22 апрель көнне Багай авыл җирлеге территориясендә Бөтенроссия өмә үткәрелде, анда бюджет хезмәткәрләре һәм торак пунктларда яшәүчеләр халык катнашты. Өмә барышында урамнар чүп-чардан чистартылды.
Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган әниләр пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт :әлеге категориягә караган хатын-кызның 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.
Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.
18 апрель көнне Салтыган авылында Рашидә Ганий казы Шакирова үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә!
Кайбыч районы башлыгы исеменнән, бүләкләрне Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев тапшырды, һәм шулай ук котлауларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова һәм ветераннар Советы рәисе Рушания Камалова кушылды. күп җылы сүзләр әйтелде. Юбиляр үзен эчкерсез рәхмәтен игътибарлы һәм кайгыртучанлыклары өчен район Җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Кайбыч районы прокуратурасы 62 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплый.
Суд аны РФ ҖК 258 маддәсенең 1 өлеше (механик транспорт чарасы кулланып һәм зур зыян китереп законсыз аулау) буенча каралган җинаять кылуда гаепле дип таба.
Судта ачыкланганча, 2022 елның декабрь башында гаепләнүче, кыргый хайваннар аулау хокукына ия булмау сәбәпле, Кайбыч районының Олы Урсак авылы янындагы «Кайбыч» аучылык җирлегендә, кар машинасын кулланып, пошины атып үтергән.
Гаепләнүче җинаять кылуда ир-ат гаепле булуын таный һәм кылган эшенә үкенә.
Җинаять нәтиҗәсендә аучылык ресурсларына китерелгән 400 мең сумлык матди зыянны каплый.
Суд аңа 7 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгели, дәүләт кеременә хезмәт хакының 10 процентын тотуны билгели.
Хөкем карары игълан ителгәндә, суд дәүләт гаепләүчесе үтенече буенча гаепле кешенең утлы коралын конфискацияли.
Хөкем карары законлы рәвештә үз көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы Олы Подберезье авылында яшәүче 44 яшьлек хатын - кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд хатын-кызны РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (балаларны тоту өчен акча түләмәү).
2019 елның маеннан суд карары буенча ул балигъ булмаган улын тоту өчен хезмәт хакының 1/4 өлеше һәм башка керем күләмендә акча түләргә тиеш булган.
Әмма гаепләнүче җитди сәбәпләрсез алимент түләүдән кача һәм улына матди ярдәм күрсәтми.
Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм 60 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза алган була.
Алиментлар буенча аның бурычы 625 мең сумнан артык тәшкил итә.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд хатын-кызны сигез айга төзәтү эшләренә хөкем итә, шулай ук дәүләт аның кеременең 10% тотып калачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте социаль пенсияләрне индексацияләүнең яңа коэффициентын раслады (17.03.2023 no 404 карары).
2023 елның 1 апреленнән мондый пенсияләр 3,3% ка арткан.
Россиядә социаль пенсияләр инвалидлык, туендыручыны югалту уңаеннан, шулай ук картлык буенча билгеләнә.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 248 ветеранга һәм 47 сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.
"Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап, Россия Социаль фонды Җиңү көненә ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул чираттагы тапкыр якташларыбызга күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы чорда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә һәм аларга, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, дип әйтергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан түләү Татарстан Социаль фондында булган мәгълүматлар нигезендә бирелә. Ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза тапшырырга һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Багай авыл җирлегендә мәдәни-ял итү учреждениеләре территорияләре өмә булып узды.
Бүген Багай авыл җирлеге территориясендә өмә үткәрелде, анда бюджет хезмәткәрләре катнашты. Өмә барышында мәдәни-ял итү учреждениеләре территорияләре чүп-чардан һәм коры үләннән чистартылды..
Татарстанда ел башыннан 7000 хатын-кыз йөклелек һәм бала табу буенча пособие алды Татарстан Социаль фонды ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган 6800 дән артык әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе рәсмиләштерде. Гомумән алганда, ел башыннан аларга 872,3 млн сумнан артык акча күчерелгән.
Ярдәм күләме хатын-кызның хезмәт хакы күләменә, бала табуның катлаулылыгына һәм кайбер башка факторларга бәйле. Тулы эш көненә эшкә урнаштырылган эшләүче әниләр өчен отпускның стандарт дәвамлылыгы - 140 көн булган очракта, пособие 74 757 сум күләмендә билгеләнә. Максималь түләү күләме 530 976 сум тәшкил итә. Максималь суммада пособие йөклелек буенча озак вакытлы (194 көнгә кадәр) ял бирелгән очракта яисә бала табу катлаулы дип бәяләнгәндә, мәсәлән, берьюлы ике яки өч бала туганда билгеләнә. Сумма ял чорында бер тапкыр гына түләнә.
Исегезгә төшерәбез, пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган, шулай ук 3 ай тулмаган баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга билгеләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иминият пособиесе баланы уллыкка алган очракта да бирелә. Мондый ялның максималь дәвамлылыгы - уллыкка алынган бала туган көннән соң 70 көн, ике бала уллыкка алынган очракта бала туганнан соң 110 көн. Түләү баланы уллыкка алган вакыттан исәпләнә.
Россия социаль фонды сайтының "Йөклелек һәм бала табу буенча пособие" дигән махсус бүлегендә әлеге мәсьәләгә кагылышлы мәгълүматлар белән таныша аласыз.
Россия социаль фонды хезмәт урынында килеп туган бәхетсезлек очракларында зыян күргән татарстанлыларны кыймәтле протезлар белән тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. 29 һәм 31 мартта Әлмәттән Валерий белән Әгерҗедә яшәүче Айсафка гомуми бәясе 5 миллион сумнан артык микропроцессор белән идарә итә торган югары технологияле протезлар бирелде.
Әлеге протезлар аларга яраклаштырылып проектланды һәм заманча технология таләпләренә туры китереп ясалды. Алар датчиклар җибәргән мускул сигналларын исәпләү хисабына идарә ителә. Ясалма интелектка таянып микропроцессорлы протез ярдәмендә гражданнар үзләрен ышанычлырак һәм уңайлырак хис итәләр.
“Безнең бүлек зыян күргән техник реабилитация чараларына һәм протез-ортопедия эшләмәләренә мохтаҗ гражданнарны кирәкле техник чаралар белән тәэмин итү буенча даими эш алып бара. Гражданнардан кабул ителгән гаризалар буенча контрактлар төзү дәвам иттерелә. Реабилитация программасы буенча протезларга мохтаҗ гражданнарның барысына да әлеге реабилитация чаралары тапшырылган” – дип аңлатып үтте Татарстан социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Производствода бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында эш бирүче һәр хезмәткәр өчен Социаль фондка ай саен иминият взнослары күчерә, аның бер өлеше зыян күрүчеләрне иминият тәэминатына (вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие, бер тапкыр һәм ай саен бирелә торган түләүләр) юнәлтелә, медицина, иминият һәм һөнәри реабилитацияләү чыгымнары да шуннан түләнә.
Кирәкле барлык реабилитацияләү һәм протез-ортопедик эшләнмәләр белән тәэмин итү медик-социаль экспертиза комиссиясе күрсәтмәсе нигезендә төзелгән реабилитацияләү программасы буенча алып барыла.