ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

WhatsApp Bot – сезнең ярдәмчегез

Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә?Ана капиталы турында нәрсәләр белергә кирәк?Пенсия белән тәэмин итүнең кайсы вариантын сайларга? Пенсия китерү турындагы гаризаны ничек тапшырырга? Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны «Пенсия фонды WhatsApp»ыннан табып була.

Россия Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсендә пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча шәхси ярдәмче булдыру юлын таптылар.Бот белән эшләү бик уңайлы:уз контактына  8-960-088-074 телефон номерын өстәгәннән сон, WhatsApp аша сез пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы  үзегезгә кирәкле материалны таба аласыз.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357)

Интернет-ресурслар www.pfrf.ruvk_logo_small_blue , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

facebook        www.facebook.com/pfrrt,

5761ba6c7938615555c037d1        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

  20150213095025!Одноклассники  www.ok.ru/group/58408636907571

   Описание: image-27-08-20-10-34https://t.me/PFRTATARbot Описание: 5761ba6c7938615555c037d1Описание: 5761ba6c7938615555c037d1

  8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com

 


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне! 

Бөек халык , ул бердәм халык! Без бергә булганда-без бөтен нәрсәдә көчле һәм дошманарга ил җиңелмәс, Россия халкы-ил өчен горурлык! Халык бердәмлеге көне белән барлык җир халкын бәйрәм белән котлыйбыз, ил халык фикере белән дан булсын, чөнки без барыбыз да бер максат белән бәйле! Ватаныбызны сәнгать һәм хезмәт белән данлыйбыз, чәчәк атсын һәм үстерсен, дөнья гаҗәпләнүдән туктамасын халык бердәмлеге. Бердәмлек белән яшибез!


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Россия армиясе сафларыннан әйләнеп кайтты.

“Интернет азбукасы” дигән укыту модуле пенсионерларга мөстәкыйль рәвештә эшләргә ярдәм итәчәк.


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Республика конкурсы "Вверх!"


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

COVID-19 белән авыручылар белән  эшләүче медицина хезмәткәрләренең стажы ике тапкыр арттырып исәпләнәчәк.

Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле  пациентларга  ярдәм күрсәтүче  медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен  ике тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә. Бу хакта медицина хезмәткәрләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Медицина хезмәткәрләренең ташламалы иминият стажы шәхси (персонифициальләшкән) исәп мәгълүматлары нигезендә раслана. Шәхси исәп  документларына үзгәреш керткәнче билгеләнгән тәртиптә эш белән тәэмин итүче биргән документлар буенча исәпләнелә.

Исегезгә төшерәбез, авыл җирендә 25 ел, шәһәрдә 30 ел эшләп махсус стаж туплаган медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия.  Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу вакыты махсус хезмәт стажы тулган һәм пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүне  кичектерү чорыннан чыгып исәпләнелә.

2020 елда  кичектереп тору чоры ел ярым тәшкил итә. Бу исә махсус стаж 2020 елда  тулган очракта,  пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү чоры  бер ел ярымга, 2021 елда тулса – өч елга,  2022 елда тулган очракта  дүрт елга кичектерелә дигәнне аңлата. 2023 елда һәм аннан соңгы чорда махсус  ташламалы стаж туплаучылар өчен кичектереп тору чоры биш ел тәшкил итәчәк.

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com

70 меңңән артык татарстанлы  электрон хезмәт кенәгәсенә өстенлек  бирде.

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе агымдагы елның 31 декабренә кадәр эшләүче һәр хезмәткәр эш белән тәэмин итүчегә традицион кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсен  сайлавы турында гариза бирергә кирәклеген искә төшерә.

Хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып бару ысулы сайлау хокукына бары тик эшләүче гражданнар гына ия. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның сайлау хокуклары булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлекләре турында мәгълүмат бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.

Хезмәт кенәгәсен электрон вариантта алып баруның өстенлекле ягы шунда: хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән теләсә кайсы вакыт таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен күчереп алырга, бастырырга, электрон почта аша  дәүләт хезмәтләре яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан потенциаль  эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.

Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсен югалтып булмый, кенәгәнең кәгазь вариантын тутырганда очрый торган төгәлсезлекләр һәм хаталар җибәрелми.

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


17
октябрь, 2020 ел
шимбә

Шәхси цифрлы сертификатларны Россиянең 48 төбәгендә яшәүчеләр алачак. 2020 елда программалаштыру, цифрлы маркетинг, зур мәгълүматлар, маркетинг һәм цифрлы икътисадның башка компетенцияләре буенча курсларда илнең 48 төбәгеннән 33 000 россияле бушлай белем ала алачак. Дәүләттән персональ санлы сертификатларны бирү 15 октябрьдә «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының «санлы икътисад өчен кадрлар»федераль проекты кысаларында старт алды.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

16 октябрь - Бөтендөнья Икмәк көне!

Ипи- ипекәй  илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте,  безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми  .“Икмәк – һәр нәрсәгә баш” Икмәкнең урыны – өстәл түрендә. Ярма белән судан әзерләнгән көлчәләрне кыздырылган ташларда пешергәннәр. Беренче тапкыр чүпрәле икмәкне Мисырда ясарга өйрәнгәннәр. Шул вакытта ук аны туендыручы итеп, кояшка тиңләгәннәр.


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Багай авыл җирлеге халкы! 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды. Язылу декадасы кысаларында 2020 елның 1 октябреннән 11 октябренә кадәр «Кайбыч таңнары» һәм «Кайбыч таңнары» газеталарына ташламалы бәядән 712 сум 14 тиенгә язылырга өлгерегез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International