ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда ел башыннан 18,4 мең гаилә торак шартларын ана капиталы хисабына яхшырткан

 

 

          2022 елда 18,4 меңнән артык гаилә Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга җибәргән. Бу ана капиталын файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе - ел башыннан барлыгы 65,2% гариза бирелгән.

         16,1 мең гаилә торак сатып алуга яки төзүгә алынган кредитның беренче кертемен ана капиталы белән түләгән яисә шул максатка алынган кредитны тулысынча ана капиталы хисабына каплаган. Тагын 2,3 мең гаилә торак шартларын кредит акчаларын җәлеп итмичә генә яхшырткан. Бу максатларга Пенсия фонды гаиләләргә 10 миллиард сум  акча күчергән, бу быел ана капиталы бирүгә юнәлтелгән барлык сумманың 95 %ын диярлек тәшкил итә.

          Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга сертификат алырга хокук биргән балага  өч яшь тулгач  сарыф итәргә мөмкин. Бары тик ипотека буенча  төп бурычны түләү яки беренче кертемне каплау гына  искәрмә булып тора. Бу очракта сертификат акчаларын бала тугач яки уллыкка алынгач ук тотарга рөхсәт ителә.

           "2020 елның апреленнән кредитка (ипотекага) торак сатып  алганда ана капиталын файдалану турындагы гаризаны турыдан-туры кредит рәсмиләштерелә торган банкта  тапшырырга мөмкин. Гаризаларны һәм кирәкле документларны банклар Пенсия фондының территориаль органнарына электрон элемтә каналлары буенча тапшыралар. Болай эшләү ана капиталы чараларыннан файдалануны тизләтергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы, ягулык картасын кулланып, төзелеш компаниясенең дизель ягулыгын урлаган Нурлат шәһәре кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплады

Кайбыч районы прокуратурасы «ИнвестКапитал» төзелеш компаниясе (алга таба - җәмгыять) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 59 яшьлек йөртүчесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Судта шул билгеле була, 2022 елның 18 августыннан 22 сентябренә кадәр Кайбыч районының Кошман авылы янында урнашкан «ТАИФ-НК АЗС» автозаправка станциясендә, аңа бирелгән «Татнефтепродукт» ягулык картасы хисабы аша ул җирле халыкның транспорт чараларын дизель ягулыгы белән тәэмин иткән дип билгеләнә, ә сатудан алынган акчаларны үз мәнфәгатьләренә кулланган.

Шулай итеп, гаепләнүче 450,7 литр күләмендә дизель ягулыгын урлаган һәм җәмгыятькә матди зыян китергән, гомуми суммасы 23 496 сум 10 тиен.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, матди зыянны тулысынча каплаган.

Суд аңа 10 мең сум күләмендә штраф салган.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

Социаль ярдәм чараларына хокукны билгеләгәндә, мобилизацияләнгәннәрнең керемнәре исәпкә алынмый

 

             Татарстан Пенсия фонды Бүлеккчәсе хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә мохтаҗлыкны бәяләү өчен исәпкә алынмый. Тиешле кагыйдәләр хөкүмәт карары белән расланган. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең кереме булмау да мохтаҗлыкны бәяләү  чорында гаиләсенә түләүләр билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тормый.

              Исегезгә төшерәбез, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына һәм авырлы хатын-кызларга айлык пособиеләр билгеләгәндә, мохтаҗлык критерийлары кулланыла.  Җан башына керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган уртача керемле гаиләләр әлеге төр түләүләрне алырга хокуклы. Пособие алу өчен ата-аналардан расланган хезмәт хакы яисә аның юклыгының объектив сәбәпләре күрсәтелгән белешмә сорала, гаилә мөлкәте билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.

             " Баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырган очракта, аның моңа кадәр алган хезмәт хаклары, премияләр, эшкуарлык кереме һәм башкалар хәзер мохтаҗлык исәпләгәндә исәпкә алынмый. Мобилизацияләнүченең хезмәт хакы булмау сәбәпле  гаиләгә пособие билгеләүне сорап язылган мөрәҗәгать кире кагылган булса, хәзер аның хатыны яңадан пособие сорап Пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. Исәп-хисап чорында керемнәр булмау сәбәпле түләүдән баш тарту турындагы карар чыгарылмаячак, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.            

               Хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыруларны раслый торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль тапшырыла. Пособие гаиләләргә 6 айга билгеләнә, ярты елдан соң Пенсия фондына яңа гариза бирергә кирәк.


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 16 ноябрендә 14 сәгатьтә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов һәм РФ Социаль иминият фондының ТР буенча дәүләт учреждениесенең 14 нче филиалы региональ бүлекчәсе Донченко Э. Н белән берлектә социаль яклау, мәгариф һәм сәламәтлек саклау органнары вәкилләре катнашында инвалидлар турында законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, балалар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә, башка сораулар буенча да  гражданнарны кабул итү булачак.


12
ноябрь, 2022 ел
шимбә

2022 елда Татарстан Пенсия фонды белгечләре Россия Пенсия фондының рәсми аккаунтларында 13 меңнән артык консультация биргән

       Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды белгечләре ел башыннан Бүлекчәнең ВКонтакте рәсми аккаунтында 13 меңнән артык консультация биргәннәр һәм Telegram-каналда меңгә якын мәкалә урнаштырганнар.

       Социаль яклау министрлыгыннан күчкән хезмәтләр -  8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие билгеләү һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына кагылышлы сораулар “Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды” бергәлегенә язылучылар арасында иң популяр мәсьәләләр булып кала: (9 меңнән артык консультация). Пенсия фонды компетенциясенә керүче башка мәсьәләләр, шул исәптән  ана капиталы һәм пенсия белән тәэмин итү буенча социаль челтәрләрдә 4 мең консультация бирелгән.

         Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Фонд тематикасы буенча мәгълүматны Telegram-каналдан да алырга мөмкин булуын искә төшерә: быел анда шулай ук  фондның https://t.me/pensionfond рәсми каналы булдырылды.

          Региональ яңалыклар https://t.me/PFRTATARbot каналында урнаштырыла, сорауларны PFRTATARbot   телеграм-ботка бирергә була.

          "Telegram-каналга язылып, гражданнар иң актуаль яңалыклар турында беренче булып белә, мөһим сорауларга оператив җаваплар, пенсия һәм социаль законнарга аңлатма, шулай ук иң дөрес мәгълүматны ала алачак. Бу  исә аларны тикшерелмәгән, ә чит тематик аккаунтларда урнаштырылган,  еш кына дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат алудан сакларга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда 4 мең гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие алды

 

          Быел Татарстан Пенсия фонды 4 мең гаиләгә бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие тапшырды. Түләүләрнең гомуми суммасы 78,5 млн сум тәшкил итә. Һәр балага 20 472,77 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган пособие эшләмәүче ата-анага, опекунга, уллыкка алучы яисә баланың тәрбиягә алган ата-анасына фонд тарафыннан билгеләнә. Пособие югары, урта яисә өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләренең көндезге бүлекләрендә укучыларга Пенсия фондыннан, эшләүче ата-анага эш урыны буенча  түләнә.

           Пособиене рәсмиләштерү өчен Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә гариза бирергә кирәк. Әгәр гаиләнең пособиегә хокукы барлыгы турында раслаучы барлык белешмәләр тиешле оешмалардан фондка керсә, түләү гариза буенча гына билгеләнәчәк.  Ниндидер мәгълүматлар җитмәгән очракта, түләүгә хокук бала туу турында таныклык һәм  ата яисә ананың эш урыныннан пособие элек билгеләнмәгән дигән белешмә белән раслана. Пенсия фонды линиясе буенча пособие алу өчен, гариза биргән вакытка ата-аналарның икесе дә эшләмәүче булырга тиеш.

           Гаризаны бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Пенсия фондында гаризалар ата-аналардан, оешмалардан документлар һәм кирәкле белешмәләр кергән көннән алып 10 эш көнендә карала. Аерым очракларда бу вакыт 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән очракта, акча 5 эш көнендә түләнә.

            Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан бала тугач бер тапкыр бирелә торган  пособие балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең башка чаралары белән бергә социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына тапшырылды.

Россия Пенсия фондының https://es.pfrf.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!


6
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

6 ноябрь Татарстан Республикасы Конституциясе көне!

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Һәр үткән көн хезмәт уңышларыннан канәгатьлек китерсен, ихлас аралашу шатлыгы, яңа белемнәр һәм тәҗрибә. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык,сәламәтлек, һәм иминлек телибез!


4
ноябрь, 2022 ел
җомга

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне! 

Бөек халык , ул бердәм халык! Без бергә булганда-без бөтен нәрсәдә көчле һәм дошманарга ил җиңелмәс, Россия халкы-ил өчен горурлык! Халык бердәмлеге көне белән барлык җир халкын бәйрәм белән котлыйбыз, ил халык фикере белән дан булсын, чөнки без барыбыз да бер максат белән бәйле! Ватаныбызны сәнгать һәм хезмәт белән данлыйбыз, чәчәк атсын һәм үстерсен, дөнья гаҗәпләнүдән туктамасын халык бердәмлеге. Бердәмлек белән яшибез!


29
октябрь, 2022 ел
шимбә

Автомобиль йөртүчеләр көне белән.

Һәр елны, октябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне, безнең илебездә транспорт хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтә.

өрмәтле автотранспорт хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шоферлар кулында. Алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә. Автомобиль транспорты хезмәткәрләре халык ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча авыр һәм мактаулы эш башкаралар. Шоферлар иртәдән-кичкә кадәр юлда. Юллар сезгә бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен. Исәнлек-иминлек, саулык-сәламәтлек юлдашчыгыз булсын! Сезгә бәхет, җан тынычлыгы телибез.


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәре мәгариф учреждениесендә хокук белеме буенча бердәм республика дәресендә катнашты

Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза полиция хезмәткәрләре белән берлектә Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән бердәм республика дәресендә катнашты.

Район прокуратурасы хезмәткәре әлеге хокукый агарту чарасы кысаларында укучылар алдында «хокукка каршы гамәлләр кылган өчен балигъ булмаганнарның җаваплылык төрләре» дигән темага чыгыш ясады.

Ул аларга хокук бозулар өчен җинаять, административ һәм гражданлык - хокукый җаваплылык, процессуаль хокуклар һәм бурычлар турында аңлатты, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Прокурор ярдәмчесе Сафина Р.З. лекция йомгаклары буенча укучылар белән әлеге тематикага танып белү викторинасын да үткәрде.

Кайбыч районы прокуратурасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International