Өлкәннәр көненә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге өлкән буын аралашу үзәкләренең эшенә йомгак ясый. «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында булдырылган әлеге уникаль мәйданчыклар актив һәм бай тормышның чын учагына әверелде.
Соңгы чорда бөтен Татарстан буенча 18 аралашу үзәгендә 430 мастер-класс, экскурсия һәм лекция узды, аларда 8 134 кеше булды. Бу статистика-проектның кирәклеген һәм уңышын исбатлау.
Аралашу үзәкләре -үз-үзеңне тормышка ашыру, иҗат итү, сәламәтлекне ныгыту һәм тере аралашу өчен пространство ул. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала: спорт ярышларыннан һәм финанс грамоталылыгы дәресләреннән алып иҗади түгәрәкләргә һәм музейларга экскурсияләргә кадәр.
Берничә айга бер тапкыр үткәрелә торган матурлык конкурсы кебек иҗади конкурслар аеруча популяр. Катнашучылар үз сәләтләрен визит карточкаларында, иҗади номерларда һәм эффектлы дефиледа күрсәтәләр. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин көмеш яшьтәге вәкилләрне бәйрәм белән котлый:
"Чын күңелдән республиканың өлкән буынын котлыйм! Сезнең зирәклегегез, энергиягез һәм тормыш сөючәнлегегез – барысы өчен дә чын үрнәк. Аралашу үзәкләренең сезнең өчен яңа талантлар ачыла һәм чын дуслар табыла торган икенче йорт булуына без бик шат».
Үзәкләрнең адреслары һәм эш режимы белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында Татарстан Республикасы кушымтасында танышырга була.
Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләп, авыл җирендә яшәүче эшләмәүче пенсионерлар арттырылган пенсия алуга хокуклы. Мондый өстәмә түләү иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә автомат рәвештә билгеләнә һәм ниндидер белешмәләр бирүне таләп итми. Пенсионер соңрак шәһәргә күченгән очракта да авыл стажы өчен өстәмәләр саклана.
2025 елда Татарстан Республикасында озак вакытлы авыл стажлы 43 176 пенсионерга өстәмә түләү бирелә.
Түләү күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә күрсәткечне кертеп исәпләгәндә, Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен пенсиянең уртача күләме 27 246,97 сум тәшкил итә.
«Гомерләрен дистә еллар авыл җирендә эшләүгә багышлаган кешеләр аерым игътибар һәм хөрмәт казандылар. Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә билгеләү - аларга ярдәм итү һәм башлыча республикабызның нигезен формалаштырган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү чарасы ул», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә түләүгә хокук авыл хуҗалыгында РФ Хөкүмәте раслаган вазыйфаларда эшләүчеләргә бирелә. Исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән, алар арасында агрономнар, тракторчылар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар бар. Санаганда эшләгән еллар гына түгел, яшь ярымга кадәр бала карау, чираттагы ял һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорлары да исәпкә алына.
Хөрмәтле Багай авыл җирлеге халкы!
Бүген, 09 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Багай мәдәният йортында Кайбыч районы прокуроры Игорь Николаевич Осипов гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүгә эләгергә теләүчеләр килә ала.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге натураль формада социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) алу формасын сайлау мөмкинлеге турында искә төшерә: бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары, дәвалану урынына барып җитү өчен түләүле шифаханәләрдә бушлай дәвалану һәм кире кайту. Инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаиләләре әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары федераль ташламалар исәбенә керә. Натураль формада НСУ ташламалы кешеләргә ай саен акчалата түләү билгеләгәндә (ЕДВ) бирелә, шул ук вакытта аларның акчалата чагылышта ташламалар рәсмиләштереп, алу формасын үзгәртү хокукы бар. 2025 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1 728,46 сум тәшкил итә.
2025 елның 1 сентябреннән көндезге уку формасында укучы студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе үзгәрәчәк, хәзер аны Россия Социаль фонды билгеләячәк. Моңа кадәр пособие күләме стипендиягә бәйле иде, хәзер ул хезмәткә сәләтле халыкның региональ яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итәчәк.
Пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен чорында түләнәчәк, кагыйдә буларак, ул 140 көн дәвам итә. Шулай итеп, Татарстан Республикасында аның күләме 76 673 сум тәшкил итәчәк.
"Йөклелек - һәр хатын-кыз иртәгәге көнгә ышаныч тоярга тиеш чор ул. Тотрыклы ярдәм бала көткән студентларга аеруча мөһим икәнен аңлыйбыз. Кануннардагы үзгәрешләр пособиене гаделрәк һәм сизелерлек итте. Хәзер студентлар төбәктәге тормыш бәясен реаль чагылдыра торган түләү алачак,” - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Йөклелек һәм бала табу буенча пособие хатын-кызларның башка категорияләренә дә билгеләнә:
Пособие билгеләү өчен гариза йөклелек һәм бала табу буенча ял тәмамланганнан соң ярты ел дәвамында рәсмиләштерелә. 1 сентябрьдән аны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең клиент хезмәтендә, дәүләт хезмәтләре аша яисә күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин.
Гариза биргәннән соң, 10 эш көне эчендә көндезге бүлектә укуны раслаучы документларны, шулай ук хезмәткә яраксызлык чорының дәвамлылыгы турында белешмәне шәхсән тапшырырга кирәк. Түләү йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен срогы өчен күчерелә.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәтләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).
Авыл җирлегендә мәгълүмат көннәре кысаларындахалыкбелән очрашубулды. Мондыйочрашуларавыл халкының проблемаларын хәл итәргә һәм киләчәккә планнар корырга ярдәм итә.
2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган бердәм пособие алган. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән.
Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә бер кешегә айлык керем регионда җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә, мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш.
Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена 7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.
"Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан
алып 10 эш көне эчендә кабул ителә ", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгәр сездә әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар калса, сез һәрвакыт - 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин
2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата.
Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда рәсмиләштерү системасы эшли. Социаль фонд системасына ЗАГСтан бала тууы турында мәгълүмат кергәннән соң, СНИЛС турындагы хәбәрнамә бала әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә.
“Әнинең Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаган яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелгән очракта, паспорт һәм баланың туу турында таныклыгы белән Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне үк биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турында хәбәрнамә алып булмаска мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
СНИЛС бала өчен кирәкле төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм төрле
социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрдән файдалану өчен кәгазь СНИЛС таләп ителми, электрон хәбәрнамә яки аның бастырып алыган күчермәсе дә җитә.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр, 8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай), СНИЛСны рәсмиләштерү һәм башка хезмәтләр белән бәйле сораулар буенча консультация ала алалар .
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге күрсәтә торган хезмәтләр турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була:
Татарстанда 3 яшькә кадәрге 7 752 баланың ата-аналары ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр ала. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге гаиләләргә 400 миллион сумнан артык акча күчерде.
Айлык түләү җан башына керем яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу - ата-аналарның хезмәт мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләрдән башка аена 30 146 сум. Айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2025 елда республикада яшәүчеләр өчен бу - 12 741 сум тәшкил итә.
"2025 елның июненнән балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер республика халкы ана капиталы чараларыннан тизрәк файдалана ала, гаризаны карау срогы ике тапкыр кыскартылды һәм документларны кабул иткәннән соң 5 эш көнен генә алып тора, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгәр айлык түләү алу турында гариза балага алты ай булганчы бирелгән булса, айлык түләү бала туган айдан гамәлгә ашырыла. Башка очракларда ул гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә.
Ана капиталы чаралары хисабыннан айлык түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәкләрдә дә һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Һәр балага аерым гариза бирелә. Гариза тапшырганда документлар бирергә кирәкми, фонд белгечләре барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.
Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне озайтуны сорап язылган гаризаны пособие билгеләнгән чорның соңгы аенда кабат бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алдагы ай өчен башкарыла һәм Татарстан Республикасында һәр айның 5 нче числосында түләнә. Түләү көне ял яки бәйрәм көненә туры килсә, акча алдагы көндә күчерелә.
8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фондының контакт-үзәгенә шалтыратып, ана капиталы чаралары белән эш итү турында өстәмә консультация алырга мөмкин.
2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни өченче баласын тапкан.
Өч бала тапкан хатын-кыз пенсиягә өч елга иртәрәк- 57 яшьтә чыга ала. Әгәр балалар дүртәү икән, пенсиягә чыгу хокукы дүрт елга алданрак - 56 яшьтә туа. Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан әни пенсиягә 50 яшьтә чыга ала.
Татарстанның күп балалы әниләре пенсиянең вакытыннан алда билгеләнүенә билгеле бер шартларны үтәгәндә генә исәп тота ала. Аларга кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Шул ук вакытта күп балалы ана баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләргә тиеш. Әлеге кагыйдә уллыкка алынган балаларны тәрбияләүче хатын-кызларга да кагыла.
Балаларны яшь ярымга кадәр карау вакытлары (әмма гомумән алганда 6 елдан артык түгел) иминият стажына кертелә. Шулай итеп, беренче баланы карау чорында елына -1,8, икенче баланы караган өчен - 3,6, ә өченче һәм дүртенче балаларны карау вакытына - 5,4 пенсия коэффициенты исәпләнә. Бала карау ялында булган еллар иминият стажына бары тик ялга китәр алдыннан яки декрет ялыннан соң ук иминият кертемнәре түләнгән эш чорлары булган очракта гына кертелә.
"Пенсия билгеләү турында гаризаны пенсиягә чыгу яшенә җиткәнче бер ай алдан күпфункцияле үзәккә яки клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында электрон вариантта бирергә мөмкин. Әниләр шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, стажны һәм пенсия коэффициентлары санын тикшерү өчен, шәхси счет өземтәсенә заказ да бирә алалар ", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия билгеләү мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга 8-800-100-00-01 телефоны буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (шалтырату бушлай) өстәмә консультация алырга мөмкин.