Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Багай авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
АРУ
Идарә итү органнары
Шәһәр төзелеше
Район тормышы
Дәуләт муниципаль хезмәт күрсәтүләре
Коррупциягә каршы эш
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Архив
Документлар
Башкарма комитет карары
Авыл Советы башлыгы карары
Совет карары
ХАЛЫК ҖЫЕНЫ КАРАРЫ
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Обратная связь
Бюджет
Авыл җирлекләре
Багай авыл җирлеге
11 гыйнвар көнне Кулабердино авылында Михаил Иван улы Куприянов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2025 елның 12 гыйнвары, якшәмбе
11 гыйнвар көнне Кулабердино авылында Михаил Иван улы Куприянов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей көнендә Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды, котлау сүзләренә Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да кушылды, юбилярга бик күп җылы сүзләр әйтелде. Юбиляр район җитәкчелегенең кайгыртучанлыгы һәм игътибарлыклары өчен эчкерсез рәхмәтен белдерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
гыйнвар, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент старт алды
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент старт алды 2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды. Анда катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла. Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә ай, әмма 12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле. 8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык түләгәндә, пособие иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә. 5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%- 6-12 ай түләгән очракта. 5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта. "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин. Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
16
гыйнвар, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан республика халкының иминият пенсияләре 7,6 %ка индексацияләнде
2026 елның 1 гыйнварыннан республика халкының иминият пенсияләре 7,6 %ка индексацияләнде 7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте. Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе 1 015 855 пенсионерга кагылды. Индексация ел саен автомат рәвештә, Социаль фонд органнарына гаризалар бирмичә генә уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул хәзер эшләүче пенсионерларны да колачлый. Аларның пенсияләре 2025 ел индексациясен исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып арттырыла. Мондый алым хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларның да пенсияләрен арттырырга мөмкинлек бирде. "Алар өчен иминият пенсиясен түләүнең аерым тәртибе гамәлдә. Эшләгән чорда теркәлгән, әмма исәпкә алынмаган барлык индексацияләр саклана һәм, пенсионер эштән туктаганнан соң, пенсия, барлык арттыруларны исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
1
октябрь, 2025 ел
Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты
Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты Өлкәннәр көненә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге өлкән буын аралашу үзәкләренең эшенә йомгак ясый. «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында булдырылган әлеге уникаль мәйданчыклар актив һәм бай тормышның чын учагына әверелде. Соңгы чорда бөтен Татарстан буенча 18 аралашу үзәгендә 430 мастер-класс, экскурсия һәм лекция узды, аларда 8 134 кеше булды. Бу статистика-проектның кирәклеген һәм уңышын исбатлау. Аралашу үзәкләре -үз-үзеңне тормышка ашыру, иҗат итү, сәламәтлекне ныгыту һәм тере аралашу өчен пространство ул. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала: спорт ярышларыннан һәм финанс грамоталылыгы дәресләреннән алып иҗади түгәрәкләргә һәм музейларга экскурсияләргә кадәр. Берничә айга бер тапкыр үткәрелә торган матурлык конкурсы кебек иҗади конкурслар аеруча популяр. Катнашучылар үз сәләтләрен визит карточкаларында, иҗади номерларда һәм эффектлы дефиледа күрсәтәләр. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин көмеш яшьтәге вәкилләрне бәйрәм белән котлый: "Чын күңелдән республиканың өлкән буынын котлыйм! Сезнең зирәклегегез, энергиягез һәм тормыш сөючәнлегегез – барысы өчен дә чын үрнәк. Аралашу үзәкләренең сезнең өчен яңа талантлар ачыла һәм чын дуслар табыла торган икенче йорт булуына без бик шат». Үзәкләрнең адреслары һәм эш режимы белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында Татарстан Республикасы кушымтасында танышырга була. Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
16
сентябрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге регионда яшәүче 43 меңнән артык кешегә озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп стаж туплаган өчен өстәмә акча түли
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге регионда яшәүче 43 меңнән артык кешегә озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп стаж туплаган өчен өстәмә акча түли Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләп, авыл җирендә яшәүче эшләмәүче пенсионерлар арттырылган пенсия алуга хокуклы. Мондый өстәмә түләү иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә автомат рәвештә билгеләнә һәм ниндидер белешмәләр бирүне таләп итми. Пенсионер соңрак шәһәргә күченгән очракта да авыл стажы өчен өстәмәләр саклана. 2025 елда Татарстан Республикасында озак вакытлы авыл стажлы 43 176 пенсионерга өстәмә түләү бирелә. Түләү күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә күрсәткечне кертеп исәпләгәндә, Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен пенсиянең уртача күләме 27 246,97 сум тәшкил итә. «Гомерләрен дистә еллар авыл җирендә эшләүгә багышлаган кешеләр аерым игътибар һәм хөрмәт казандылар. Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә билгеләү - аларга ярдәм итү һәм башлыча республикабызның нигезен формалаштырган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү чарасы ул», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Өстәмә түләүгә хокук авыл хуҗалыгында РФ Хөкүмәте раслаган вазыйфаларда эшләүчеләргә бирелә. Исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән, алар арасында агрономнар, тракторчылар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар бар. Санаганда эшләгән еллар гына түгел, яшь ярымга кадәр бала карау, чираттагы ял һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорлары да исәпкә алына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз