ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Ана капиталы исәбеннән айлык акчалата түләүләрне ничек алырга.

Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия.  Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе искә төшерә. Шул ук вакытта ананың һәм гаиләдәге икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы зарур. Гаиләдә бер кешегә керем күләме регионда узган елның икенче кварталында кабул ителгән хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы ике тапкырга артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда ул  20588 сум тәшкил итә.

Бер айда регионда балалар өчен узган елның икенче кварталында кабул ителгән яшәү минимум күләмендә акча түләнә. Татарстанда әлеге сумма 9719 сумга тигез.

Түләү алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән  эшләү хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә кабул ителә, электрон вариантны  Пенсия фонды сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре порталында тапшырыла. Гариза белән бала туганнан соң өч ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Шунысы мөһим – түләү башта бер елга гына билгеләнә. Гаилә алга таба да  ана капиталы исәбеннән  айлык түләү алырга  планлаштырган очракта кабат гариза белән мөрәҗәгать  итергә кирәк була.

 Гаилә түләү сорап туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать  итсә,  түләү бала туган көннән билгеләнә. Бала туганнан соң мөрәҗәгать иткәнгә кадәр узган айлар өчен тиешле сумма ананың исәп счетына күчерелә.Гариза балага 6 ай тулганнан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткан көннән исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез, узган елда балалы гаиләләргә тиешле социаль ярдәм  күләме  сизелерлек арттырылды. Президент Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы программасы 2026 ел ахырына кадәр озынайтылды, аның күләме артты, хәзер беренче балалары туган яисә уллыкка бала алган гаиләләр дә ана капиталы алу хокукына ия.

Президент юлламасы буенча ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел ул беренче бала өчен  17 мең сумга артты һәм 483882 сум тәшкил итте. Икенче бала өчен арту 23 мең сум тәшкил итә, беренче бала өчен сертификат алмаган гаиләләр хәзер 639432 сум акча алалар.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификаты проактив рәвештә бирелә башланды. Хәзер сертификат бала туганнан соң автомат рәвештә рәсмиләштерелә, моның өчен ананың гариза язуы соралмый. Ана капиталы алуга хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына гражданлык һәм актларын теркәү хезмәте дәүләт реестрыннан килә. Сертификат  ясалу хакында мәгълүмат Пенсия фондының мәгълүматлар системасында билгеләнә һәм ананың дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Ана капиталына электрон сертификатның кәгазьдәге сертификатка караганда өстенлекле яклары шактый: аны югалтып яисә бозып булмый, димәк, сертификатны кабат ясатуга вакыт сарыф ителми; сертификат хуҗасы андагы мәгълүматлар белән шәхси кабинетта теләсә кайсы вакытта таныша ала.

Бүгенге көндә республикада 40 меңңән артык сертификат проактив режимда бирелде, ягъни аларны сертификат алу хокукы булучылар гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә алды. Шуларның 25300е – 2020 елда, ә 15000 сертификат 2021 елның 6 аенда рәсмиләштерелгән.

Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге    8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта

     Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе узган елда иминият взнослары күчерелеп барылган 256 мең пенсионерның пенсияләрен гариза кабул итмичә генә кабат исәпләде.

      Пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка арттырыла торган гадәти индексациядән аермалы буларак, әлеге кабат исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсиягә зуррак сумма өстәлә. Шулай да, кабат исәпләү барышында пенсиянең максималь артуы 2020 ел бәясеннән чыгып исәпләнгән 3 пенсия коэффициенты, ягъни 279 сум белән чикләнә. (2020 ел коэффициенты бәясе хезмәт эшчәнлеге агымдагы 2020 елда туктатылган очракта алына).

      Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсион тупланмалары исәбеннән түләнелүче тупланма пенсия, ашыгыч пенсион түләү һәм берьюлы бирелүче түләү күләме дә арта. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләү фактына караганда (эш бирүчеләрнең пенсион тупланмага күчерә торган акчалары хәзерге вакытта иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлдерелә) идарәчел компанияләрнең акчаларны инвестицияләве нәтиҗәләренә күбрәк бәйле.

      Пенсияләрне кабат  исәпләү 1748 пенсионерга, ашыгыч түләү алучы 1022 һәм тупланма пенсия алучы 1470 пенсионерга кагыла. Аларның айлык түләүләре 2020 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректировка коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланма пенсия өчен ул 9,1 %, пенсия тупланмаларын софинанслау дәүләт программасында катнашучылар алачак ашыгыч пенсион түләүләр өчен 7,9 % тәшкил итәчәк.

Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге   8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

2 август көнне Багай авылында яшәүче Анна Александр кызы Груздева 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилей көнендә Кайбыч районы башлыгы Альберт Рахматуллин исеменнән котлауны, рәхмәт хатын,  Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев тапшырды, шулай ук котлауларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова кушылды . Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм иминлек теләделәр. Юбиляр район җитәкчелегенең кайгыртучанлыгы һәм игътибарлыклары өчен әчкерсез рәхмәтен белдерде.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы сугышчан утлы корал сату һәм сатып алу турындагы мәгълүматны үз эченә алган сайтларга рөхсәтсез керүне чикләүне таләп итә

Кайбыч районы прокуратурасы, «Интернет» челтәре сайтларында урнаштырылган мәгълүмат мониторингы нәтиҗәсендә, тиешле рөхсәттән (лицензиядән) һәм нинди дә булса документлардан башка, хәрби ату коралын сату һәм алу турында белешмәләре булган 2 Интернет-битне ачыклады.

Хәрби ату коралын тиешле рөхсәтеннән (лицензиядән) башка сату һәм сатып алу турындагы мәгълүматка ирекле керү «Корал турында» Федераль законда каралган чикләүләргә каршы килә һәм чикләнмәгән затлар даирәсенең, шул исәптән балигъ булмаган балаларның хокукларын бозу өчен шартлар тудыра, шулай ук террорлык актларын һәм башка җинаятьләрне кылу, шул исәптән мәгариф һәм башка оешмаларда, кешеләр җыелган урыннарда кылу сәбәбе булырга мөмкин.

Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан район судына «Интернет» челтәрендә Россия Федерациясе территориясендә тарату тыелган мәгълүматны тану турында ике административ дәгъва гаризасы җибәрелде.

Прокуратура гаризалары карау стадиясендә.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Кайбыч районы прокуратурасы салымнар буенча бурычлары булган авыл хуҗалыгы предприятиесе милкен кулга алуны санкцияләгән

  Кайбыч районы прокуратурасы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе белән берлектә, оешмалар тарафыннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләү бурычларын үтәү өлешендә, салым законнары таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде.

РФ Салым кодексының 77 статьясы нигезендә, салым органнары салым түләтү өчен салым түләүче милкенә арест салырга мөмкин, ул бары тик прокурор санкциясеннән (рөхсәтеннән) генә башкарыла.

Кулга алу салым түләүченең милек хокукын вакытлыча чикләү һәм салым йөкләмәләрен тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмы булып тора. Мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны түләгәндә милекне кулга алу төшерелә.

Тикшерү күрсәткәнчә, җаваплылыгы чикләнгән «Дубрава» агрофирмасы ширкәтендә 1369 мең сумнан артык суммага салымнар (шул исәптән штрафлар һәм пенялар буенча) буенча бурыч бар.

Салым йөкләмәләрен тәэмин итү максатларында район прокуратурасы салым органының предприятие милкенә арест салу турындагы карарын санкцияләгән.

Милекне кулга алу, аны тормышка ашыру һәм салым бурычларын түләү Кайбыч районы прокуратурасы контролендә тора.

Кайбыч районы прокуратурасы


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

 26 июль көнне Салтыган авылында Мадина Нурулла  кызы Гильманова 90 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Юбилей көнендә Кайбыч районы башлыгы исеменнән котлауны рәхмәт хатын,  Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев Россия Федерациясе Президентының котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырды шулай ук котлауларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова кушылды, шулай ук Багай авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Рушания Камалова да кушылды шул көнне алар Флюра Гыйниятулла кызы Мухтарова 80яшлек,  һәм Сәвия Шамил кызы Мусинаны 60яшьлек юбилее белән котладылар . Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм иминлек теләделәр. Юбиляр район җитәкчелегенең кайгыртучанлыгы һәм игътибарлыклары өчен әчкерсез рәхмәтен белдерде.


20
июль, 2021 ел
сишәмбе

20 июльдә дини бәйрәмнәрнең иң олысы, мәртәбәле, нурлы, затлысы Корбан бәйрәме билгеләп үтелә.

Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!

 


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

        1 июльдән барлык социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына гына күчереләчәк

2011 елның 27 июнендә кабул ителгән 161 номерлы “Милли түләү системасы трурында”гы Федераль законның 30.5 маддәсе 5.3 пункты яктылыгында 2021 елның 1 июленнән барлык социаль түләүләр милли “Мир” түләү системасы карталарына гына күчереләчәк.

 Исегезгә төшерәбез, әлеге таләп пенсия һәм башка социаль түләүләрне башка түләү системасы банк карталары счетлары аша алучыларга гына кагыла.

Пенсияләрен почта элемтәсе бүлекчәләре һәм пенсия китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар, кредит оешмалары счетлары аша алучыларга, ягъни банк карталарын кулланмаучыларга түләүләр үзгәрешләрсез, моңа кадәр булган схема буенча китереләчәк.

Банк реквизитлары үзгәргән очракта счет үзгәрү хакында Дәүләт хезмәтләре, Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фонды органнарына килеп хәбәр итәргә кирәк. Пенсия алу көне үзгәрми.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге   8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

Кайбыч районы прокуратурасы салымнар буенча бурычлары булган предприятие милкен кулга алуны санкцияләгән


Кайбыч районы прокуратурасы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе белән берлектә, оешмалар тарафыннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләү бурычларын үтәү өлешендә, салым законнары таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде.
РФ Салым кодексының 77 статьясы нигезендә, салым органнары салым түләтү өчен салым түләүче милкенә арест салырга мөмкин, ул бары тик прокурор санкциясеннән (рөхсәтеннән) генә башкарыла.
Кулга алу салым түләүченең милек хокукын вакытлыча чикләү булып тора һәм салым йөкләмәләрен тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмы булып тора. Мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны түләгәндә милекне кулга алу төшерелә.
Тикшерү күрсәткәнчә, "Подберезье" агрофирмасы " җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә 220 мең сумлык салымнар (шул исәптән штрафлар һәм пенялар буенча) буенча бурыч бар.
Салым йөкләмәләрен тәэмин итү максатларында район прокуратурасы салым органының предприятие милкенә арест салу турындагы карарын санкцияләгән.
Милекне кулга алу, аны тормышка ашыру һәм салым бурычларын түләү Кайбыч районы прокуратурасы контролендә тора.

Кайбыч районы прокуратурасы

Прокурор урынбасары
Хафизов Фатыйх с. т. 89178941910


9
июль, 2021 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы аңлата.

Физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә салым түләвен кире кайтару турында

88-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Салым кодексының 219 статьясына физик культура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен салым түләүче тарафыннан түләнгән суммада социаль салым тотып калынган акчаны бирү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Салым чорында аңа, аның балаларына (шул исәптән уллыкка алынган) 18 яшькә кадәрге, 18 яшькә кадәрге физик культура-спорт оешмалары, физик культура һәм спорт өлкәсендә төп эшчәнлек алып баручы индивидуаль эшкуарлар тарафыннан күрсәтелгән физик культура һәм спорт хезмәтләре өчен үз акчалары исәбеннән түләнгән суммада гражданнар салым тотып калынырга мөмкин.

Шуның белән бергә, тотып калынган акча күләме, алдагы ел өчен башка социаль салым тотып калынган акча белән бергә, 120 мең сумнан артмаска тиеш. Әлеге акчаны узган ел нәтиҗәләре буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырганда алырга мөмкин булачак.

05.04.20021 ел, № 88-ФЗ Федераль законның югарыда күрсәтелгән нигезләмәләре 2012 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International