ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

70 меңңән артык татарстанлы  электрон хезмәт кенәгәсенә өстенлек  бирде.

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе агымдагы елның 31 декабренә кадәр эшләүче һәр хезмәткәр эш белән тәэмин итүчегә традицион кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсен  сайлавы турында гариза бирергә кирәклеген искә төшерә.

Хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып бару ысулы сайлау хокукына бары тик эшләүче гражданнар гына ия. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның сайлау хокуклары булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлекләре турында мәгълүмат бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.

Хезмәт кенәгәсен электрон вариантта алып баруның өстенлекле ягы шунда: хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән теләсә кайсы вакыт таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен күчереп алырга, бастырырга, электрон почта аша  дәүләт хезмәтләре яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан потенциаль  эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.

Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсен югалтып булмый, кенәгәнең кәгазь вариантын тутырганда очрый торган төгәлсезлекләр һәм хаталар җибәрелми.

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


17
октябрь, 2020 ел
шимбә

Шәхси цифрлы сертификатларны Россиянең 48 төбәгендә яшәүчеләр алачак. 2020 елда программалаштыру, цифрлы маркетинг, зур мәгълүматлар, маркетинг һәм цифрлы икътисадның башка компетенцияләре буенча курсларда илнең 48 төбәгеннән 33 000 россияле бушлай белем ала алачак. Дәүләттән персональ санлы сертификатларны бирү 15 октябрьдә «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының «санлы икътисад өчен кадрлар»федераль проекты кысаларында старт алды.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

16 октябрь - Бөтендөнья Икмәк көне!

Ипи- ипекәй  илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте,  безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми  .“Икмәк – һәр нәрсәгә баш” Икмәкнең урыны – өстәл түрендә. Ярма белән судан әзерләнгән көлчәләрне кыздырылган ташларда пешергәннәр. Беренче тапкыр чүпрәле икмәкне Мисырда ясарга өйрәнгәннәр. Шул вакытта ук аны туендыручы итеп, кояшка тиңләгәннәр.


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Багай авыл җирлеге халкы! 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды. Язылу декадасы кысаларында 2020 елның 1 октябреннән 11 октябренә кадәр «Кайбыч таңнары» һәм «Кайбыч таңнары» газеталарына ташламалы бәядән 712 сум 14 тиенгә язылырга өлгерегез.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезнең һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

Һәрберебезнең тормышта үз Укытучысы бар – зирәклеге, рухи юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньяны танып белергә ярдәм иткән, аны баерак иткән, киләчәкне төзергә өйрәткән укытучы.

Укучыларның язмышы, илнең иртәгәсе көне нәкъ менә Укытучыдан, аның һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатларыннан тора.

Бу искиткеч бәйрәм алдыннан сезнең хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез.

Үз гомеренең иң яхшы елларын мәгариф системасына биргән һәм лаеклы ялда булган кешеләргә дә баш иябез.

Балаларга биргән күңел җылысы сезгә сәламәтлек, бәхет һәм авылыбызның һәм Россиянең киләчәге хакына яңа игелекле гамәлләр өчен энергия булып кайтсын.


4
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

4 октябрь көнне Багай авыл җирлеге Олы Кайбыч авылында узган Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Анда халык әзерләгән авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителгән иде, район халкы товарны бик теләп сатып алды.


3
октябрь, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле эш бирүче!

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге Сезгә "2020 елда хезмәт мөнәсәбәтләрен һәм алар белән турыдан-туры бәйле башка мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында" 19.06.2020 ел, № 887 РФ Хөкүмәте Карары белән эш бирүче хезмәткәрнең хезмәт турындагы законнардагы үзгәрешләр турында электрон рәвештә хәбәр итү срогы, шулай ук эш бирүченең хезмәт кенәгәсен алып баруын дәвам итү яки эш бирүчегә тиешле гариза бирү юлы белән хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр бирү арасында сайлап алу хокукы («Россия Федерациясе Хезмәт кодексына хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны электрон рәвештә формалаштыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясындагы 1 өлешенең 4 пунктында билгеләнгән) - 2020 елның 31 октябренә кадәр озайтылды.

Шул ук вакытта хезмәткәр тарафыннан хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны алып бару ысулы турында гариза бирү хокукын гамәлгә ашыру срогы үзгәрмәгән: 2020 елның 31 декабренә кадәр.

Моннан тыш, СЗВ-ТД формасы буенча хисап СЗВ-ТД формасы буенча Хисап башка даими эшкә күчерү, теркәлгән зат тарафыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66 статьясы нигезендә хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итү турында гариза бирү яки иминләштерүче тарафыннан аңа хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр бирү турында гариза бирү очракларында тапшырыла.;

Теркәлгән затның эшкә кабул итү һәм эштән азат ителү очракларында СЗВ-ТД формасы буенча хисаплылык хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүне раслаучы тиешле боерык (күрсәтмәләр), башка карарлар һәм документлар басылган көннән соң килүче эш көненнән дә соңга калмыйча тапшырыла.

1. Хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге турында вакытында яки тулы булмаган яки дөрес булмаган мәгълүматларны тапшырмаган эш бирүче 2020 елның 1 апрелендәге 90-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.

Аның нигезендә административ хокук бозулар турындагы кодексның 15.33.2 статьясы яңа өлеше белән тулыландырылды, аның нигезендә вазыйфаи затка кисәтү яисә 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф яный.

2. Эш бирүче тарафыннан электрон документлар (хезмәткәрләр саны 25 һәм аннан да күбрәк булган очракта) формасындагы белешмәләр бирүгә куела торган таләпләрне бозган очракта, ул «мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу турында» 27 нче Федераль законның 17 статьясындагы 4 өлеше нигезендә җаваплылыкка тартылырга һәм 1000 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланылырга тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе

Өлкәннәр  көненә Багай авыл җирлегендә пенсионерларга он һәм шикәр комы тараттылар.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Багай авыл җирлеге пенсионерлары, сезне өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Күңелле булып калыгыз, якыннарыгыз белән булыгыз. Елларга игътибар итмәгез: алар-безнең байлыгыбыз. Сәламәтлек, шатлык, елмаюлар!


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән  гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.

3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле  түләүләрне сорап гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

Акча түләүне сорап язган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.

Гаризада гариза язучы һәм түләү тиешле баланың шәхси  мәгълуматларыннан тыш акча күчерелергә тиешле кредит оешмасының реквизитлары һәм гариза язучының счет номеры да күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Өстәмә документлар  соралмый.

3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге баларның опекуннары  яки попечителләр гаризаны күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән  мөрәҗәгать  итүченең  шәхесен һәм  опекунның вәкаләтен раслаучы докуметлар да кирәк булачак.

Тулырак мәгълуматны Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсенең контакт- үзәгендәге 8-800-600-0-357 телефоны буенча алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International