ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Багай авылында  Усанова Валентина Александровна вафат булды. Багай авыл җирлеге башкарма комитеты, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бассейнда коенып, хатын-кызлар бик күп уңай заряд алдылар һәм бассейнга даими йөриячәкне хәл иттеләр. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова транспорт белән әлеге файдалы чарага баруны тәэмин итәчәк, дип ышандырды.


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова Жиренкова Лидия Григорьевнаны өйләренә барып хәлләрен белеште,  ул көтелмәгән визитка бик шат иде,  сөйләшкәндә авыр сугыш еллары турында искә төшерде ничек инвалид балага исән калу өчен ачлыктан салкыннан көрәшергә туры килгән .


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Багай авылыннан Олег Клочковны , Руслан Кочарянны һәм Михаил Букаровны Россия армиясе сафларына озаттылар. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова ата-аналарга рәхмәт белдерде, ә армия сафларына алунычыларга лаеклы хезмәт итүләрен һәм туган авылларына әйләнеп кайтуларын теләде.
 


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Олы юбилее уңаеннан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рахматуллин исеменнән юбилярны Район Башлыгы урынбасары Рамис Хаялиев һәм Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова котлады. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм иминлек теләделәр, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Укучылар зур кызыксыну белән ВЛКСМ барлыкка килү тарихы, аның максатлары, бурычлары һәм данлы гамәлләр турында сөйләүне тыңладылар. Бәйрәмгә Иван Николаевич Чиклеев чакырылган иде, ул «Коммунизмга юл» колхозын партия оештыручы булып эшләде, үзенең Комсомол һәм партия билетларын күрсәтте, эшчәнлекләре турында сөйләде. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова элеккеге партия оешмалары турында сөйләде һәм кунакка актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Укучылар илебез тарихын белүләрен тулыландырдылар .


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Багай авылында тыл хезмәтчәне Усанова Александра Андреевна вафат булды. Багай авыл җирлеге башкарма комитеты, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Олы Кайбыч авылы администрациясе бинасында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды.  Анда хәрби хезмәткә чакырылучыларның гаиләләре: Зубринина, Дмитреевлар һәм Кочарян гаиләләре чакырылган иде.булачак солдатларга юлланган сүзләр яңгырады ә әти-әниләргә сабырлык һәм сәламәтлек теләделәр.Тантаналы чарадан соң барысы да «Рәйхан " кафесында чәй табынына чакырылды.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы акчасына Араслан авылында Кооперативная урамы буенча 270м вак таштан юл төзелә башланды.

 


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Багай һәм Араслан башлангыч мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары белән "Парламент, җәмгыять һәм мин" темасына парламент дәресләре үткәрелде, бу дәрестә депутатлар Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова Багай башлангыч мәктәбендә, Араслан башлангыч мәктәбендә Надежда Кучумова катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International