ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

8 яшьтән 17яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү сроклары турында.

         Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата пособие  түләү сроклары турында хәбәр итә.

         8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү пособие билгеләнгән көннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча кучерелэ.

          Аннан соңгы түләүләр ай саен түләнә торган айның 1 нче числосыннан 25 нче числосына кадәр жибэрелэ.

         Әгәр дә беренче түләү 2022 елның 31 маена кадәр билгеләнгән вакыттан алып май аенда башкарылса, аннан соңгы түләү июнь аенда тубэндэгечэ  гамәлгә ашырылачак:

 - кредит оешмалары аша - 3 июльдә, элеге дата  ял (бәйрәм) көненэ туры килгәндә, түләү алдагы эш көнендә гамәлгә ашырыла;

 - федераль почта элемтәсе оешмалары аша -  яшәү адресы буенча китеру  графигы буенча айнын 1-24 числосында;

          Димәк, әгәр беренче пособие июньдә билгеләнгән вакыттан алып 30 июньгә  туләнгән булса, июль өчен киләсе түләү, акчаларны китерү ысулына бәйле рәвештә, кредит оешмалары яки федераль почта элемтәсе оешмалары аша график нигезендә августта туләнә .

         "Түләү срокларына килгәндә, гариза  10 эш көнендэ  , ә аерым очракларда максималь срок - 30 эш көнендэ карала (Россия Пенсия фондына безнең сорауларга ведомстволардан җаваплар килү вакыты). Түләү билгелэуне кире кагу турында хәбәрнамә 1 эш көне дәвамында җибәрелә. Акча пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә», - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчэсе  идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге   8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,                                                                                    

        www.facebook.com/PFRTATARSTAN

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

        www.ok.ru/group/pfrtatarstan 

        https://t.me/PFRTATARbot

    8-960-088-30-74

    https://www.instagram.com/pension_fond_rt/  


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 июньнән 900 меңнән артык татарстанлының барлык  социаль түләүләре -  социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр арттырылачак

 

      2022 елның июненнән эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр  10% индексацияне исәпкә алып түләнәчәк. Татарстанда 900 меңнән артык эшләмәүче пенсионернын картлык, инвалидлык буенча пенсия алучыларнын, шул исәптән инвалид балаларга, шулай ук туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучыларнын пенсияләрнең планнан тыш артуы көтелә.

      10% ка индексацияләнгән  пенсияләр инде 3 июньнән килә башлаячак. Арттыру билгеле бер күләмдә түгел, ә пенсиянең агымдагы күләменә пропорциональ рәвештә исәпләнәчәк, ягъни пенсияләр никадәр югарырак булса, өстәмә шулкадәр кубрәк булачак.

       Пенсиянең яңа күләмен индексацияне исәпкә алып исәпләр өчен, үз пенсиянне 1,1 гә арттырырга кирәк. Мәсәлән, 16 мең сум пенсия алучы пенсионер 1 июньнән 1600 сумга күбрәк , ягъни 17600 сум акча алачак,.

       Моннан тыш, 1 июньнән хезмәткә түләүнең минималь куләме һәм яшәү минимумы 10%ка артачак, ул Пенсия фонды түли торган  пособиеләр һәм түләүләр - 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә, авырлы хатын-кызларга һәм 1 яшь тә 6 айлык балалы гаиләләргә айлык түләүләр күләмен арттырачак.

       "Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк.  Монын өчен өстәмә гаризалар бирү таләп ителми,” - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

.Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның 25 меңнән артык аз керемле гаиләсе яңа төр түләүне алды

 Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгэн яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең  гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде.

         Кагыйдә буенча, түләүгә гаризалар 30 эш көненә кадәр каралырга мөмкин. Гаилә шәхси кабинетка кабул ителгән карар турында тиешле хәбәрнамә алачак. Түләү хупланган очракта акча гариза бирүче счетына 5 эш көне эчендә керәчәк.

         Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар белән эшләү  офисларында бирергә мөмкин.

          Исегезгә төшерәбез, түләү гаиләләргә мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү йомгаклары буенча,  гаиләнең җан башына туры килә торган кереме төбәктәге  яшәү минимумыннан кимрәк булган, гаилә мөлкәте билгеләнгән таләпләрдән артмаган, ә ата-аналарның расланган кереме яки аның булмавынын нигезле сәбәбе булган очракта билгеләнә.

         Яңа түләүнең күләме дә ата-аналарның керем дәрәҗәсенә бәйле, ул   Татарстанда яшәү минимумының 50%, 75% яки 100%ын тәшкил итэ.

Яңа пособие турында тулырак мәгълүмат.

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге PHOTO-2021-05-25-11-19-36

PHOTO-2021-05-25-11-19-36  8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

Ðèñóíîê 10         www.vk.com/pfr_rt,                                                                                   

facebook

facebook         www.facebook.com/PFRTATARSTAN

20150213095025!Одноклассники

20150213095025!Одноклассники 5761ba6c7938615555c037d1

5761ba6c7938615555c037d1         www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

image-27-08-20-10-34

image-27-08-20-10-34         www.ok.ru/group/pfrtatarstan 

      https://t.me/PFRTATARbot

 whatsapp-icon-concept_23-2147900930

whatsapp-icon-concept_23-2147900930   8-960-088-30-74

 ~2838462

~2838462   https://www.instagram.com/pension_fond_rt/  

Татарстанда Пенсия фонды һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил беренче тапкыр үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль тәэминат өлкәсендә һәм мәгълүмати-аңлату сәясәте өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

        Килешү татарстанлыларны хокукый агарту һәм югары иҗтимагый әһәмияткә яки массакүләм әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итүгә этәргеч бирә. Килешү кысаларында хокук бозуларны булдырмый калу яки тиз арада аларга җавап бирү өчен уртак чаралар каралган.

       "Имзаланган документ нәкъ менә хәзер, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча масштаблы чаралар  - бер тапкыр бирелә торган һәм айлык пособиеләр һәм түләүләр гамәлгә ашырылганда актуаль.  Безнең ведомстволар арасында мәгълүмат алмашуны кәгазь чыганакларда гына түгел, яңа цифрлы платформаларда да тизләтергә мөмкинлек бирә. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек барлык төп юнәлешләр буенча да үсәчәк, - дип билгеләде Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

.Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!


24
май, 2022 ел
сишәмбе

21май көнне традицион бөтенроссия "Скандинавия йөреше-Сәламәтлеккә юл!»" булып узды.

Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм халыкны актив ялга  даими физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында Багай авыл җирлегендә спорт чаралары узды.


21
май, 2022 ел
шимбә

«Өченче өлкән буын»пенсионерлар Республика Спартакиадасының район туры узды.

Бүген Олы Кайбыч авылында пенсионерлар арасында үткәрелә торган «Өченче өлкән буын»Республика Спартакиадасының район туры актив пенсионерларны җыйды. Багай авыл җирлеге командасы өч кешедән торган: Камалова Рушания, Кучумова Надежда һәм Андреева Татьяна катнашты. Спартакиадада катнашучыларның ярышып, яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен күзәтүе дә күңелле булды.

21 май көнне Бөтенроссия  «Россия суы» яр буе территорияләрен чистарту буенча акция узды 

анда авыл җирлеге хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре, Багай, Арыслан башлангыч мәктәбе һәм башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә өмә үткәрелде.

 

 


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Президент Указы нигезендә, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган 12 меңнән артык гаилә яңа айлык түләүне алган.

Ярдәм күләме һәр балага аена 5 216 сумнан 10 433 мең сумга кадәр тәшкил итте. Әлеге Сумма һәр гаилә өчен индивидуаль исәпләнә һәм Татарстан Республикасы буенча балалар өчен 50, 75 яки 100% яшәү минимумына тиң булырга мөмкин.

      Исегезгә төшерәбез, пособие 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге, җан башына уртача керем бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр рәсмиләштерергә мөмкин. Гаиләнең Күчемсез һәм күчемсез милке, ата-аналарның хезмәт белән мәшгульлеге яки аның булмавының мөһим сәбәбе исәпкә алыначак. Яңа пособие 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү кебек түләнәчәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша, шулай ук КФҮ һәм Пенсия фондына бирергә мөмкин.

      "Пенсия фондының клиент хезмәтләре майның бәйрәм һәм ял көннәрендә эшләде, яңа түләүләр буенча мөрәҗәгатьләрне кабул итте. Кергән гаризаларның күбесе безнең тарафтан эшләнде, һәм гаиләләр түләү алды да инде. Эш дәвам итә. Бердәм контакт-үзәк операторлары һәм социаль челтәрләрдә эшләү өчен җавап бирүче хезмәткәрләр гариза биргәндә, гаиләләргә кирәкле мәгълүмати ярдәм күрсәтеп, гариза бирүчеләрне озата баралар", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль газлаштыру программасы торак пунктта газ торбаүткәргеч булса, торак йортның ничек урнашуына карамастан, участок чигенә кадәр аны бушлай үткәрәчәкләр, дип фаразлый. Участок чикләрендә газ үткәрү һәм аны йортка тоташтыру буенча җаваплылык милекчеләрдә ята инде.

Программа 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә (кайбер искәрмәләр белән).

Йортлары кадастр исәбендә торучы участоклар гына бушлай газлаштырылачак.

Җир участогына һәм йортка милек хокукын раслаучы документлар булмаганда, программада катнашу өчен башта милек хокукын рәсмиләштерергә, ә аннан соң газүткәргеч үткәрүгә гариза бирергә кирәк.

Җир кишәрлегенә һәм йортка документлар рәсмиләштерелгәннән соң, милекчеләр газлаштыруга гариза җибәрә алалар.

Гаризаны дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы, Бердәм газлаштыру операторы порталы аша яки газ бүлү компанияләре сайтларында бирергә мөмкин.

Гаризага җир кишәрлегенә һәм шәхси торак йортка документларны теркәргә, ситуацион план; паспорт; СНИЛС; ИНН, шулай ук контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк.

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 

Кайбыч районы прокуратурасы Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Кама Тамагы муниципальара филиалының төзәтү эшләре рәвешендә хөкем ителгән җәзаны иректән мәхрүм итүгә алыштыру турындагы күрсәтмәсен хуплады.

Кайбыч район судының 2021 елның 28 декабрендәге карары белән Федоровское авылында яшәүче бер ханым РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлеше буенча 8 айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән.

Шуның белән бергә, хөкем ителгән зат, җинаять-башкарма инспекциясенә учетка куелганнан соң, җәзаны үтәтү шартларын һәм тәртибен берничә тапкыр бозды, шуңа бәйле рәвештә, аңа җәзаны катгыйрак төргә алыштыру турында кисәтүләр бирелде. Әмма хөкем ителүче әлеге профилактик чараларга каршы чыкты.

Район прокуратурасы вәкиленең тәкъдимне канәгатьләндерү зарурлыгы турындагы фикерен исәпкә алып, суд хөкем ителгән кешене төзәтү эшләре рәвешендә җәзаның туктаусыз өлешен колония - поселениегә озатып, 2 айга 16 көнгә иректән мәхрүм итү рәвешендә алыштырган.

 

Кайбыч районы прокуратурасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International