ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

ИГЪЛАН

КАЙБЫЧ РАЙОНЫНДА ФСФР КЛИЕНТЛАР ХЕЗМӘТЕ

 

2024 елның 4 гыйнварында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр (төшке аш өчен тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр) документларны кабул итү һәм Кайбыч районында СФР клиентлар хезмәтендә җирләүгә соц пособие түләүгә йөкләмәләр бирү гамәлгә ашырылачак: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвары урамы, 7 (1 кабинет)

Телефон: 884370-2-10-74 номеры буенча


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанлылар Пенсия тупланмаларын башка фондка күчерү турындагы карарларын декабрь ахырына кадәр үзгәртә алалар

Быел пенсия тупламаларын башка фондка күчерү турында гариза биргән татарстанлылар декабрь ахырына кадәр  фикерләрен  үзгәртә һәм әлеге карарларыннан баш тарта алалар. Моның өчен Россия Социаль фондына(СФР) иминиятләштерүчене алмаштырудан баш тарту турында хәбәрнамә тапшырырга кирәк. Документ фондның клиент хезмәтләрендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә.

       Хәбәрнамә пенсия тупланмаларын Россия Социаль фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына, бер дәүләтнеке булмаган фондтан икенче  дәүләтнеке булмаган фондка яисә дәүләтнеке булмаган фондтан социаль фондка күчерүне гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирә.

      Пенсия тупланмалары белән кем идарә итүен һәм фондны алыштыру турында гариза бирелгәнме икәнен Дәүләт хезмәтләре порталындагы  шәхси кабинетта яки Социаль фондның клиентлар белән эшләү  офисларында белергә мөмкин.

     Тупланмаларны Фондлар арасында күчерү турында гаризаларны кабул итү 2 декабрьдә тәмамланды. Якынча мәгълүматларга караганда, быелның 11 аенда татарстанлылардан 6 меңнән артык гариза кабул ителгән.

      Социаль фонд пенсия тупланмаларын вакытыннан алда күчерергә карар кылган барлык татарстанлыларны инвестиция керемен югалту куркынычы барлыгы турында кисәтте.  Тупланмалар бер фондта 5 елдан кимрәк  сакланган  һәм шул вакыт узганчы башка фондка күчерелгән очракта закон нигезендә инвестиция керемнәре тотып калына.


16
декабрь, 2023 ел
шимбә

Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Ринат улы Колаңгы авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Шәхси кабул итүгә авылның 3 кешесе мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләр пенсия законнарын үтәү мәсьәләләре, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы, 21.11.2023

Сафина Роза Замир Кызы


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Эшкә сәләтсез гражданнарны карау буенча компенсация түләүләре

Эшкә сәләтсез гражданнарны карау буенча компенсация түләүләре

Компенсациягә 14 яшьтән өлкәнрәк, эшсез, эшсезлек буенча пособие алмаган һәм карау белән шөгыльләнүче кешеләр хокуклы:

I төркем инвалидлар, I төркем инвалид балалар һәм инвалидлар өчен;

дәвалау учреждениесе нәтиҗәсе буенча даими карауга мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарга;

- 80 яшькә җиткән гражданнар өчен.

Шул ук вакытта туганлык мөнәсәбәтләре һәм бергә яшәү әһәмиятле түгел. Татарстан Республикасында түләү күләме 1200 сум. I төркем инвалид һәм инвалид балаларны караучы ата — аналар яки опекуннар өчен һәркайсы өчен аена 10000 мең сум.

Түләүне рәсмиләштерү өчен гражданның гаризасы, шулай ук карауга мохтаҗ кешенең ризалыгы кирәк. Гаризаны онлайн рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән СФР клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, карау чоры иминият стажына ел саен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә исәпкә алына. Бу Сөйгәннәргә иминият пенсиясе алу өчен пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Эшкә чыккан яки түләү хокукын югалткан очракта, аны алучыга бу хакта СФР клиент хезмәтенә биш көн эчендә хәбәр итәргә кирәк. Югыйсә законсыз рәвештә алынган акчаларны кире кайтарырга туры киләчә


11
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Ана капиталын кулланмаган гаиләләр сертификатка 7,5% ка индексация алачак.

 Социаль фонд әлегә кадәр сертификаттан файдаланмаган барлык гаиләләргә 1 февральдән ана капиталы суммасын арттырачак. 7,5% күләмендә индексацияне шулай ук сертификат акчаларның бер өлешен кулланмаган ата-аналар да алачак. Файдаланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак. 

       Сертификат акчасын тулысынча саклаган гаиләләрне  максималь үсеш  көтә. Алар өчен сумма  44 мең сумга артачак.   Ана капиталы икенче балага арттырылган күләмдә рәсмиләштерелгән һәм шул ук вакытта бернинди чыгымнар да булмаган очракта, арту  58 мең сум тәшкил итәчәк.

        Ана капиталының бер өлешен саклап калган ата-аналар шулай ук ике айдан соң индексациягә исәп тотарга хокуклы. Әгәр  өлешчә файдаланганнан соң гаиләнең, мәсәлән, 375 мең сум акчасы калган булса,  бу сумма февральдә 7,5% ка артачак. Нәтиҗәдә гаилә 403 мең сум күләмендә акча белән эш итә алачак.

       Файдаланылмаган  ана капиталы суммасы турында мәгълүматны ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталында ала алалар. Социаль фондның бу  сервисы һәрвакытта да гаилә программаның гамәлдәге юнәлешләренә юнәлтә ала торган чаралар турында актуаль мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирә.

         Исегезгә төшерәбез, аның шартлары буенча ана капиталы елына бер тапкыр фактик инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнергә тиеш. Икътисади үсеш министрлыгы фаразына караганда, ул бу ел ахырына 7,5% тәшкил итәчәк.

1 февральдән беренче балага ана капиталы күләме 631 мең сумга кадәр үсәчәк. Икенче балага ана капиталы 833,8 мең сумга кадәр артачак.

 


5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда яшьләрнең пенсия грамоталылыгын күтәрү  кампаниясе  башлана

  4 декабрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге белгечләре гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары белән интерактив танып белү дәресләре үткәрәчәкләр,  пенсия хокуклары, аларның  формалашу тәртибе белән таныштырачаклар, булачак пенсия турында яшьтән үк  кайгырту һәм "ак хезмәт хакы" алып эшләү кирәклеге турында сөйләячәкләр.

      "Пенсион грамоталылык көннәре" мәгълүмат кампаниясен ел ахырына кадәр дәвам итү планлаштырылган, әмма укучы яшьләр арасында аңлату эшләре даими алып барыла. Аның максаты - пенсия һәм финанс культурасын формалаштыру, һәркемгә үз киләчәге өчен шәхси җаваплылыкны аңлауга ирешүдә ярдәм итү. Узган елда гына да республиканың меңләгән уку йортларында дәресләр үткәрелде,  30 меңгә якын укучы һәм студент белем алды”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Исегезгә төшерәбез, белем алучы укучы яшьләр өчен Россия Социаль фондының рәсми сайтында Укучыларга пенсия турында дигән интернет – ресурс эшли, анда Россия пенсия системасының  төзелеше һәм булачак пенсияне ничек дөрес формалаштыру турында аңлаешлы һәм мавыктыргыч мәгълүмат бирелә.

Пенсионерның үлеме белән бәйле рәвештә алынмаган пенсияне түләү тәртибе турында

Агымдагы айда пенсионерның үлеме белән бәйле рәвештә алынмаган пенсия суммалары аның белән бергә яшәгән гаилә әгъзаларына (балаларга, ата-аналарга, ир белән хатынга, абыйларга, апаларга, оныкларга, бабайларга һәм би-бабайларга) түләнә, әгәр мөрәҗәгать пенсионерның үлеменнән соң 6 ай узганчы дәвам итсә. Пенсионерның үлеме сәбәпле алынмаган пенсия суммаларын алу өчен түбәндәге документлар бирелә:

Пенсионерның үлеме сәбәпле алынмаган пенсияне түләү турында гариза.

Пенсия алуны сорап мөрәҗәгать иткән кешенең паспорты.
Үлем турында таныклык.
Үлгән пенсионер белән аның үлеме көнендә бергә яшәүне раслаучы Документ;
Үлгән кеше белән туганлык мөнәсәбәтләре турында Документ (туу турында таныклык, никах турында таныклык, торак органнары яки җирле үзидарә органнарының гаилә составы турында белешмәсе).
Үлгән пенсионер белән бергә яшәгән гаилә әгъзалары булмаганда, алынмаган пенсия суммалары Россия Федерациясе Гражданлык кодексы нигезендә билгеләнә.

Бу очракта үлгән пенсионерның варислары, үлгәннән соң алты ай узганчы, социаль фондның территориаль органына пенсионер исән чакта түләнмәгән пенсия суммалары турында белешмә алу өчен мөрәҗәгать итәләр. Белешмә нотариус соравы һәм гариза нигезендә төзелә.

Пенсионерның үлеме сәбәпле алынмаган пенсияне түләү турында гаризаны КФҮгә бирергә мөмкин!


30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Әниләр көне алдыннан Социаль фондның Татарстан бүлегендә Ана капиталына 400 меңенче сертификат рәсмиләштерелде

Юбилей сертификатының бәхетле хуҗалары- Казаннан Фәйзуллиннар гаиләсе. Кызлары  Айдана- Аделя һәм Айдар Фәйзуллинлар гаиләсендә көтеп алынган беренче бала. Һөнәре буенча Аделя банк хезмәткәре, Айдар Казан заводларының берсендә эшли.

    «Кызымның дөньяга килүе безнең гаиләгә икеләтә шатлык китерде: әти-әни булу бәхетенә ирештек һәм ана капиталына ия булдык. Сертификатны рәсмиләштерү өчен безгә беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкмәде, аны шәхси кабинетка җибәрделәр. Балабыз туганнан соң мәшәкатьле  чорда ярдәм иткәне өчен Татарстан Социаль фондына рәхмәт. Дәүләт ярдәме безгә бик урынлы булды, без ана капиталы белән ипотеканы ябарга планлаштырабыз,” - дип шатлыклары белән уртаклашты яшь әти-әни.

     2020 елның апреленнән дәүләт сертификатлары Дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) әнинең шәхси кабинетына керүче электрон документ рәвешендә формалаша. Сертификатның цифрлы версиясе элек кәгазь сертификатында булган мәгълүматларны үз эченә ала. Ул "ЗАГС" Бердәм дәүләт реестрыннан Татарстан Социаль фондына кергән мәгълүматларны файдаланып, проактив режимда, ягъни гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә. Бүгенге көндә Татарстан Социаль фондына мөрәҗәгать итмичә, проактив вариантта 95 меңнән артык сертификат рәсмиләштерелгән.

     «Мин Фәйзуллинлар гаиләсен  тормышларында төп вакыйга - сабыйлары туу белән чын күңелдән котлыйм. Бу документ алар һәм меңләгән Татарстан гаиләләре өчен дәүләтебезнең ярдәм гаранты булсын, ә ата-аналарның игелекле хезмәте балаларның иминлеге һәм рәхмәте белән бүләкләнсен”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

     Ана капиталына беренче сертификат 2007 елда бирелде. Ул вакытта балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күләме 250 мең сум тәшкил итә иде. Бүгенге көндә бу сумма 3 тапкырга арткан һәм,  икенче бала тугач гомуми сумма 785 мең сумга җиткән. 2020 елдан башлап сертификат алу хокукы беренче бала тугач яки уллыкка алынгач та бирелә.  Аның күләме 587 мең сум тәшкил итә.

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001


22
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Социаль фонды 2023 елда гражданнарга миллионнан артык хезмәтне электрон вариантта күрсәтте

Бүгенге көндә Татарстан Социаль фондының электрон вариантта хезмәт  күрсәтүе  фондның барлык эшчәнлек юнәлешләрен - пенсияләрне, сәламәтлек буенча вакытлыча хезмәткә яраксызлык белешмәләрен, социаль түләүләрне һәм балаларга пособиеләрне, инвалидларны һәм өлкәннәрне тәрбияләүне рәсмиләштерүне, хәрби һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чараларын үз эченә ала.

     Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә татарстанлыларга электрон хезмәт кенәгәсен һәм  шәхси  счет торышын тикшерергә, пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләүгә гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән. Ә инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре реабилитацияләүнең техник чараларын алуга һәм махсуслаштырылган урыннарда машина кую өчен автомобиль теркәргә гариза бирә ала.

     Дәүләт хезмәтләре порталында фонд хезмәтләреннән файдалану  өчен гражданинның расланган хисап язмасы булуы зарур,  бу очракта  гариза бирү бары тик берничә кликта гына узачак. Исәпкә алу язмасын формалаштыру өчен  Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты профилендә паспорт мәгълүматларын һәм СНИЛС номерын  кертергә  һәм мәгълүматларны тикшерүне көтәргә кирәк. Мәгълүматларны тикшергәннән соң,  профиль "Стандарт"ка эйләнә, аннан соң хисап язмасы хуҗасының шәхесен тәкъдим ителгән вариантларның берсе буенча расларга кирәк булачак:

- паспорт һәм СНИЛС белән хезмәт күрсәтү үзәкләренең берсенә шәхси мөрәҗәгать итеп;

- онлайн-банкта - функциядән сез клиент булып торган кредит учреждениесендә файдаланып булачак;

- Россия почтасы буенча профильдән шәхесне раслау кодын заказ биреп, почта аша;

-электрон имза белән - квалификацияле электрон имзаны (КЭП) яисә Универсаль электрон картаны (УЭК) кулланып.

      Расланган исәпкә алу язуы белән барлык электрон Дәүләт хезмәтләреннән дә  файдаланырга мөмкин.

 

Юридик затны оештыру (булдыру, үзгәртеп кору) өчен документларны законсыз куллану (РФ ҖК 173.2 маддәсе)

 Кайбыч районы прокуратурасы 43 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

    Суд ир-атны РФ ҖК 173.2 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (әгәр бу гамәлләр юридик затларның бердәм дәүләт реестрына ялган зат турында мәгълүмат кертү өчен кылынган булса, шәхесне раслаучы документ бирү).

     Судта ачыкланганча, 08.02.2022 елдан 11.02.2022 елга кадәр гаепләнүче, юридик зат белән идарә итүне гамәлгә ашырырга нияте булмаганга һәм моның өчен кирәкле белемнәре һәм тәҗрибәсе булмаганга, матди бүләк алу максатыннан билгесез кешегә «бер көнлек»фирмалар булдыру өчен, үзе турында, ялган зат буларак, ЕГРЮЛГА мәгълүмат кертү өчен үзенең паспортын биргән.

   Фигурант үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 180 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгели.

  Суд карары законлы көченә керми. 2023 елда Кайбыч муниципаль районы территориясендә РФ ҖК 173.2 маддәсенең 1 өлеше буенча 4 җинаять эше каралган. 2011 елның 7 декабрендәге 419-ФЗ номерлы Федераль закон белән, 30.03.2015 елның 67-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, җинаять законнарына юридик затларны законсыз оештыруга багышланган 173.1 һәм 173.2 статьялары кертелгән.бер яки берничә җинаять кылу. РФ Җинаять кодексына кертелгән 173.2 маддәсе фиктив фирмаларны оештыручылар өчен аерым җаваплылык чаралары билгели.

   Мәкаләдә җинаятьнең ике мөстәкыйль составы бар. Беренче өлеш шәхесне раслаучы документ бирү яки ышаныч кәгазе бирү өчен җаваплылыкны күздә тота, ә икенче өлеш мондый документны сатып алу яки законсыз рәвештә алынган шәхси мәгълүматны куллану өчен җаваплылыкны күздә тота. РФ ҖК 173 маддәсенең 1 өлеше: шәхесне раслаучы документ бирү яки, әгәр бу гамәлләр юридик затларның бердәм дәүләт реестрына ялган зат турында мәгълүмат кертү өчен башкарылган булса, ышаныч кәгазе бирү җиде айдан бер елга кадәрге чорда хөкем ителгән кешенең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр штраф яки мәҗбүри эш белән җәзалана йөз сиксәннән ике йөз кырык сәгатькә кадәр, яки ике елга кадәр төзәтү эшләре белән.

      РФ ҖК 173 маддәсенең 2 өлеше: шәхесне раслаучы документ алу яки законсыз юл белән алынган персональ мәгълүматларны куллану, әгәр бу гамәлләр юридик затларның бердәм дәүләт реестрына ялган зат турында мәгълүмат кертү өчен башкарылган булса, бер елдан өч елга кадәрге чорда хөкем ителгән кешенең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә өч йөздән биш йөз мең сумга кадәр штраф белән җәзалана, я өч елга кадәр мәҗбүри эш белән, Я шул ук вакытка ирегеннән мәхрүм итү белән. Ике өлеш тә тиешле гамәлләрнең максатларын берләштерә юридик затны оештыру (оештыру, үзгәртеп кору) һәм аннан соң финанс операцияләре яки акчалата яки башка милек белән килешүләр белән бәйле бер яки берничә җинаять кылу.

    Шулай итеп, хәзерге вакытта җәза ЕГРЮЛГА ялган зат турында мәгълүмат кертү өчен кирәк. Бу статьяда сүз барган Документлар даирәсенә законнарда шәхесне раслаучы дип билгеләнгән документларны кертергә кирәк, мәсәлән, паспорт (чит ил паспорты). Аерым алганда, сүз «юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәве турында»2001 елның 8 августындагы 129-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясының 1.2 пунктында күрсәтелгән затларның документлары турында бара. Машина йөртү таныклыгы, Студент билеты һ.б. законнарда шәхесне раслаучы документлар дип танылмый, әмма суд практикасында мөһим шәхси документлар дип таныла.

      Шәхесне раслаучы документны сатып алу дип, бу мәкаләдә аны түләүле яки түләүсез нигездә алу, табылган яки урланган шәхесне раслаучы документны үзләштерү, шулай ук аны алдау яки ышанычтан файдалану юлы белән үзләштерү аңлатыла. "Ялган затлар" - бүләкләү өчен яки аннан башка юридик затны оештыручы һәм җитәкче буларак чыгыш ясаган һәм аның белән идарә итү максаты булмаган затлар, шулай ук юридик затны оештыручылар яки аның идарә органнары булган һәм ялгыш юлга этәрү юлы белән яки алар турында белмичә ЕГРЮЛГА мәгълүмат кертелгән затлар.

 Бу җинаятьнең субъекты булып җинаять кылынган вакытта 16 яшькә җиткән физик яктан аек акыллы кеше тора. Әлеге гамәл, юридик затны теркәү турында Карар кабул ителүгә һәм реестрга тиешле язма кертелүгә карамастан, күрсәтелгән документларны теркәү органына тапшырганда тәмамланачак.

Кайбыч районы прокуратурасы, 21.11.2023

Сафина Роза Замир Кызы

Юридик затны оештыру (булдыру, үзгәртеп кору) өчен документларны законсыз куллану (РФ ҖК 173.2 маддәсе)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International