"Мир» картасына күчү Россия Банкы тарафыннан 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылды.
Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Банкы, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, пенсияләрне һәм «Мир» Милли түләү системасы карталарына мәҗбүри күчерү һәм башка социаль түләүләрне 2021 елның 1 июленә кадәр озайтты.
Исегезгә төшерәбез, бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла.
Бу таләп почта элемтәсе бүлекләре аша, пенсияләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша, кредит оешмаларында счетларга (кертемгә), ягъни банк картасыннан башка түләүләргә кагылмый. Алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге кебек үк схема буенча биреләчәк.
ПФРга счетның яңа реквизитларын РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында «гражданинның Шәхси кабинеты» аша, шулай ук КФҮ яки ПФР территориаль органында гариза биреп, пенсияне электрон рәвештә китерү ысулын сайлау яки аны үзгәртү аша тапшырырга мөмкин.
Багай авылында Владимир һәм Алёна Козловлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга, уллары туды.
Бу матур көндә сезне котлыйбыз. Гаиләгезгә муллык, иминлек, бәхет һәм татулык телибез. Малай игелекле, акыллы, эш сөючән, сабыр һәм ярдәмчел булып үссен. Уллыгыз туу белән!
МЧС кисәтә!
2020 елның 20 декабрендә 18 сәгатьтән 21 декабрь 18 сәгатькә кадәр
Казан Буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез.
Көндез һәм кич урыны белән бераз кар, юеш кар, бозлавык.
Аерым районнарда томан.
Җил көньяктан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә -18..-20, аязган вакытта -23,иртән -13кә кадәр күтәрелгән..-15˚.
Көндез максималь һава температурасы -8..-10˚.
Юлларда бозлавык.
Татарстанда яшәүче гаиләләр бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүне ала башлады
Президент Указы нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда яшәүче 8 яше тулмаган 380 мең бала 5 әр мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Әлеге акча 2012 елның 18 декабре белән 2021 елның 31 марты аралыгында туган балаларга бирелә. Яңа төр түләү автомат рәвештә, балаларга моңа кадәр түләнгән 5 һәм 10 мең сум акчаны алуга язылган гаризаларга нигезләнеп билгеләнә. Бары 2020 елның 1 июленнән балалары туган, счет реквизитлары үзгәргән һәм 3 яшькә кадәрге яисә 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акчалата түләүгә мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр генә гариза язарга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Республикада Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә яңа төр түләүгә гаризалар кабул итү эше оештырылды.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
![]()
![]()
8-960-088-30-74
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Пенсия фонды балаларга 5әр мең сум акча түләячәк
Президент Указы буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе гаиләдәге 7 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы (7 яшь тулганнарын да кертеп) исәбеннән балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 5 әр мең сум акча түләячәк. Әлеге төр түләү 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә.
Бу түләүнең үзенчәлеге шунда: акча “социаль казначылык принцибы” буенча түләнәчәк – Пенсия фонды, гаиләләрдән агымдагы елның яз һәм җәй айларында алган гаризаларга нигезләнеп, акчаны исәпли һәм күчерә. Димәк, гаиләләргә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Шулай итеп, быел 3 яшькә кадәрге балалрга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 1 тапкыр бирелгән акчаны алган гаиләләргә өстәмә түләү автомат рәвештә декабрьдә түләнәчәк.
Гаиләдә 1 июльдән соң бала туган булса яисә әти-әниләр ел дәвамында Пенсия фондына түләгән акчаларны сорап гариза белән мөрәҗәгать итмәгән очракта гына гариза язарга кирәк. Гаризада акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтү зарур. Гариза белән мөрәҗәгать итү өчен әле 3 ай вакыт бар – гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Моңа кадәр балаларга түләү алган ата-ананың банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза языла.
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге түләү турында аңлатмалар һәм аңа кагылышлы еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның июлендә Пенсия фонды гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга тиешле түләүне шул юл белән күчерде. Ул тулысынча әти-әниләр катнашыннан башка рәсмиләштерелде һәм Россиядә чагыштырмача кыска вакыт аралыгында шактый зур масштабта үткән беренче проактив чара булды.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
![]()
![]()
8-960-088-30-74
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Белдерү!
Хөрмәтле Багай авыл җирлегендә яшәүчеләр!!!
Гадәттәгечә шәхси йортлар арасында иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителә
Конкурста катнашу өчен мәҗбүри булып тора
1. Яктылык
2. Кар сыннары
3. Чыршы
Комиссия 24-25 декабрьдә чыгарга планлаштыра, ә нәтиҗәләр 28 декабрьдә игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата бүләкләр көтә.
1 урын-5 мең сум
2 урын-3 мең сум
3 урын-1 мең сум
12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне.
Россия Федерациясе Конституциясе көне-илебезнең төп дәүләт бәйрәме. РФ Конституциясе-данлы үткәне һәм Бөек киләчәге булган дәүләтнең төп законы. Ул илебезнең көчен һәм бәйсезлеген символлаштыра.
Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде, нәкъ менә шуңа күрә дә бу дата дәүләт бәйрәменә әверелде. Бу документ Россия гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен, илнең бәйсезлеген һәм бөтенлеген, ата-бабаларыбызның мирасын саклап калуны гарантияли.
Быел, төп закон кабул ителгәннән соң, беренче тапкыр, аңа бик күп төзәтмәләр кертелде, алар әлеге документны заманча таләпләргә туры килә торган итеп эшләделәр. Алар илнең дәүләт суверенитетын ныгыттылар, дәүләт идарәсен тагын да камилләштерергә ярдәм иттеләр, социаль гарантияләр көчәйтте, безнең традицияләргә һәм гаилә кыйммәтләренә тугры булуыбызны расладылар.
Пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтында расла.
Хәзер пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша раслап була. Моның өчен Пенсия фондына барырга кирәкми. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе хәбәр итә.
Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен закон нигезендә түбәндәге ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары каралган:
-салым ташламалары;
-ел саен уза торган диспансеризациягә бәйле ташламалар;
-хезмәт мәшгульлеген гарантияләүнең өстәмә ташламалары.
Әлеге ташламалардан Пенсия яше алды статусын белешмә нигезендә раслаган гражданнар гына файдаланап ала.
Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итеп, үзеңнең пенсия яше алды статусына ия булу-булмавыңны ачыклау – иң уңайлы һәм җайлы ысул.
Монын өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы исәп язмасы логины һәм пароль ярдәмендә шәхси кабинетка керергә, “Пенсияләр” бүлегендә “Гражданнарның пенсия яше алды категориясенә караганлыгы турында белешмә соратырга” дигән бүлекчәсен билгеләргә, аннан соң мәгълүмат җибәрелергә тиешле органны сайларга кирәк. Ул Россия Федраль салым хезмәте, халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү өлкәсендә Россия Федерациясен дәүләт власте органы яисә эш бирүче булырга мөмкин. Әзер белешмәне электрон поча буенча алып, саклап, чыгартып алып, шулай ук “Мөрәҗәгатьләр тарихы”на кереп карап була.
Белешмәләрне шулай ук күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Илдәге эпидемиологик хәлнең тотрыксыз булуы сәбәпле, Пенсия фондында гражданнар Татарстан Пенсия фондының 8-800-600-0-357 номеры буенча алдан язылып кую юлы белән яисә Пенсия фонды сайты аша кабул ителә.
-Пенсия алды яше статусын раслаучы белешмә алу өчен Пенсия фондына килеп йорергә кирәкми. Кирәкле барлык мәгълүматлар СМЭВ каналлары буенча электрон рәвештә социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелә, - дип аңлатып үтте Россия Пенсия фондының Татартсан Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. - Пенсия алды яшендәгеләргә ташлама алу хокукы бирүче документны кулга алу мәҗбүри түгел, сезгә бары ташлама бирә торган ведомствога гариза белән мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.
1964-1966 елларда туган хатын-кызлар һәм 1959 – 1961 елларда туган ир-атлар пенсия алды яшенә 2019 елда җитәләр һәм ташламалардан файдалана алалар.
1968 елда туган һәм аннан яшьрәк хатын-кызлар, 1963 елгы һәм аннан соңрак туган ир-атлар пенсия алды яшенә 55 һәм 60 яшьтә, ягъни 2023 елда җитәчәк. Күпчелек очракта пенсия алды яше яңача пенсия яшеннән 5 ел алда исәпләнә. Булачак пенсионер вакытыннан алда пенсиягщ чыгу хокукына ия булган ташламалы категориягә караган очракта пенсия алды яше һәм ташламалардан файдалану хокукы да пенсияне алдан билгеләү вакытыннан 5 ел алда бирелә.
Шуны исегездән чыгармагыз, Пенсия фонды пенсия алды статусын раслый гына. Ә ташлама алу өчен профильле ведомстволарга – социаль яклау органнарына, мәшгульлек үзәгенә, салым хезмәтенә һәм башка оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
pressa.pfr@gmail.com
Ана капиталыннан ай саен түләү алучы гаиләләр өчен
Ана капиталыннан гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә айлык түләүләрне билгеләү 2021 елның 1 мартына кадәр озынайтыла. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге төр түләү балага бер яшь, ике яшь һәм өч яшь тулгач билгеләнү сәбәпле, гамәлдә кагыйдә кысаларында гариза һәм керемнәр турындагы белешмә дә өч тапкыр тапшырылырга тиеш. Яңа Закон буенча әлеге тәртип вакытлыча үзгәртелә, түләүләр гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә билгеләнә. Контактлар бүлеге Пенсия фондының территориаль органнары хезмәткәрләре гаиләләр белән элемтәгә керә һәм ана капиталы акчасы хисабыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләү хакынла акт төзелә.
“2020 елның июненнән айлык түләүләрне рәсмиләштергәндә керемнәрне исәпләү тәртибенә дә үзгәрешләр кертелде: элеккечә керемнәр турында мәгълумат 12 ай өчен бирелә, әмма әлеге вакыт гариза биргәнчегә кадәр 6 ай элегрәк исәпләнә башлый”,- дип искәртә Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Татарстанда айлык түләү 9373 мең сум тәшкил итә. Даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәү түбәндәге категориягә караган гражданнар ана капиталы хисабына ай саен акча алу хокукына ия булалар:
Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Пенсия фонды сайтындагы www.pfr.gov.ru шәхси кабинетта яисә www.gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук алдан язылып куеп Пенсия фондына яисә күп функцияле үзәккә барып тапшырырга мөмкин.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357
Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
8-960-088-30-74
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның "Бердәм Россия" партиясенең туган көне белән котлавы.
Хөрмәтле коллегалар, фикердәшләр! «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. «Бердәм РОССИЯ» Татарстанның һәм бөтен Россиянең икътисадый һәм социаль тотрыклылыгын ныгытуга карата кешеләрнең бердәмлеге символы булды. Илнең бердәмлеген һәм бөтенлеген саклап калу, дәүләт тарафыннан кешеләр алдында үз бурычларын үтәүне тәэмин итү-партия программасы нигезләре. Кешеләр ярдәме белән, актив һәм гадел эшебез нәтиҗәсендә, без уйланылган эшләрне тормышка ашырырбыз дип ышанабыз. Сезгә чын күңелдән партия һәм һөнәри эшчәнлегегездә иҗади уңышлар, бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм кече Ватаныбызның - Кайбыч районының чәчәк атуы өчен яңа җиңүләр телим!