Бүген Салтыган авылыннан ветераннар Советы рәисе Рушания Харуновна Камалова 60еллыгын билгеләп үтә!

2018 елның 21 июле, шимбә

Картаерга һич тә ашыкма! Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Сине олы бәйрәмең — 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Кадерле Рушания Харуновна!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International