Кайбыч районы прокуратурасы күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрен инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин итүне таләп итә

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан гражданнарның ташламалы категорияләрен җир кишәрлекләре белән тәэмин итү, шулай ук бирелгән җир кишәрлекләрендә инженерлык инфраструктурасын формалаштыру буенча вәкаләтләрнең үтәлеше тикшерелде.

2023 елда өч һәм аннан да күбрәк баласы булган 31 күп балалы гаиләгә кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителмәгән җир кишәрлекләре бирелгәнлеге ачыкланды, аерым алганда, каты өслекле һәм җир кишәрлегенә алып баручы юл, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, газлаштыру.

Ачыкланган факт буенча район прокуратурасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында тәкъдим кертте.

Хокук бозуларны бетерү район прокуратурасы контролендә.

 Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир  кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International