезне кабул итү, безнең эшләнмәләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашу, аларга безнең проектларны, эш формаларын һәм ысулларын тәкъдир итү, Социаль Фонд үсешенең мөһим мәсьәләләрен бергә хәл итү - безнең өчен зур җаваплылык булды», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.Ул яңа төзелгән  Совет составына кертелде.

     Сергей Чирковның эш сәфәре программасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу да каралган иде. Очрашу барышында экспертлар фонд һәм хакимият органнарының социаль өлкәдә хезмәттәшлеге һәм гражданнарга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сергей Чирков һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Социаль фонды бүлегенең балалы гаиләләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә   социаль ярдәм чараларын күрсәтү эшенә югары бәя бирделәр.

      Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Пенсия һәм Социаль иминиятләштерү фондының территориаль органнары эшен камилләштерү Советы 2023 елның 23 мартында Фонд хезмәтләренең сыйфатын күтәрү буенча фондның барлык бүлекчәләренең оештыру структурасын һәм функциональ эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрне карау һәм әзерләү максатыннан оештырылды.


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Судка урманнарны законсыз кисү турында җинаять эше җибәрелгән

Кайбыч районы прокуроры «Кайбыч урманчылыгы»дәүләт казна учреждениесенең урман мастерына карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады.
Әлеге вазифаи зат РФ ҖК 260 маддәсенең 2 өлеше В һәм Г пунктларында каралган җинаять кылуда гаепләнә (үз хезмәт урыныннан файдаланып, зур күләмдә урман утыртуларны законсыз кисү).
Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның декабрендә гаепләнүче, «Кайбыч урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Берлибаш участок урманчылыгының урман массивында, вазифаи затның җинаятьчел гамәлләре турында хәбәрдар булмаган башка кеше белән берлектә, 12 яфрак токымлы агач кисеп алган.
Законга каршы гамәлләр белән дәүләткә 126178 сумлык зыян китерелгән.
Җинаять эше Кайбыч район судына карау өчен җибәрелгән.


29
апрель, 2023 ел
шимбә

Багай авыл җирлегендә өмә булып узды.

Бүген Багай авыл җирлеге территориясендә өмә үткәрелде, анда бюджет хезмәткәрләре катнашты. Өмә барышында урамнар чүп-чардан чистартылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International