ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2020 ел
җомга

2020 елның 30 мартыннан башлап Пенсия фонды гражданнарны бары тик алдан язылу буенча, шулай ук сайт аша яки 8(84370) 2-10-74 телефон номеры буенча гына кабул итәчәк.

Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны Кайбыч районының клиент хезмәте телефоны 8(84370) 2-10-74 номеры буенча алырга мөмкин.

Пенсия фондына бару, мәсәлән, гариза бирү кирәк булган очракта, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  Бүлекчәсе Пенсия фонды сайты www.pfrf.ru шәхси кабинеты аша   җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.

Игътибар итегез, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәк!!!

  Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

      Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  Бүлекчәсе Пенсия фонды сайты www.pfrf.ru шәхси кабинеты аша  Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында искә төшерә.

Шулай ук, Пенсия фондына бару кирәк булган очракта, ПФР сайтының шәхси кабинеты аша алдан язылу сервисыннан  файдаланырга киңәш итәбез.

Моннан тыш, кирәкле консультацияне Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең контакт-үзәгенә 8 (843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Татарстан Республика Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Кайбыч районы (бүлек хокукындагы) клиентлар хезмәтенең кайнар линия телефоны 8 (84370) – 2-10-74.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Сезнең тырышлыгыгыз, белемегез, талантыгыз, мәдәниятегез аркасында аның иң яхшы күренешләрендә. Сезгә сәламәтлек, озак еллар иҗади озын гомер, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет, иминлек, мәхәббәт телим! Сезнең барлык уйларыгыз тормышка ашсын.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Короновирус турындагы нигезләмә нигезендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар сатып алу, волонтерлар тарафыннан коммуналь түләүләр башкарыла. Түләү өлкән кеше акчасы хисабына башкарыла. 
 Ялгыз өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны: 8(84370)2-10-93.
Шалтыратуларны кабул итү вакыты: эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.

23 март көнне Багай авылында тыл хезмәтчәне Волкова Елена Федор кызы вафат булды. Багай авыл җирлеге башкарма комитеты, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.

Россиядә беренче буларак  Россия Федерациясе  Пенсия фонды  Татарстан Бүлекчәсе эре кредит оешмасы  “Ак-барс  Банк” акционерлык җәмгыяте  белән Ана (гаилә) капиталы акчаларын кредит буенча төп бурычны түләүгә яисә беренче взнос  күчерергә гариза алу буенча  “Россия Пенсия фондының  Татарстан республикасы буенча Бүлекчәсе белән “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте арасында үзара  мәгълумат алмашу турында килешү төзеделәр.

         Әлеге килешү кысаларында Татарстандагы гаиләләр арасында аеруча киң татарлган юнәлеш - торак шартларын кредит акчасы хисабына яхшырту күпкә җиңеләйде.

         “Ана (гаилә) капиталын кредит буенча бурычны каплауга мөмкин кадәр тизрәк юнәлтү өчен тиешле гаризаны кредит алган банкта ук язарга була. Ягъни, Пенсия фондына һәм банк учреждениясенә аерым-аерым ике гариза язмыйча, гаилә, кредит рәсмиләштерә торган банкка мөрәҗәгать итеп, берьюлы кредит алуны да рәсмиләштерә, кредитны түләүгә, яисә беренче взносны кертүгә дә гариза яза,”- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

        Әлеге килешү Демография программасы кысаларында Һәм 2020 елның 1 мартында кабул ителгән Ана (гаилә) капиталы акчаларын куллануга кагылышлы сораулар буенча Россия Федерациясенең  кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы 35 номерлы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

24 март 2020 елда  Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән  башлап Татарстан Республикасы  буенча  Пенсия Фонды  Идарәчесенең урынбасары Елена  Горюнова пенсия фондына кагылышы  сораулары булган Кайбычлыларны  кабул  итәчәк. 

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры 2-10-74.


21
март, 2020 ел
шимбә

Бүген Багай авыл җирлеге территориясендә өмә үткәрелде, анда бюджет хезмәткәрләре катнашты. Өмә барышында урамнар чүп-чардан чистартылды.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Юбилей көнендә Кайбыч районы башлыгы исеменнән котлауны рәхмәт хатын, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев тапшырды шулай ук котлауларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова кушылды. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм иминлек теләделәр. Юбиляр район җитәкчелегенең кайгыртучанлыгы һәм игътибарлыклары өчен эчкерсез рәхмәтен белдерде.


14
март, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар,  I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе  нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.

Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында  расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

  •  өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза;
  •  хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы  күрсәтелгән гаризасы; 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән дә гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта бу эшне тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты төзелә.
  • өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек узәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә;
  • пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә.
  • өлкән яшьтәгеләрне караучының шәхесен раслаучы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе.
  • 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте.
  • белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмәсе;
  • караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан алынган белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ).

Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.

Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.

«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.

Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.

Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International