Кайбыч районында суд исерек килеш машина йөрткән өчен җирле кешедән CHERY автомобилен тартып алды

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы 44 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд ир-атны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (транспорт чарасы белән идарә итү).

Судта 2023 елның 10 ноябрендә гаепләнүченең, исерек хәлдә, CHERY маркалы транспорт чарасы – автомобиль белән идарә итүе ачыкланган. Р. Гарәфетдинов урамы ягыннан Заречье урамы буенча хәрәкәт иткәндә Олы Кайбыч авылы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Махсус прибор ярдәмендә исереклек хәлен тикшергәннән соң, артык концентрациядә абсолют этил спирты булуы ачыкланган.

Медицина учреждениесендә  медицина тикшерүен узудан баш тарта.

Документларны тикшергәндә, элек ул исерек килеш машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылганлыгы ачыкланган.

Фигурант үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 180 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы билгели, ике елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итә. Транспорт чарасы конфискацияләнгән.

 

Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир кызы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International