Багай авылында Яшел урамында 300 000 сум күләмендә үзара салым акчасына шебка юлы төзелә башлады . Эшне " Кайбычагрохимсервис»ААҖ башкара.
Араслан авылында 260 000 сумлык үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелә башлады. Эшне шәхси эшмәкәр Абузаров А. Ф. башкара.
Бүген Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бәйрәмнең символы ромашка чәчәге. Бу бүләкне күп еллар бергә яшәгән, төрле вакыйгалар кичергән, әмма бернигә дә карамастан, мәхәббәт һәм тугрылык саклап кала алган гаиләләргә бүләкләү .
Аңа киләчәктә зур уңышлар телибез.
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.
Кабат исәпләү «Дәүләт социаль ярдәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды.
«Пенсияләр гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган өстәмә түләүләр белән бергә арттырылды. Пенсионерларның күпчелеге арткан түләүләрне май ае пенсияләре белән бергә алды. 1 июльгә кадәр кабат исәпләүләр тулысынча төгәлләнәчәк», - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләуләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында да алып барыла. Аны 72 мең эшләмәүче пенсионер алачак, аның күләме уртача 1,7 мең сум тәшкил итә.
* * *
2019 елга кадәр гамәлдә йөргән тәртип буенча пенсияләргэ өстәмә социаль түләүләр күләме үткәрелгән индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алып билгеләнә иде. Бу исә һәр яңа индексация нәтиҗәсендә пенсия яки айлык акчалата түләүләрнең күләме артуга пропорциональ рәвештә социаль өстәмә түләү күләменең кимүенә китерә иде. Нәтиҗәдә пенсионерның пенсия күләме яшәү минимумы югарылыгында сакланса да индексацияләнгәннән соң үзгәрешсез кала.
Законга кертелгән үзгәрешләр исә пенсионерларның пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәмнең кайбер башка төрләреннән торган керемнәрен социаль өстәмә түләү юлы белән башта яшәү минимумына кадәр җиткерүне, аннан сон гына индексацияләү юлы белән арттыруны күздә тота. Шулай итеп, индексацияләу нәтиҗәсендә арттыру пенсионерның яшәү минимумына бәйсез башкарыла һәм пенсиягә өстәмә түләү күләмен киметми.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә . Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.
Анда бинаны косметик ремонтлау мәсьәләләре каралды, бакча яны участогының һәм балалар уен мәйданчыгының торышын карады, гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп башкарылган эшләр турында фикер алыштылар .
Юбилей көнендә Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова Рәхмәт хаты тапшырып котлады һәм аңа бик күп җылы сүзләр әйтелде. Юбиляр кайгыртулары һәм игътибары өчен район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре Багай авыл җирлеге торак пунктларының территорияләрен чүп үләненнән чистартуга даими рәвештә чыгалар.
1941 елның 22 июнендә-Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе-Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне барысы да искә төшерәчәкләр һәлак булган, фашистлар тоткынында күмелгән, тылда ачлыктан һәм салкынлыктан үлүчеләр. Бу фаҗигале дата Ватаныбыз гражданнары хәтерендә мәңгегә калачак. Сугыш совет гражданнарының 27 миллионнан артык гомерен өзде. Илебезне һәм аның халкын саклап, һәлак булганнар истәлегенә миллионнарча кеше үз йортлары тәрәзәләрендә яндырылган шәмнәр куйдылар, һәлак булганнар мемориаллары янында туганнар каберләрендә, Хәтер шәмнәрен кабызу-ул Ватаныбыз өчен һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтү. Без ул кырыс елларда Ватаныбызны саклап, изге бурычларын үтәгәннәрнең барысына да кайгырабыз.