ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2023 ел
җомга

Кайбыч районында исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган 48 яшьлек җирле кеше хөкем ителгән

Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч районының Эбалак авылында яшәүче 48 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (административ җәзага тартылган кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү). Судта ачыкланганча, 2022 елның 28 сентябрендә гаепләнүче, исерек хәлдә медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәмәгәне өчен административ җәзага тартылган, үзенә тиешле нәтиҗәләр ясамаган һәм яңадан Олы Кайбыч авылы урамында исерек хәлдә үз автомобиле руле артында тоткарланган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җирле үзидарә органнары тарафыннан җинаять – башкару инспекциясе белән килешү буенча билгеләнгән объектларда 170 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм ителә. Хөкем карары законлы көченә керми.

Кайбыч районы прокуратурасы


3
март, 2023 ел
җомга

Татарстан Социаль фонды яңа кагыйдәләр көченә кергәннән соң бер мең артык гаиләгә ана капиталы хисабыннан айлык акчалата түләүләр билгеләде

Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады. Аларның 150 артыгы  3 яше тулмаган  ике һәм аннан да күбрәк  балага түләү рәсмиләштергән.

       «Гражданнар өчен уңайлыклар арттыру  һәм ана капиталы акчаларын  куллану мөмкинлекләрен киңәйтү максатында, программа даими рәвештә  уңай үзгәрешләр кичерә. 2023 елдан башлап ана капиталыннан акча алу хокукы  булган  ата-аналар саны артты. Хәзер ул 3 яшькә кадәр һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек гаиләләр ана капиталын бу максатларга бары тик икенче бала тугач кына файдала иде. Гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булган очракта да бары бер түләү  генә каралган идее», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Айлык түләү гариза биргән вакытка гаилә яшәгән төбәктә балалар өчен  билгеләнгән бер яшәү минимумы күләмен  тәшкил итә. Татарстан Республикасында ул  аена 11 852 мең сум .

        Элеккеге кебек үк, түләү гаиләдә җан башына уртача  керем бер кешегә ата-аналарның мөлкәти һәм эш белән тәэмин ителешен исәпкә алмыйча исәпләгәндә ике яшәү минимумыннан артмаган   гаиләләргә билгеләнә. Шул рәвешле, әгәр гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булып,  түләү билгеләгәннән соң да җан башына керем  ике яшәү минимумыннан артмаган икән, ата-аналар тагын бер түләүне рәсмиләштерә ала. Гариза һәр бала өчен аерым тапшырыла.

          Шуны да билгеләп үтү мөһим, гаилә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, аларга  2023 елга кадәр ана капиталы акчалары исәбеннән билгеләнгән айлык түләү  туктатылачак. Аны  билгеләү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, социаль фондның клиент хезмәтләрендә яки күпфункцияле үзәккә килеп  яңадан гариза бирергә кирәк. Калган барлык документларны Фонд мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Гариза 10  эш көнендә карала.  Уңай карар кабул ителсә, акчалар 5 эш көне эчендә түләнә.  


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Социаль фонды инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча бирелә торган автомобиль ачкычларын тантаналы рәвештә тапшырды

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге инвалидларны реабилитацияләү һәм  абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча  производствода бәхетсезлек очрагы аркасында зыян күргән республика гражданнарына механик тапшыру тартмасы булган автомобильләргә ихтыяҗны тулысынча япты. 28 февральдә «КАН АВТО» салонында автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Зыян күрүчеләргә беренче тапкыр транспорт чараларын тапшыру шул күләмдә башкарылды.

         34 яшьтән алып 76 яшькә кадәрге гражданнарга  33 автомобиль  бирелде. Тагын 4 автомобиль  хуҗаларын көтә, аларның моңа кадәр файдаланган автомобильләрен эксплуатацияләүнең 7 еллык срогы тәмамланмаган.

          Кагыйдә буларак, социаль тернәкләндерү чарасы сыйфатында автомобиль терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килүнең авыр нәтиҗәләре булган кешеләргә бирелә. Инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы (ИПРА) медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан автомобильнең конкрет модификациясен күрсәтеп рәсмиләштерелә.

         «Бүгенге көндә ИПРА программасы буенча механик коробкалы автомобильгә мохтаҗ барлык татарстанлылар транспорт чарасы белән тәэмин ителгән. Тышкы яктан әлеге машиналар стандарт җиңел машиналардан бөтенләй аерылмый, ә менә эчке җиһазланышы - башка. Автомобильләр завод шартларында индивидуаль адаптацияләнгән, ягъни инвалидның   сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып җайлаштырылган. Бу исә кешегә үзен руль артында ышанычлы һәм уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә. Дәүләт ярдәменең шундый төре  зыян күрүчеләрнең күбесенә актив яшәү рәвеше алып барырга, ә кайберләренә һөнәри эшчәнлеккә кире кайтырга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклап үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

         Автомобиль зыян күрүчегә 7 елга бер тапкыр бирелә һәм аның үз милке итеп рәсмиләштерелә. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү производствода  зыян күргән гражданнарны  медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре булып тора, аларны социаль һәм һөнәри өлкәгә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.   

  

image

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 1-000-001

 

       

 

Кайбыч районы прокуратурасы аңлата Электрон яки мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрдән файдаланып наркотик чаралар сату өчен җаваплылык турында

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 228.1 статьясы нигезендә наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз җитештерү, сату, шулай ук наркотик яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне яки аларның өлешләрен законсыз рәвештә саткан  өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Наркотикларны «Интернет» челтәре яки башка элемтә чараларын (мәгълүмат алырга һәм аны алмаштырырга мөмкинлек бирүче кәрәзле телефоннар, компьютерлар һәм башка җайланмалар) кулланып законсыз рәвештә сату җинаятьнең квалификация составын тәшкил итә.

Әлеге квалификация билгесе «Интернет» челтәре ярдәмендә әлеге зат киләчәктә сату яки җинаятьтә катнашучылар максатыннан наркотик матдәләрне законсыз сатып алу чыганагын эзләгән, шулай ук наркотик матдәләрне сатып алучылар өчен мәгълүмат урнаштырган очракларда бар.

Күрсәтелгән билге буенча җинаятьтә катнашучыларның гамәлләре квалификацияләнә, әгәр алар арасында җинаять әзерләү һәм кылу барышында «Интернет» челтәрен кулланып (әйтик, наркотик чараларны яшеренлеккә салучы зат белән әлеге максатларда наркотик чаралар тапшырган зат арасындагы элемтә).

Мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрдән файдаланып җинаять кылу 12 елга кадәр иректән мәхрүм ителүгә, ә аеруча зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз саткан очракта - гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә китерә.


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Социаль фонды контакт-үзәк номерын яңартты

23 февральдән татарстанлылар социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән  8-800-1-00000-1 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк операторлары гражданнарга социаль ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләр, шул исәптән ана капиталына сертификат алу, бердәм пособие билгеләү, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юлламалар алу, бирелгән гаризаның статусын ачыклау һәм башка хезмәтләр буенча консультацияләр бирә.

        "Контакт-үзәккә кергән мөрәҗәгатьләргә виртуаль ассистент җавап бирә, ул иң популяр сораулар буенча мәгълүмат алырга ярдәм итә.  Тагын да җентеклерәк мәгълүмат кирәк булган очракта виртуаль ярдәмче шалтыратуны үзәк хезмәткәренә күчерә. Шәхси мәгълүматларга кагылышлы консультацияләр мөрәҗәгать итүченең шәхесен кодлы сүз ярдәмендә ачыклаганнан  соң гына бирелә. Моның өчен гражданин Россия Социаль фонды сайтындагы  шәхси кабинетының "кулланучы профиле" вкладкасында мөстәкыйль рәвештә кодлы сүз урнаштырырга тиеш”, - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

          Исегезгә төшерәбез, бердәм контакт-үзәк - социаль ведомстволарның бердәм мәгълүмат системасы, ул Россия Федерациясе Пенсия фонды һәм социаль иминиятләштерү фонды белән бергә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Хезмәт һәм мәшгүльлек буенча федераль хезмәт (Роструд), халыкны социаль яклау төбәк органнары, шулай ук медик-социаль экспертиза учреждениеләрен берләштерә.

           Узган ел бердәм контакт-үзәк аша татарстанлыларга 1 миллион консультация бирелгән.

Кайбыч районы прокуратурасы Марий Эл Республикасында яшәүче кешегә автомобиль урлаган өчен хөкем ителгән карата дәүләт гаепләвен хуплады

Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан Марий Эл Республикасында яшәүче 27 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды. Ул РФ Җинаять кодексының 166 нчы маддәсенең 1 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (урлау максатыннан башка автомобильне хокуксыз яулап алуда (урлау) гаепле дип табылды.

Суд тикшерүе ачыклаганча, 16.09.2022 Кайбыч районының Иске Чәчкап авылы урамында “УАЗ” автомобилен күреп алган, шуннан соң бикләнмәгән ишек аша салонга кергән. Келәм астындагы ут кабызу ачкычы белән ул двигательне кабыза һәм урланган автомобильдә Байморза авылында бер таныш кыз янына китә. Ләкин юлда ул идарә белән эш итә алмый һәм кюветка ава.

Әлеге кеше  кылган гамәлендә гаебен таныган, машина хуҗасына китерелгән матди зыянны тулысынча каплаган.

Суд, Дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, гаепле затка 1 ел иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгән.

Суд карары законлы көченә кермәде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы


23
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көне белән, хөрмәтле авыл ир-егетләре !

Хөрмәтле авыл җирлеге ир-егетләре, Сезне батырлык, намуслылык һәм намус бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә бәхет, тынычлык, нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм якыннарыгызның мәхәббәтен телибез. Юлыгызда киртәләр булмасын, ә сез һәрвакыт үз максатларыгызга кыю атлагыз. Озак һәм бәхетле кәеф белән яшәгез! Сезнең барлык хыялларыгыз тормышка ашсын!!!


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанда 2022 елда  инвалидлык буенча  9 меңгә якын пенсия гражданнардан гариза алмыйча гына билгеләнгән

 

          Узган елда Татарстанның социаль фонды  пенсия яшенә җитмәгән  гражданнарга  инвалидлык алу сәбәпле 8,5 мең иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча ,гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелде.

          Социаль фонд  пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Кешенең инвалидлык  алуы турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне эчендә пенсия рәсмиләштерә. Инвалидның  дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша  пенсия билгеләнү  турында хәбәр җибәрелә.

           Социаль фонд моңа кадәр  билгеләгән түләүләр пенсионерга нинди  ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Моңа кадәр  фонд линиясе буенча  түләүләр алмаган очракта гражданга дәүләт хезмәтләре порталында, Татарстанның Социаль фонды клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәк аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны пенсионер үзе яки аның  законлы вәкиле  эшли ала.

           Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд инвалидлыклары булган гражданнарның пенсияләрен проактив форматта кабат исәпли, аларга айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы кебек социаль пособиеләр билгели. Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала. Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалид статусы алганчы пенсионер булмаган кешеләргә түләнә. Пенсия яшендәге кеше инвалидлык алган очракта аңа,  өстәмә буларак, автомат рәвештә айлык акчалата түләү билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия - инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе  һәм  картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән


19
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм алдыннан

19 февраль көнне Салтыган авыл клубында традиция буенча бильярд спорт турниры узды. Ул «ягез әле ир-егетләр»дигән девиз астында узды. Киеренке көрәштә җиңүчеләр билгеләнде: 1 урын – Салахов Алмаз, 2 урын — Камалов Радик, 3 урын- Зиннуров Айрат. Җиңүчеләрне Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова истәлекле бүләкләр белән бүләкләде  һәм  аларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Ярышлар барышында барлык теләүчеләр  татлы ризыклар һәм  кайнар чәй белән сыйлана алдылар.


10
февраль, 2023 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы судта проводлар урлау факты буенча җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады

Кайбыч районы прокуратурасы Янсуринское авылында яшәүче 43 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлеше (урлау, ягъни чит кеше милкен яшерен урлау) каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды.

2022 елның апрель башында ир-ат Кайбыч районының Янсуринское авылы читендә электр линиясе баганаларыннан сүтеп, гомуми озынлыгы 488 метр булган алюминий чыбыкларны урлаган.

Урланганны алгач, җинаять урыныннан качып китә һәм үз теләге белән урланган мөлкәт белән эш итү мөмкинлеген ала.

Гаепләнүче үзенең җинаятьчел гамәлләре белән «Сетевая компания» АҖгә 7837 сум күләмендә матди зыян китергән.

Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм үз иреге белән урланган чыбыкларны биргән.

Суд, Дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, гаеплене 80 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткән.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International