Кичә Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Багай балалар бакчасында һәм башлангыч мәктәптә булды. Анда бинаны косметик ремонтлау мәсьәләләре каралды, бакча яны участогының һәм балалар уен мәйданчыгының торышын карады, гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп башкарылган эшләр турында фикер алыштылар .